Камчы

камчы

Камчы Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче татарларда киң таралган. Аны сарыкның түш һәм кабырга итеннән әзерлиләр. Түш итен, кабырга сөягеннән аерып, ике бармак киңлегендәге камчы кебек өстән аска таба кисәләр. Камчыларны тирән савытта, тоз, борыч, лавр яфрагы һәм аш серкәсе салып, яхшылап болгаталар да, маринадлау өчен, өстен ябып, 2-3 сәгать салкында тоталар. Маринадлаган итне түгәрәкләп чорныйлар һәм кызган майлы табада әзер булганчы әйләндереп кыздыралар.
Камчыны маринадлаган башлы суган белән бирәләр

1 кг сарык иткә: 2-3 аш кашыгы 6%лы серкәсе, 3-4 лавр яфрагы, 2-3 аш кашыгы көнбагыш мае, тоз һәм борыч

Токмач-тел

Сыер яки сарык телен салкын суда югач, кайнап торган суда тозсыз гына кайнаталар. Пешеп җитәрәк тоз өстиләр.
Пешкән телне кайнар килеш салкын суга салалар. Суынгач аның тышчасы әйбәт куба. Чистарткан телне яңадан тозлы суда тиз генә кайнатып алалар да 3-4 мм калынлыгында аркылыга токмачлап турыйлар. Аннары кызган майлы табада кыздырып алалар һәм, турап майда кыздырган башлы суган, каймак, тоз, борыч сибеп, тирән савытта болгаталар, тагын тиз генә кайнатып алалар. Куера төшкәч, кайнар килеш кечкенә тәлинкәләргә бүлеп китерәләр.
Токмач-телне, шулпалы аш алдыннан, кеше саен кайнар закуска итеп бирәләр.

1 өлешкә: 50 г пешкән тел, 20 г кыздырган суган, 40-50 г каймак, тоз, борыч - кирәгенчә.

Татар халык ашлары Камчы