Качышлы хәрефләр

хәрефләр

Башлау төймәсенә басагыз

Иң яраткан уеннары – качышлы. Без дә сезгә шуңа охшаш уен тәкъдим итәбез.

Хәрефләр турында табышмаклар

Мәскәүдә бер дә юк, Казанда икәү.
("А" хәрефе)
Кәҗәнең башында нәрсә бар?
("К" хәрефе)
Көн белән төн уртасында нәрсә бар?
("Ө" хәрефе)
Мин − кояшта, мин − кыяда, ләкин тауда мин юк. Ул ни була?
("О" хәрефе)
Кое төбендә нәрсә бар?
("Ң" хәрефе)
Яз белән көз нәрсә белән тәмамлана?
("З" хәрефе)
Җирнең уртасында ни бар?
("И" хәрефе)
Шәһәрдә бар, авылда юк, Кешедә бар, адәмдә юк.
("Ш" хәрефе)
Тыкрык башында ни бар?
("Т" хәрефе)
Алмагачның төбеңдә нәрсәкәй?
("Ч" хәрефе)
Күлдә бар, елгада юк. Үрдәктә бар, казда юк.
("Ү" хәрефе)
Барда юк, юкта бар.
("Ю" хәрефе)
Идел читендә ни күрәбез?
("И" хәрефе)
Тәрәзә төбе нидән гыйбарәт?
("Ә" хәрефе)
Корыда юк, суда бар; төтендә юк, буда бар.
("У" хәрефе)
Әбидә бер, бабайда ике.
("Б" хәрефе)
Чигәдә бар, кашта юк; чирәмдә бар, ташта юк.
("Ч" хәрефе)
Ташкент белән Уфада юк, Әстерхан белән Самарада бар.
("Р" хәрефе)
Урманда бар, кырда юк, Мунчада бар, өйдә юк.
("М" хәрефе)
Башваткычлар. Качышлы хәрефләр