Шалкан

Шалкан. Рус халык əкияте буенча

 

Бабай шалкан утыртты. Шалкан көн үсте, төн үсте, бик зур булды, күперде.Атналар, айлар үтте, җәй үтте, көз җитте. Бабай шалканны йолкырга кереште.Тарта, тарта – шалкан чыкмый. Бабай, шалканны үзе генә тартып чыгара алмагач, ярдәмгә әбине чакырды. Əби – бабайга, бабай шалканга тотынды. Тартырга керештеләр болар.Əй, тарталар, әй, тарталар – шалкан һаман чыкмый. Əби булышырга кызын чакырды. Кыз – әбигә, әби – бабайга, бабай шалканга тотынды.  Тартырга керештеләр болар. Əй, тарталар, әй тарталар – шалкан чыкмый да чыкмый. Кыз – әбигә, әби – бабайга, бабай шалканга тотынды. Тартырга керештеләр болар. Əй, татарталар, әй тарталар – шалкан чыкмый да чыкмый. Əбинең кызы шалканны тартышырга Акбайны чакырды. Акбай – кызга, кыз – әбигә, әби – бабайга, бабай шалканга тотынды. Тартырга керештеләр. Əй, тарталар, әй, тарталар – шалкан һаман да чыкмый. Акбай ярдәмгә песине чакырып килде. Песи – Акбайга, Акбай – кызга, кыз – әбигә, әби – бабайга, бабай шалканга тотынды. Əй, тарталар, әй, тарталар – шалкан һаман чыкмый. Песи тычканны чакырып килде. Тычкан – песигә, песи – Акбайга, Акбай – кызга, кыз – әбигә, әби – бабайга, бабай шалканга ябышты. Əй, тарталар, әй, тарталар. Җыйнаулашып тарта торгач, шалкан түзмәде – тамыры-ние белән каерылып чыкты.

 

Рус халык əкияте.

татар халык әкиятләре