Сөйдем күземнән очырып

* * * * *

 

Сөйдем күземнән очырып,

Бәхет кошым син идең.

Синсез мин дә яши алмыйм,

Гомерлек яр бул дидең.

 

Йолдыз булып юл күрсәттең,

Адашамын дигәндә.

Нигә кинәт ташлап киттең,

Гаеп булды кемнәрдә.

 

Күңел түремдә син генә,

Җаным сине үз итә.

Еллар үтә, гомер уза,

Йөрәк тик сине көтә.

автор: Кадрия Гатина

Аңлатманы өстәү


Защитный код
Яңарту