Тагын сиңа киләм инде

Менә тагын сиңа киләм инде.
Үз борчуың чиктән ашса да.
Ярдәм эзләп эзгәләнгән йөрәк
Һич тартылмый синнән башкага.

 

Менә тагын сиңа киләм инде,
Синнән башка кемгә барыйм соң?!
Күңел эзли мәрхәмәтле затны,
Синнән якын кемне табыйм соң?

 

Менә тагын сиңа киләм инде,
Борчу – сагышларым кочаклап,
Көчле рухлы, шәфкать иясе син,
Гозеремне тыңлап, чара тап.

 

Менә тагын сиңа килдем әле.
Аңлый алырсың дип син генә.
Бу серебез тик икебез өчен.
Белүчеләр, син дә, мин генә.

 

Менә тагын сиңа килдем әле.

 

30.05 

автор: Кадрия Гатина

Аңлатмалар  

0 #1 Шаймарданова 08.06.2015 05:14
:-)
Өземтәне кую

Аңлатманы өстәү


Защитный код
Яңарту