Тутырган каз

тутырган каз

Эченә алма тутырып кыздырган каз

Чистартып юган казның эченә һәм тышына тоз сөртәләр. Аннары кабыгын әрчеп, үзәген алып алманы телемләп турыйлар да каз эченә тутыралар һәм тегеп куялар. Казны аркасы белән тирән табага яки каз пешерә торган савытка салып, өстен капламыйча гына мичтә яки духовкада, әйләндерә-әйләндерә, 1-1,5 сәгать кыздыралар. Каз пешеп җитәрәк, табаның яки каз пешерә торган савытның буш калган урыннарына да үзәге алынган алманы урталай ярып тезеп чыгалар һәм өстен каплап мичкә куялар.
Мичтән алып турыйлар һәм тирәсенә алма тезеп, кайнар килеш табынга бирәләр.

3-3,5 кг лы казны тутыру өчен: 1-1,5 кг антоновка алмасы.

video

Бәрәнге белән тутырган каз

Яхшылап чистартып юган казны кәстрүлгә күмелерлек кенә кайнар су салып, пешәр-пешмәс булганчы кайнаталар, аннары казны шулпадан алып суыталар, эченә һәм тышына тоз, борыч сөртәләр, эченә урталай ярып, бераз тоз сибеп чи бәрәңге тутыралар. Шулай әзерләгән казны, махсус басып 0,5 см калынлыгында җәйгән төче камырга төрәләр дә эченә юеш кәгазь җәелгән каз пешерә торган савытка салалар, өстенә дә юеш кәгазь һәм савытның капкачын ябып, төнгә мичкә куеп калдыралар яисә 3-4 сәгать сүрән духовкада пешерәләр. Пешкәч, каз эчендәге бәрәңгене саклык белән генә алып, казны камырны белән турап өләшәләр.
Бәрәңге белән казны кеше саен тәлинкәләргә салып чыгалар.

1 казга; 1,5-2 кг бәрәңге, 0,8-1 кг төче камыр, тоз, борыч.

каз муеныТутырган каз муены

Казны чистартканда муенын мөмкин кадәр озынрак кисеп алалар да, тиресен салдырып, салкын су белән яхшылап юалар, тастымал белән корытып, эченә-тышына тоз, борыч сибәләр һәм 10-15 минут салкында тоталар.
Дәгене чистартып юып тозлы суда бүрттергәч, иләккә салып саркыталар һәм майда кыздырган суган, атланмай, тоз, борыч, бераз шулпа салып яхшылап болгаталар. Әзер эч сыек булырга тиеш.
Муен тиресен бер очыннан бәйләп, эченә әзер дөгене салалар, ике илле кала муенның икенче очын да бәйлиләр һәм, кәстрүл төбенә тезеп, бераз шулпа өстеп, әзер булганчы пешерәләр. Пешкәч, тутырган каз муенын майлы табада духовкада кызартып алалар, табынга кайнар килеш бирәләр.