Кем нәрсә ярата?

Кем нәрсә ярата? Халык әкиятләре буенча

 

Бер йортта Песи белән Эт, Әтәч белән Кәҗә яшәгәннәр.
Кич белән алар җыелалар да үзләренең эшләре турында сөйләшәләр икән. Сөйләшәләр дә:
– Кем нәрсә ярата? Нинди азык тәмлерәк?  – дип бәхәсләшәләр икән.
– Мррррр... Иң тәмле сый – сөт, – ди, Песи. – Сөттән соң бер тычкан да тотып кабып җибәрсәң, бигрәк тә шәп була инде.
– Кикрикүк... Сөт нәрсә?! Ул бик сыек, тамак туйдырмый. Ә менә ярма бөртекләрен, солы орлыгын тук-тук итеп чүпләсәң – менә шунда тамак тук-тук-тук була, – ди, Әтәч.
– Һау-һау! Юк, юк, – дип сүзгә кушыла Акбай. – Бөртек чүпләп кенә туеп бул-бул-булмый. Менә сөяк кимерсәң, чынлап та әйбәт була, шунда ук тук буласың.
– Мики-мики!!! Нәрсә-ә-ә-ә сөйлисең син, – дип каршы килә Кәҗә. – Менә кәбестә-ә-ә-ә булса икән. Иң тәмле азык – кәбестә-ә-ә, – ди, ул.
Алар бәхәсләшәләр дә бәхәсләшәләр икән – әле һаман килешә алганнары юк икән.

 

Татар халык әкияте.

татар халык әкиятләре