Ике ялкау

Ике ялкау татар халык әкиятләре буенча

 

Борын-борын заманда булган, ди, ике ялкау кеше.
Бер тапкыр барганнар, ди, болар урманга.
Ул урманда бик тәмле җимешләр бирә торган алма агачы үскән, ди.
Ике ялкау, бара торгач, шул алма агачын күргәннәр.
Олырагы әйткән, ди:
– Әйдә, без бу алма агачын селкетик тә алмасын коеп ашыйк, – дигән.
Кечерәге әйткән:
– Иренмичә аны селкеткәнче, әйдә, астына кереп ятыйк, – дигән.
Ике ялкау алма агачының күләгәсенә кереп ятканнар, ди.
Байтак яткач, олысы, тамагы ачканга чыдый алмагач, тагын әйткән:
–    Ай, авызыма бер генә алма төшсәче! – дигән. Кечесе әйткән, ди:
–    Авызга төшсә, аны иренмичә ашыйсы да бар бит әле, мин булсам, авызыма төшсә дә чәйнәмәс идем, – дигән, ди.
Шулай итеп, алар ач көе өйләренә кайтып киткәннәр, ди.

 

Татар халык әкияте.

Тагын кара: Буялыш Ике ялкау

татар халык әкиятләре