Елан патшасы Шаһмара

Әүвәл заманда бер фәкыйрь урманнан утын күтәреп алып кайтып сата икән дә шуның белән көн итә икән. Ул бер дә алып кайта, ике дә алып кайта. Шулай ташый торгач, бу бер көнне юан агач төбенә утыра. Ярлы кеше бик уйлана бит ул. Уйланып утыра. Туфракны алай да казый, болай да казый. Көн күрмеше авыр, шулай уйланып утыра. Шулай уйланып, туфрак казып утырган чагында моның кулына бер тимер тоткыч очрый. Уйлый: «Бу нинди тимер?» —ди, ипләбрәк карый. Казый-казый бу зур капкач булып чыга. «Бу,— ди,— караклар малыдыр, ахры, моны караклар куйгандыр»,— ди. Таш белән, агач белән каера-каера ача бу капкачны. Ача да бер таяк тыгып җибәрә. Таяк йомшак кына бер нәрсәгә тия. Шуны алып карый. «Бу,— ди,— бал кебек нәрсә икән»,— ди. Таякка бармагын тидерә дә бармагын ялап карый. Бал булып чыга бу. Капкачны ябадыр да өенә кайтып китә.

Ђкият Елан патшасы Шаџмара

Өенә кайта. Бер чиләк ала. Урманга барып, шул чиләккә бал тутырып, янә капкачны ябып куя. Бер авылга барып, балны сата, яхшы гына файда күрә. Утын сатмый инде хәзер. Шулай бал сатып йөри-йөри ара бу. Аннары күршесенә кереп әйтә:
— Бер нәрсә таптым, бер кешегә дә әйтмә. Әйдә киттек,—ди.
Күәс чиләкләре алалар, чүлмәкләр алалар да китәләр. Барып җитәләр. Теге күршесенең ике күзе дүрт була. Балны чыгаралар гына. Төяп, өйгә кайтып китәләр. Балны кая куярга да урын юк инде. Балны кырып алып кайттылар. Тегендә тәмам бетте. Шуннан күршесе дә туктады, үзе дә туктады.
Ярлының тагын акчасы бетте. Балы булмаса да шунда барасы килә ярлының: «Тагын булмасмы?» —ди. Бер көнне тагын чыгып китте. Ярар, барып җитте. Тәвәккәлләп төпкә төште. «Бер хикмәт бардыр анда»,— ди. Төшсә, кулына кырыйда ишек тоткасы кебек бер тотка очрады. Тоткычны тапкач, бу уйлый: «Монда ни булса да бардыр»,— ди. Тәвәккәлләп ачты. Ачса, ни күрсен: дөнья кебек якты җир.
Шунда тәвә-тәвә еланнар яткан. Еланнар уртасында, карават кебек нәрсәдә ак җәймә. Шуның өстендә бер Ак елан. Еланнар теге кешене йотарга башларын калкыталар. Шул вакытта Ак елан: «Тик торыгыз!» — дигән кебек, койрыгын бутап куя. Шул карават кебек нәрсә янында бер ак таш бар. Ялтырап тора, бик әйбәт. Еланнар шул ташны барып ялыйлар.
Теге кешенең карыны бик ачыкты. Карыны ачыкканга һич тәкать тота алмый инде. Ничә көннәр ач ятты. Ак елан койрыгын болгый теге кешегә, шунда таба килергә. Бу кыймылдарга куркып утыра: «Кыймылдасам, еланнар йотар»,— дип. Шул чагында Ак елан телгә килә:
—    Егет, — ди, — минем ашарга дигән балымны алып саттың, файда иттең. Тагын монда кердең, — ди. — Җәмәгатең бардыр, балаларың бардыр, сагынырлар, — ди. — Инде син моннан кайта алмыйсың, шушында безнең белән гомер итәрсең,—ди.

елан патшасы Шаһмара

Теге елап җибәрде. Ак елан әйтә:
—    Курыкма, мин сиңа тидертмәм,— ди.— Карының ачса, шушы ташны килеп яла. Ашыйсың да килмәс, эчәсең дә килмәс,— ди.
Аптырагач, бу курыкса да барып ялый инде. Ялагач, моның эчәсе дә килми, тамагы да тук.
Бу беркөнне хатынын, балаларын искә төшереп елый. Ак елан моны жәлли. Шул чагында егет Ак еланга әйтә:
—    Син,— ди,— кем буласың соң, бу еланнардан бер дә курыкмыйсың? — ди. Телгә килгәч, сөйләшергә була бит инде.
Ак елан әйтә:
—    Мин аларның патшасы,— ди.— Минем исемем Шаһмара,— ди.
Егет әйтә:
—    Миңа моннан чыгарга булмасмы? Зинһар, тыңласана сүземне,— ди.
Шаһмара әйтә:
—    Мин сине чыгарыр идем, син минем гомерем кыскаруга сәбәп буласың. Син мине кешегә сөйләрсең. Кешегә сөйләвең — минем үлүем,— ди.
Теге егет әйтә:
—    Әйтмим,— ди, ант эчә, каргана.— Шушында ничек күрдем, шулай калыр,— ди.
Шулай дигәч, Шаһмара бер еланга кушты: «Бар, чыгар моны»,— ди, койрыгы белән изен ясый үзенчә. Тагын әйтә егеткә:
—    Кешегә әйтсәң, минем гомерем бетә. Әйтәсе булма, рәнҗермен,— ди.
—    Әйтмәм,— диде егет, карганды, елады.
Шуннан егет елан койрыгына ябышты да, елан үзен өскә алып чыкты. Аннары елан кире эчкә кереп китте. Егет өенә кайтып керде. Җәмәгатьләре елаштылар, куаныштылар. Ничә айлар югалып торган кеше кайткач, бик шатлык булды.
Шул шәһәрнең патшасына авыру тия. Патша сихерчеләрне дәштерә. Дәштерә дә, сихерчеләр:
—    Бу авырудан тергезү өчен Шаһмараны күргән кеше кирәк,— диләр.
Патша әйтә:
—    Нәрсә соң ул Шаһмара? Мин аны белмим,— ди.
Бер сихерче әйтә:
—    Шаһмара ул — Ак елан, еланнар патшасы,— ди.
Патша әйтә:
—    Аны күргән кеше күп булыр, аны каян белербез соң? — ди.
—    Аны үзебез белербез. Ясат бер мунча. Бөтен кешене шунда керт. Аны шуннан белербез. Шаһмараны күргән кешенең тәне ала булыр,— диләр сихерчеләр.
Патша мунча салдыра, яктыра. Тәмам булгач, кешеләрне тиген генә чабынырга өнди. Булган кеше керә. Тиген мунчага теләп керәләр инде. Мунчага кергән һәммә кешенең исемен язалар. Соңыннан: «Син мунча кердеңме?» — дип, эзләп кертә башлыйлар. Шаһмараны күргән фәкыйрьне дә китереп тоталар:
—    Син мунча кердеңме? — дип сорыйлар.
—    Кердем,— ди.
Кенәгәдән карыйлар:
—    Исемең ничек? — диләр.
—    Фәлән,— ди.
Кенәгәдә исеме юк. Моны көчләп мунчага алып керделәр. Салды күлмәкне. Каралы-аклы буй-буй тәнле бу. Белделәр моны сихерчеләр, шулай да сорыйлар:
—    Синең тәнең ник болай? — диләр.
—    Мин кечкенәдән шулай,— ди теге.
Сихерче әйтә:
—    Юк, синең тәнең кечкенәдән үк болай түгел. Син еланнар патшасы Шаһмараны күргәнсең, тәнең шунлыктан ала,— ди.
—    Юк, елан патшасы түгел, еланны да күргәнем юк минем,— ди. Еланнар патшасын үтерәсе килми, ялганлый бу.
Әйтмәгән өчен патша моны төрмәгә яптырды. Бу кеше төрмәдә өч көн ач ятты. Көн саен килеп сорыйлар:
—    Күргән булсаң, әйт син,— диләр.
Теге әйтми. Болай булмады, моны төрмәдән чыгардылар.
Сихерче әйтә:
—    Тәненә берне-берне генә энә кадарга кирәк, әйтер ул,— ди.
Алып килделәр. Бер энә кададылар. Бик каты кычкырды бу. Икене кададылар. Тагын бик каты кычкырды бу. Әйтми әле үзе. Өченчене кадаганда әйтте:
—    Күрдем,— диде.
—    Ник әлегә хәтле әйтмәдең? — ди сихерче.— Нихәтле көннәр үткәрдең, әллә кайчан әйтү кирәк иде. Кай төштә күрдең? — ди.
Теге әйтә:
—    Урманда күргән идем дә качты бит ул, патша икәнен дә белмәдем,— ди.
Сихерче сораша:
—    Кайсы урманда, кайсы төштә? — ди.
Теге әйтә:
—    Белмим, кай төштәдер, бик күптәннән инде,— ди.
Сихерче әйтә:
—    Алай булса, әйтмәсәң, машина белән кулыңны кысабыз, машина белән тырнакларыңны суырып алабыз,— ди.
Теге әйтми. Машинага утырттылар. Кулын кыстылар. Машина бер кулының тырнакларын суырып-суырып алды. Теге әйтмәде. Икенче кулын кыстырдылар. Егет чәнчә бармагын суырып алганда әйтте:
—    Шушылай-шушылай, шушында күрдем, ләкин кеше алып бармыйм, үзем генә алып киләм,— ди.
Алтын тәлинкә алды да хуплап алырга китте бу. Урманга барып җиткәч, капкачны ачты. Түбән төшми инде, өстән генә кычкырды бик каты:
—    Шаһмара! — дип.
Шаһмара, моның тавышын ишетеп, су аккан кебек акрын гына чыгып килә:
—    Әй, егет, гаһдең, каргануың шушымы?— ди.— Әле гомер итә идек. Сиңа ышанып гомерем бетте менә,— ди.
Шаһмараны күргәч, егет елады:
—    Бер дә әйтми идем. Өч көн төрмәдә яттым. Тәнемә энәләр кададылар. Бер кулымның тырнакларын суырганда да әйтмәгән идем. Үлем әчесе авыр икән, икенчесенекен суырганда, түзә алмадым, әйттем инде,— ди.
Шаһмара әйтте:
—    Ярар инде, минем гомерем беткәнгә сәбәптер,— ди.— Рәнҗемим, минем өчен бик зур җәфалар күргәнсең икән,— ди. Шуннан Шаһмара егеткә акыл өйрәтә башлады: — Менә син,— ди,— мине пешерергә алып китәсең. Пешерергә сиңа кушалар,— ди.— Кайткач, мине,— ди,— өч кисәккә бүл. Әүвәле кайнаган суын аерым куярга кушарлар, әүвәле үзең эч, дип әйтерләр,— ди.— Икенче кат кайнаганын тагын аерып куярга кушарлар,— ди.— Өченче кат кайнаганын тагын аерып куярга кушарлар,— ди.— Шулай аерып-аерып куярсың. Ләкин,— ди,— әүвәл кайнаганы белән актыктан кайнаганын алмаштырып куй. Актыктан кайнаганын әүвәле кайнады, дип әйт,— ди.
Егет Шаһмараны алып кайтты. Аңарга Шаһмараны пешерергә куштылар. Егет Шаһмараны өчкә кисте. Моңарга өч савыт бирделәр. Өч рәт кайнатырга куштылар. Егет беренче кайнаганын да алып куйды, икенче кайнаганын да алып куйды, өченче кайнаганын да алып куйды. Шуннан тиз генә беренче кайнаганы белән өченче кайнаганының урыннарын алыштырып куйды.
Килде теге сихерче:
—    Кайнаттыңмы? — ди.
—    Кайнаттым,— ди.
—    Әүвәле кайнаганы кайсы? — ди.
—    Менә,— дип күрсәтте.
—    Икенче кайнаганы кайсы? — ди.
—    Менә,— дип күрсәтте, уртада инде анысы.
—    Өченче кайнаганы кайсы? — ди.
—    Менә монысы,— ди.
Егет аларның урыннарын елан әйткәнчә алыштырып куйган иде. Үзе ни өчен икәнен дә белми әле.
—    Менә монысын мин эчәм, монысын син эчәрсең,— ди сихерче.
Сихерчегә, өченчесе дип, беренчене эчерде бу. Сихерченең шунда ук корсагы шартлады. Бу үзе өченче тапкыр кайнаганын эчте дә казанда кайный торган Шаһмара кисәкләренең сүзләрен аңлый башлады.
Казанда Шаһмара кисәкләре сөйләшә, ди. Баш кисәге әйтә, ди:
—    Мине ашаса, патшаның башы төзәлер,— дип әйтә, ди.
Корсак кисәге әйтә, ди:
—    Мине ашаса, эче төзәлер,— дип әйтә, ди.
Койрык кисәге:
—    Мине ашаса, аяклары төзәлер,— дип әйтә, ди.
Атларның, сыерларның, бөтен хайваннарның телен белер өчен, сихерче шул өченче кайнаганны эчмәкче булган икән, каһәр. Хәзер теге фәкыйрь бөтен хайваннар телен аңлый инде.
Әүвәле Шаһмараның башын ашатканнар патшага, аның башы төзәлгән. Аннары урта кисәген ашатканнар, аның эче төзәлгән. Койрыгын ашатканнар, аның аягы сәламәтләнгән. Элеккедән дә тазара төшкән патша.
Актык чиге, шул фәкыйрь үзе табиб булып калган. Бөтен авыруларны дәвалый белгән, хайваннар телен дә белгән.

татар халык әкиятләре

Татар халык әкиятләре Елан патшасы Шаһмара