Балыкчы Аю

Балыкчы Аю татар халык әкиятләре буенча

 

Бер көнне Аю Төлкенең балык ашаганын күргән дә бик кызыккан.

– И Төлке дус, балык тотарга мине дә өйрәтсәнә! – дигән.

Төлке Аюга әйткән:

– Ярар, Аю дус, өйрәтермен, – дигән.

Аюның койрыгына бер кәрзин бәйләгән дә аны бәкегә төшергән. Аюга әйткән:

– Шунда кузгалмый гына утыр, кузгалсаң, кәрзингә балык кермәс, – дигән.

Шулай дигән дә үзе качкан.  Əй утыра, ди, Аю, әй утыра, ди, балыклар качып бетмәсен тагын дип, бер  дә селкенеп карамый, ди. Шулай төне буе утырган, ди. Утыра торгач, койрыгы бәке кырыена ябышып каткан, ди. Иртә белән хатыннар суга килсәләр, бәке өстендә Аю утыра.

– Ник монда килеп утырдың? – дип, менә тотынганнар Аюны кыйнарга. 

Аю, бичара, куркуыннан сикереп торган икән, койрыгы шарт итеп өзелгән, ди. Аюның койрыгы шул вакыттан кыскарып калган, ди.

 

Татар халык əкияте.

татар халык әкиятләре