Чишмә башы

Һәрнәрсәнең була чишмә башы,
Елга башлангычы шикелле
Хәтер сандыгында тотабызмы
Чишмә башыбызны? Икеле.

Чишмә башы була туган илнең
Чишмә башы була кешенең
Чишмә башы була эчкән суның
Баскан җирнең һәм дус-ишеңнең

Туган йорт ул - илең чишмә башы
Туган көн дә чишмә башыдыр.
Тормыш юлың, гомер сукмакларың
Шушы көннән сузыла башлыйдыр

Айлар, еллар кушылып өс-өстенә
Гомер чишмәң суы байыйдыр
Тамчы-тамчы башкаларга өләшү
Сиңа шатлык бирми калмыйдыр

Әниеңнең күкрәк сөте белән
Бәхет-борчу катыш яшьләре -
Эчкән, суыңның ул чишмә башы,
Сабый чакның гүзел ядкәре.

Ургып аккан тулы елга төсле
Байлык, дуслар тирә-яныңны
Чолгап алыр, онытма син шул чак
Чишмә башың - туган ягыңны

Онытма син сиңа җилкә куйган
Беренче дус, баскан җиреңне
Онытма син үз нәсел җебеңне,
Чишмә башың - туган өеңне!

сентябрь 2012

автор: Кадрия Гатина

Аңлатманы өстәү


Защитный код
Яңарту