watan.su

Алой

Безнең кунак бүлмәсе, таныш булыгыз, дуслашыгыз.

Асфаделчалар семьялыгы.

Алоэның Африканың тропик районнарында, Магадаскар утравында, Аравия ярымутравында киң таралган 340 якын төре исәпләнә. “Алоэ” гәрәп теленнән алынган, “ачы” дигән мәгънәне аңлата.

Агачсыман алой Aloe arborescens

Агачсыман алоэ-безнең илдә киң таралган дару үләне булып исәпләнә. Алоэның туган җире - Көньяк Африка. Бүлмә шартларында алоэ бик сирәк чәчәк ата. Халык телендә аны йөзяшәр дип тә атап йөртәләр. Имеш, ул 100 елга бер генә чәчәк ата. Ләкин , бу алай түгел. Дөрес итеп тәрбияләгәндә алоэ һәр ел чәчәк атарга мөмкин. Алоэ чүлмәктә озынлыкка да, янга да җәелеп үсә. Яфраклары 20-30 см.озынлыкта, сусыл, кырыйлары чәнечкеле. Алоэ бик тиз үсә. Ул бүлмә шартларында 30-100см.га җитсә, табигатьтә 3 метрга җитәргә мөмкин. Ул ботакчадан тиз үрчи.

Яңартылган 21.09.2011 22:01 Автор: YawzKhan 22.03.2011 20:27

Аронникчалар семьялыгы.

Кызганычка каршы бу материал тик рус телендә язылган. Әгәр сездә тәрҗәмәне бар, без аны бастырып чыгарырга бик шат булачакбыз.

Яңартылган 13.09.2011 15:00 Автор: YawzKhan 21.04.2011 23:17

Розачалар семьялыгы.
Җир йөзендә чәчәкле үсемлекләр үсә торган барлык өлкәләрне диярлек яулап алган, ләкин алар Төньяк ярымшарның уртача һәм субтропик зоналарында күбрәк тупланган. Розачалар төрле үсемлек бергәлекләрендә очрый. Роза 70-200см биеклегендә мәңге яшел яки яфрагын коючан куаклар. Бәбәкләре чәнечкеле, яфраклары парсыз каурыйсыман катлаулы, төпчек яффраклы. чәчәкләре күпчелек очракта ялгыз, ике җенесле, 5 әгъзалы.
Гөлчәчәкның төре.
Розаларның 250 гә якын төре билгеле, аларның күпчелеге Төньяк ярымшарның уртача һәм субтропик өлкәләрендә үсә. Кыргый розаларны гөлҗимеш дип атыйлар. Гөлҗимешнең күпчелек төрләрен паркларда, бакчаларда декоратив максатта үстерәләр. Культуралы розалар килеп чыгышының күп гасырлы тарихы бар. Бакча розалары берничә кыргый төрдән барлыкка килгән. Бу - нигездә, галла розасы, дамасс розасы, йөзьяфраклы роза, шулай ук Азия розалары. Алардан чәй исен хәтерләткән чәй розалары барлыкка килгән. Элекке сортларның кимчелеге - чәчәкләрнең тиз шиңүе. 17-19 гасырда селекционерлар розаның ремонтантлы сортларын чыгардылар, аларның чәчәк атуы кабатланып тора. Ремонтантлы сортларны чәй розалары белән кушып, чәй гибридлы розаларны чыгардылар. Аларның нәфис, хуш исле, катмарлы таҗлы, озак чәчәк атучы сортларын хәзер киң үстерәләр. 25000нән артык сорты билгеле.

Яңартылган 05.09.2011 14:05 Автор: YawzKhan 14.08.2011 09:48

Кызганычка каршы бу материал тик рус телендә язылган. Әгәр сездә тәрҗәмәне бар, без аны бастырып чыгарырга бик шат булачакбыз.

Бит 1 2 ның

<< Беренче < Үткәндәге 1

2

Чираттагы>

Соңгы>>