Кәбестә бәлеше

Кәбестә бәлеше

Кәбестә бәлеше дә - ачы камырдан; ул яшел суган бәлеше кебек үк ясала.

Кәбестә бәлеше эче әзерләү.

Тыгыз башлы кәбестә сайлап алып, тышкы яфракларын чистарткач, күчәнен кисеп ташлыйлар һәм, вак кына итеп, тагаракта чабалар. Аннары, тоз сибеп, кул белән уалар, иләктә суын саркыталар. Шуннан соң кәбестәне майлы табага салалар да, бераз тоз өстәп, өстен каплап сүрән утта йомшарганчы парландыралар. Суынгач, вак кына турап пешкән йомырка, күп итеп май һәм тоз салып, яхшылап болгаталар һәм бәлеш ясыйлар. Кәбестәне табадагы камырга тигезләп җәйгәч, кискәндә, ашаганда эче коелмасын өчен, өстенә 1-2 чи йомырка туглап салалар.

1 бәлешкә: 1-1,2 кг ачы камыр, 2 кг кәбестә, 200-250 г май, 6-7 йомырка, 1/2 стакан сөт.

video

татар халык ашлары