Айсылу

мультфильм Айсылу Рафис Гыйззəтуллин әкияте буенча

 

Əтисе Гүзәлгә курчак алып кайтты. Исеме дә бар – Айсылу исемле. «Иптәшләрең белән бергәләп уйнарсыз», – диде әтисе. Əй, сөенде, әй шатланды соң Гүзәл! Җитен чәчле, зәңгәр күзле курчагын бер генә дә кулыннан төшермәде. Җайсызрак тотканда Кукла:«Əн-нә, ән-нәү-ү...» – дип тавыш та бирә белә иде. Бүген ял көне. Гүзәлне бакчага илтмәделәр. Ул, сөенеп, Айсылу белән уйный гына башлаган иде, урам яктан күрше кызы Рәйханәнең тавышы ишетелде: «Гүзәл, әйдә уйнарга!» Кыз, тиз-тиз киенде дә, урамга йөгерде. Айсылуның: «Мине дә алып чык, бергә-бергә уйнарбыз», – дип, курчагының ялварып карап калуын да күрмәмешкә салышты. «Əйем лә, синең белән үзем генә уйнармын», – дип, ашыгып, ишекне япты. Чөнки Рәйханәнең курчак белән уйнавын теләмәде ул. Урамда комнан әллә нәрсәләр, әллә нәрсәләр ясап бетерделәр. Тора-бара Гүзәл курчагы турында тәмам онытты. Өйгә кергәч кенә, янә хәтеренә төшерде, йөгереп килеп, Айсылуны кулына алды. Чү! Ни булган аңа? Кулга алуга: – Əн-нәү-ү, тимәү-ү! – дигән сыман ыңгырашты да күзләрен йомды. – Əни, әнием, – дип, алгы бүлмәгә йөгереп керде Гүзәл. – Айсылу минем белән уйнарга теләми. Əнисе, сынап, кызына карады. – Əллә үпкәләттеңме үзен? Гүзәл ни дияргә дә белмәде. Бары шунда гына әтисе әйткән сүзләрне исенә төшерде. «Иптәшләрең белән бергәләп уйнарсыз...» – дигән иде бит. Гүзәл курчагының чәченнән йомшак кына сыйпап алды: «Айсылу, син ачуланма инде, икенче тапкыр сине дә дусларым янына алып чыгармын...» – диде. Айсылу әйтерсең лә шуны гына көтеп торган, ул зәңгәр күк йөзе төсле күзләрен ачып җибәрде.

Рафис Гыйззəтуллин әкияте Айсылу.

Айсылу