Бәдрәф бүлмәсе

Бәдрәф бүлмәсендә Сез бизәнү серләре, бизәнгечләр һәм прическа, үзеңнең тышкы кыяфәтеңне тәртипкә китерү турында кызыклы статьялар табарсыз!


 

Тешләр сәламәт булсын

Матур итеп елмаю өчен исә, иң беренче чиратта, сәламәт ак тешләр кирәк. Шуна күрә тешләрен сызлый башлата, аларда кара таплар, тишекләр барлыкка килсә, кичекмәстән теш табибына бар. Теш табибына кимендә елга ике мәртәбә барырга киңәш итәр идек.
Авыру тешләрне кичекмәстән дәвалау зарур, чөнки алар - инфекция чыганагы Авыз куышлыгында микроблар болай да күп. Теш арасында калган ризык калдыклары вакытлар үтү белән таркала, һәм авыздан тәмсез ис килә башлый. Бу исә сөйкемле, матур итеп киенгән кызны бер дә бизәми, ә тешләрне тәрбияләү һәм карау өчен, бик зур түземлек һәм тырышлык кирәк.
Тешләреңне көнгә ике тапкыр - иртән һәм кичен - теш пастагы белән чистарт. Бу эшне ашыгып эшләмә. Тешләреңне чистартканда, теш щеткасын өстән аска таба йөрт, теш арасындагы ярыкларга аеруча игътибар ит - нәкъ менә бу урыннарда ризык калдыклары туплана да инде. Авызыңны чайкаганда, бүлмә температурасындагы судан файдалан.
Теш щеткасын ешрак алыштыр. Ул табигый материаллардан ясалса. бигрәк тә яхшы Исеңдә тот: һәр кешенең үз теш щеткасы булырга тиеш.
Ашаганнан соң авызыңны чайкарга онытма. Ашаган ризыгың теш арасында калса, калдыкларны теш чистарткыч яисә теш өчен махсус җеп белән ала аласың. Беркайчан да тешеңдә шпилька яисә энә белән казынма.
Зарарлы гадәтләрдән ерак тор: чикләвекне тешләрең белән ватма, җепне тешең белән өзмә, карандаш һәм ручка башларын кимермә.
Төрле температурадагы ризыкларны бер-бер артлы кулланмаска тырыш. Мәсәлән, кайнар чәйдән соң туңдырма ашама. Югыйсә теш эмаленең какшавы ихтимал.
Күбрәк алмага, кишер, суган һәм сарымсакка өстенлек бир, алар тешләр өчен бик файдалы.
Теш ул - тере һәм мөстәкыйль организм, аның нервлары, кан тамырлары бар. Без тешнең 1/3 өлешен генә күрәбез. Калганы уртларда яшерелгән. Уртлар тешнең иң нечкә өлешен - теш муентыгын - саклап торалар. Шуңа күрә, тешләрең сәламәт булсын өчен, уртларны да яхшы итеп тәрбияләргә кирәк. Тешләреңне чистартканда, аларга сак кына массаж ясарга онытма. Кулларыңны әйбәтләп ю да имән бармагың белән уртларыңа әкрен генә бас Мондый массаж тешләрне һәм уртларны ныгыта. Уртларың аз гына каный башласа да, тешләрне чистартуыңны туктатма. Шулай да сак бул һәм кичекмәстән теш табибына күрен.
Без биргән киңәшләрне исеңдә тотсаң, тешләрең һәрвакыт сәламәт булыр.

Кызлар энциклопедиясы буенча

Венерик авырулар

Венерик авырулар — йогышлы авыруларның аерым бер группасы, алар күбесенчә җенси юл белән күчәләр. Венерик авыруларны күп очракта «мәхәббәт (лат. Venus (Veneris) Венера — борынгы римлыларда мәхәббәт алиһәсе) авырулары» дип, ә кайчак «әхлак авырулары» дип тә йөртәләр, чөнки бу авыруларның таралуына күбесенчә әхлакый тотнаксызлык, очраклы җенси бәйләнешләр һ. б. сәбәп була. Мондый авырулар белән ирләр дә, хатын-кызлар да бер үк дәрәҗәдә авырыйлар. Башка йогышлы авырулардан аермалы буларак, венерик авырулардан соң организмда иммунитет барлыкка килми, шунлыктан кабат йокканнан соң кеше яңадан авырый. Статистика мәгълүматлары күрсәткәнчә, хәзерге вакытта җенси юл белән күчә торган авыруларның да, алар белән авыручыларның саны да бик тиз арта. Мондый авыруларның төре хәзерге вакытта 50 гә җитә. Аларга СПИД, сифилис, гонорея, трихомоноз, хламидиоз, гениталийлар герпесы һәм башкалар керә.
Хәзерге вакытта бу авыруларга игътибар арту түбәндәге проблемаларга бәйләнгән:
1. Сифилисның күпләп таралуы эпидемия дәрәҗәсенә җитте.
2. Россиядә элек булмаган җенси юл белән күчә торган яңа төр авырулар (урогениталь хламидиоз, гениталийлар герпесы, микоплазмоз) барлыкка килде.
3. Авыручылар арасында яшүсмерләрнең саны арта бара (Мәскәү өлкәсендәге яшүсмерләр арасында мондый авырулар белән авыручыларның саны һәр 100 мең кешегә 800 кеше туры килә).
4. Мондый авыру белән авыручы пациентларның социаль һәм матди хәле үзгәрде (аларның финанс мөмкинлекләре арту, ә әхлак кагыйдәләре белән исәпләшмәүләре).
5. Җенси юл белән күчә торган авырулар нәтиҗәсендә тән тиресенең бөтенлеге бозылу СПИД авыруының бик тиз таралуына да китерергә мөмкин.
6. Бер пациентта берничә төрле йогышлы авыру булу аларны вакытында һәм дөрес, тиз дәвалау мөмкинлеген киметә.
7. Мондый авырулар белән авыручыларны үз вакытында контрольгә алудагы төрле авырлыклар (халыкның күчеп йөрүе — миграция, күп кенә чит илләргә җиңел бару мөмкинлеге һәм бу авыруларны хөкүмәт медицина учреждениеләреннән тыш дәвалау мөмкинлекләре арту һ.б.) барлыкка килде.
Җенси юл белән күчә торган авырулар таралуның профилактика чаралары булып, мондый авырулар белән авыручыларны актив билгеләү, балалар һәм яшүсмерләргә дөрес җенси тәрбия бирү, венерик авырулар, аларны йоктыру юллары турында әңгәмәләр, лекцияләр үткәрү һәм сәламәт яшәү рәвешен актив пропагандалау тора. Бу авыруларны булдырмау һәм аларның таралуын киметү өчен укытучылар, медиклар, тәрбиячеләр, психологларның һәрдаим актив эшчәнлеге сорала.

Туклануның физиологик роле

Туклану - организмның энергетик һәм пластик чыгымнарын каплау, тән тукымаларын төзү һәм яңарту функцияләрен җайга салу өчен кирәкле матдәләрнең организмга керү һәм үзләштерү процессы. Һичшиксез, туклану - кешенең сәламәтлегенә, эшчәнлегенә, гомер озынлыгына тәэсир итүче фактор. Ләкин фәнни, фәнни-популяр әдәбиятта туклану проблемасы турында азрак языла. Халыкка тышкы тирәлекнең төрле зарарлы факторлары, гипокинезия (хәрәкәт җитмәү), стресслар турында информация күбрәк бирелә. Ләкин шул ук вакытта дөрес тукланмауның сәламәтлеккә зарары билгеле.
Бик борынгы заманнардан ук кешеләр туклыклы азыкка тормыш иминлеге итеп караганнар. Хәер, хәзер дә күпчелек халыкта никадәр күбрәк, тәмлерәк һәм майлырак ашасаң, шулкадәр яхшырак дигән караш яши. Элеккә вакытта "ачлык авырулары", ягъни туклыклы азык җитмәү нәтиҗәсендә булган авырулар таралган булса, бүгенге көндә чамасыз күп ашаудан яңа авыру - "туклык авыруы" барлыкка килде. Җитешле, мул тормышлы халыкның 30%ында артык тазару (симерү) күзәтелә. Хәтта балалар арасында да артык таза балалар саны елдан-ел күбәя. Артык күп ашау, симерү нәтиҗәсендә, организмның күп функцияләре бозыла һәм бу төрле авыруларга китерә: беренче чиратта, йөрәк-кан тамырлары авырулары, диабет, бөердә, үт куыгында таш утыру, матдәләр алмашы бозылу һәм башкалар. Артык симерү иртә картаюның, хәтта вакытсыз үлемнең дә сәбәбе булып тора. Андый кешеләрнең уртача гомер озынлыгы 10-15 елга кыскарак була.
Еш кына кешеләр үзләре өчен рациональ балансланган туклануны көйли алмый, ягъни кулланыла торган азыкның энергетик кыйммәте сарыф ителгән энергиягә туры килми. Чамасыз күп һәм тәртипсез ашау - симерүнең төп сәбәбе. Билгеле, туклануга ачлык, сусау тойгылары тәэсир итә, ләкин бу субъектив тойгыларны кешенең гадәтләре, гормональ статусы адекват булмаган рәвештә үзгәртә ала.