Доктор! Доктор!

Терелтегез мине
Бер Аллаһның ярдәме белән.
Күп сорамыйм, дистә еллап бары
Мәңгелек юк, бик яхшы беләм

Балаларым кала бер ярдәмсез,
Туганнарыма бу югалту
Үлгәч миңа берни кирәк түгел,
Аларны кем генә юатыр.

Каршы алып сезне озатулары
Минем өчен бер бәхет иде.
Туганнарның ах итеп торуы
Яшәргә гел миңа көч бирде.

Сез, дусларым онытты димәгез,
Сез дә минем күңелем түрендә.
Үлем түшәгендә ятканда да,
Уйлыйм сезне әле бүген дә.

Күңелем нечкә булды, яхшы сүздән
Эреп төштем, җир-күк шатландым.
Тупас сүздән, дәшмичә йөрүдән
Йөрәгем туктамый ашалды.

Мин фәрештә түгел, холкымны да
Белмим, бәлки начар булгандыр
Ярый алмаганмын һәркемгә дә,
Гонаһсыз мин генә булмамдыр.

Ирексездән рәнҗеткәннәр булса,
Мине бәхилләсен, кичерсен.
Исән чакта кадерне белешик,
Үлгәч үкенсәң дә инде соң.

Минем кадеремне белмәгәннәр,
Еламасын хәзер эш үткәч.
Мин бәхиллим сезне мең-мең тапкыр.
Үпкә саклау бер дә килешмәс.

Балаларым, туганнарым,
Һәркайсыгыз, якын дусларым.
Исән чакта аралашым яшик,
Кадерләрен белеп һәрдаим.

Доктор! Доктор!
Терелт әле мине,
Күпкә түгел, азга булса да,
Эшләмәгән планнарым зурдан,
Бик күп калды әле папкада.

Зәй больницы октябрь 2012

автор: Кадрия Гатина

Аңлатманы өстәү


Защитный код
Яңарту