Татарча пицца

tatarchaPica

Йомшак кына итеп камыр басабыз һәм утыз минутка кабарырга калдырабыз.
500 г онга: ярты стакан сөт, бер йомырка, 50 г маргарин, 1-2 аш кашыгы көнбагыш мае, бер аш кашыгы каймак, бер аш кашыгы шикәр комы, 10 г коры чүпрә, чама белән тоз.

Татарча пицца

Камырны табага тигезләп җәябез. Тавык итен озынча итеп турыйбыз һәм камыр өстенә тезәбез. Борыч, тоз сибәбез, аджика сөртәбез.
Суганны ярымбоҗралап турыйбыз – икенче кат итеп тезеп куябыз.
Өченче кат – ярымбоҗра итеп киселгән помидор. Кыярны юка гына итеп телемлибез дә дүртенче кат ясыйбыз. Майонез сылыйбыз.
Өчпочмак формасындагы сыр кисәген телемнәргә кисәбез һәм пиццаның өстен каплыйбыз. Сырга да майонез сылыйбыз. Тәмләткечләр сибәбез (әлеге очракта – киптерелгән петрушка, укроп, тавык ите өчен тәмләткечләр сиптек).
200 градуска кадәр кызган мичкә 35-40 минутка куябыз.

1 Пицца өсте өчен: тавыкның ак ите, ике помидор, бер баш суган, 1-2 тозлы кыяр, аджика, майонез, 300 г сыр, тәмләткечләр, тәменчә тоз, борыч.

Фәния Гайнановадан рецепты

"Гөлтан" салаты

goltanSalatyТавык түшен ваклап турыйбыз. Суганны турап, әчелеге бетсен өчен 5 минут кайнар суда тотабыз. Йомырканы эре угычтан уып, майонез белән катнаштырабыз. Кыярны – вак шакмаклап, укропны ваклап турыйбыз.
Зур сай тәлинкәнең төбенә тавык итен салып, йомыркалы майонезның өчтән бер өлешен ит өстенә ягабыз. Суганның суын агызып, кыяр белән катнаштырабыз һәм йомыркалы майонез өстенә түшибез. Кыяр өстенә мул итеп укроп сибеп, өстенә йомыркалы майонез ягабыз. Чираттагы рәткә суы сөзелгән гөмбә салына. Аның өстенә йомыркалы майонез ягабыз.
Салат өстен ярым боҗралап туралган кыяр, кызыл борыч һәм урталайга бүленгән бүдәнә йомыркалары белән бизибез.

Пешкән тавык түшегә: 5 йомырка, 300 г маринадлаган гөмбә, ярты баш суган, ике кыяр, 1 зур учма укроп, 5 аш кашыгы майонез.
Бизәү өчен: 5 бүдәнә йомыркасы, бер кызыл борыч, петрушка

Ләйсән Хәмитовадан рецепты

татар халык ашлары