Татар сүзлекләре
__________________________________________________________________________________________________________________
Бу сүзлектә инглиз телендә еш куллана торган ун мең (10000) чамасы сүз һәм тәгъбир бирелде. Ул киң катлау укучыларга җанлы сөйләшү телендә файдалану өчен тәгъдим ителә. Инглиз һәм татар телләрен өйрәнү өчен дә файдалы кулланма булачак.
Сүзлек chm һәм exe форматында ясалган.
26.04.2011 22:39
Төрекча-татарча сүзлек
Сүзлек төрек һәм татар телләрен өйрәнергә теләгәннәр өчен төпле кулланма булып торачак, тәрҗемә эшендә дә файдалы белешмә булачак, аны сөйләшү процессында да кулланырга мөмкин. Сүзлектә 20 меңгә якын гыйбарә бар.
18.05.2013 00:00
Русча-татарча хәрби терминнар сүзлеге
Татар лексикографиясенең борынгы заманнардан ук килә торган бай традициясе бар. Бу юнәлештә эшләр соңгы елларда аеруча җанланып китте. Татар теленең рус теле белән беррәттән дәүләт теле дип игълан ителүе башка сүзлекләр белән бергә терминологик сүзлекләргә до ихтыяҗны арттырды.
Хәрби терминнар сүзлегенең кушымтасында борынгы бабаларыбызның һәм бүгенге армияләрнең сугыш кораллары, техникасы, форма киемнәре үрнәкләре бирелгән. Бу исә шушы китапны Татарстандагы һәм башка төбәкләрдәге мәктәпләрдә, техникумнарда, училищеларда укучыларга хәрби хезмәт нигезләре дәресләрендә уку әсбабы итеп кулланырга да мөмкинлек бирә.
Сүзлек хәрби хезмәткә җыенучы егетләребезгә дә файдалы булыр.
Сүзлекне бастырып чыгаруга әзерләгәндә филология фәннәре докторы Ф.Ә.Ганиеннын кыйммәтле киңәшләре искә алынды.
Автор (Р.А.Мугинов) ана үзенең зур рәхмәтен белдерә.
18.09.2013 10:38
Бит 3 3 ның
<<23 Чираттагы > Соңгы >>