watan.su

Мин аз гына татар-малай

Күбрәк урыс булам. Шулай

Әти-әни монда килде

Руслар кеше кебек булды

Мин татарча белмим әле

Ватан өчен мин шүрәле

Туган ягым беркайда юк

Алла булса - күрмәдем күк

1 сәгать 26 минут

Яшьлек, Гомрең кыска синең, Шундый кыска булып тоела, Кичен чәчәк аткан була, Ә таңында инде коела... Мәхәббәт Ул үзе иске нәрсә, Ләкин Һәрбер йөрәк аны яңарта, Тиле яшьлек ярты гомрен бирә Аның хисе белән янарга... Янган яшьлек, Үткән мәхәббәтләр, Алар мәңге миндә терелмәс, Күзләрем дә хәзер беркемгә дә Гыйшык уты эзләп тегелмәс.

Һади Такташ