Латыйф Хәмит

previous arrow
next arrow
Slider

Рәсемгә бас

Рәссам урманы

Тонык урман сурәте,
Гүя әкият сүрәсе.
Эчләренә кереп китсәң,
Урман кызын күрәсе.

Латыйф (Латыйпов) Хәмит Нәҗип улы

Рәссам-шагыйрь, агачтан уеп эшләүче, график, сыннар ясаучы һәм җитен тукымага майлы буяулар белән рәсем төшерү остасы. 1998 елдан Русиянең Рәссамнар берлеге. 2002 елдан Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы.
Хәмит Латыйф 1949 елның 5 мартында Пермь өлкәсе, хәзерге Губака шәһәрендә туган. Шул ук елны аларның гаиләсе Башкортстанның Илеш районы Бүләр авылына кайта. Хәмиткә 7 ай вакытта әнисе дөнья куя, 13 яшькә җиткәндә ул әтисен дә югалта.
1964 елда Башкортстанның Илеш районы Тыпый авылында сигезьеллык татар мәктәбен тәмамлый һәм Уфа музыка-педагогия училищесына укырга керә. Шул елларда шигырьләр яза башлый.
1972-1973 елларда Мәскәү янындагы Загорск районының Богородск авылында агачтан уеп эшләүнең махсус алымнарын үзләштерә.
1974-1978 елларда Уфа сәнгать училищесында укып, художник (мастер-кисүче) дипломы ала һәм Татарстандагы Яр Чаллы шәһәренең художество фондында эшли, балалар бакчаларын, җәмәгать оешмалары биналарын бизәү белән шөгыльләнә.
1983 елда Туймазы шәһәренә күчеп кайта һәм 1990 елга кадәр «Туймазы фарфоры» заводыңда рәссам-бизәүче булып эшли, Декор һәм шелкография техникасын кулланып, сувенирлар ясый. Шулай ук Туймазының «Медицина пыяласы» заводында төрле сувенирлар, вазалар ясау өчен формалар уйлап чыгара, киндердә 50гә якын рәсем-картинасын эшли. Шул ук вакытта шигырьләр язуын да дәвам итә. Алар Татарстан һәм Башкортстан гәзит-журналларында еш басыла.
1997 елда Туймазы шәһәрендә үзе ясаган рәсемнәр белән бизәлгән «Җир һәм күк» исемле китабы басылып чыга.
Xәмит Латыйф үзенең осталыгын камилләштереп кенә калмый, шушы сәнгать төрен пропагандалауда актив адымнар ясый. Аның инициативасы белән 1999 елда Туймазы шәһәренең 49 нчы номерлы училищесында «Агачтан уеп эшләү остасы» бүлеге ачыла, һәм үзе шунда укытучы булып эшли.
2000 елның май аеннан 2002 елның мартына кадәр Казан шәһәренең «Туран» оешмасында эшли. Төрле сувенирлар, җиһазларны уеп бизәкләп эшкәртү белән шөгыльләнә. 2002-2003 елларда Саба районы Шәмәрдән бистәсенең музыка-рәсем сәнгате мәктәбендә рәсем укытучысы булып эшли.
Хәзерге вакытта рәссам-шагыйрь Хәмит Латыйф Башкортстанның Туймазы шәһәрендә яши һәм иҗат итә.

 

Күләм: 34 шт

Формат: JPG

Үлчәм: 3,1mb

download

татар рәссамнары