Рәхим итегез Минем Йортка!

Сөтле ашлар

сөтле аш

Сөтле аш җиңел ашлардан санала. Аны, сөт, су, йомырка, яшелчәләр, токмач, вермишель, макарон, тары, дөге һәм карабодай ярмалары салып, бәрәңге белән дә, бәрәңгесез дә пешерәләр. Бәрәңгесез пешергәндә, токмачны сөт кайнап чыгуга салалар, бәрәңге белән пешергәндә, башта бәрәңге, аннары токмач, сөтле өйрәгә башта - ярма, аннан соң бәрәңге салалар. Сөтле ашны бәрәңгесез пешергәндә, ашка бераз шикәр комы өстиләр.
Сөтле ашны табынга атланмай һәм бөтнек белән бирәләр.

Сөтле салма

Өсте алынмаган сөткә бераз су кушып, аны кәстрүлдә кайнатып чыгаралар, аннары суган, тоз, вак кына турап бәрәңге, бәрәңгесе пешкәч, салма һәм май салалар.

1 өлешкә: 350-400 г сөт, 80-100 г су, 100 г бәрәңге, 20 г суган, 10 г атланмай, 50 г әзер салма, тоз, борыч.

Сөтле токмач

Сөтле шулпа кайнап чыккач, кирәгенчә тоз һәм шикәр өстиләр дә, өйдә басып кискән токмач салып, токмач өскә күтәрелгәнче кайнаталар. Ашны табынга атланмай салып бирәләр.

1 өлешкә: 350-400 г сөт, 100 г су, 10-15 г шикәр, 50 г токмач, 10 г атланмай, тоз, борыч.

Яшел суган салаты

Чистартып юган суганны 1 см чамасында турыйлар, тирән савытка салып, тоз, борыч, туралган йомырка, каймак я майонез салып болгаталар һәм, 3-5 минут салкында тоткач, табынга бирәләр.

1 өлешкә: 100 г яшел суган, 50 г каймак яки майонез, 1 йомырка, кирәгенчә тоз, борыч.

видео

татар халык ашлары