Шигырьләр

  • Мәхәббәт

     

    love

    Мәхәббәт турында шигырьләр

    Шигырьләрдә сүз мәхәббәт турында бара. Кешеләр өчен иң изге, иң кадерле булган хис хагында...

     

  • Минем ватаным

    watan

     Туган ил турында шигырьләр

    Ил-ватан турында уйланып, нечкә лиризм белән сугарылган шигырьләр язарга кем мәҗбүр иткән?

     

  • Табигать

    nature

    Табигать турында шигырьләр.

    Сәнгать табигатькә иярми, бәлки киресенчә, табигать үзе сәнгати иҗат эшчәнлегендә күзәтелгән законнарга иярә. Кеше һәм табигать - бербөтен.

     

  • Тормыш турында

    life

    Гомер буе язылган төрле шигырьләр

    ...Әнә ул кешеләр янына, алар белән бер сөйләшеп алырга, эч серен бүлешеп үзе тагын да баерга ашыга. Кешеләр аның иҗатына яңа хисләр, тормыш турында яңа уйлар бирәчәк...

     

  • Бәетләр

    бәетләр

    Татар халык иҗаты, бәетләр

    Без әйтәбез, сез тыңлагыз.
    Бәет сүзе гарәп теленнән алынган. Ул ике юллы тезмә әсәр дигән мәгънәгә ия. Заманалар узгач, бу сүз тезмә әсәрнең һәр ике юллыгын гына билгеләүдән туктый һәм тора-бара тулы бер шигьри әсәр, хәтта татар халык иҗатының аерым бер җанры бәет дип атала башлый.
    Бәетләрдә гәүдәләнгән образларның күбесе чынбарлыкта булган тарихи шәхсесләргә - прототипларга нигезләнәләр. Еш кына бәетләрдә фаҗигале вакыйгалар үзәккә алына. Ләкин җанрның эчтәлеге һәм образлар системасы моның белән генә чикләнми. Алар арасында конкрет вакыйга белән бәйләнеше булмаганнары да бар. Төп урынны трагик яки киеренке драматик эчтәлекле әсәрләр алып торса да, сатирик яки юмористик бәетләр дә очрый.
    Бәет җанрының борынгылыгы турында аның төзелешендәге югарыда күрсәтелгән үзенчәлекле элементлар да сөйли. Бисмиллаһи вә билләһи кебек дини сүзләр яки әсәрдә тасвирланачак вакыйганың вакытын күсәтеп башлау - күпчелек бәетләргә хас уртак сыйфат. Мондый башламнарның икесе дә халыкның борынгы йолалары белән бәйләнгән булса кирәк. Беренче очракта ул - дини доганың башы булса, икенче очракта - мөһим тарихи вакыйганың яки аерым кеше тормышында булып узган берәр хәлнең көнең, аен, елын халык күңелендә мәңгеләштереп калдырырга ярдәм итә.
    Бу разделда заманча бәетләр тәкъдим итәбез.

    Шигырьләр татарча