Үсемлекләр

Бу разделда үсемлекләр һәм хайваннарның өйдә очрый торган төрләре кертелде. Үсемлекләр һәм йорт хайваннары турында укып, үзегез өчен күп кенә кызыклы яңа мәгълүматлар алырсыз һәм әлеге кадәр сезгә сер булган сорауларга җаваплар табарсыз.


Гөлчәчәк (роза)

Гөлчәчәк

Розачалар семьялыгы.

Җир йөзендә чәчәкле үсемлекләр үсә торган барлык өлкәләрне диярлек яулап алган, ләкин алар Төньяк ярымшарның уртача һәм субтропик зоналарында күбрәк тупланган. Розачалар төрле үсемлек бергәлекләрендә очрый. Роза 70-200см биеклегендә мәңге яшел яки яфрагын коючан куаклар. Бәбәкләре чәнечкеле, яфраклары парсыз каурыйсыман катлаулы, төпчек яффраклы. чәчәкләре күпчелек очракта ялгыз, ике җенесле, 5 әгъзалы.

Гөлчәчәкның төре.

Розаларның 250 гә якын төре билгеле, аларның күпчелеге Төньяк ярымшарның уртача һәм субтропик өлкәләрендә үсә. Кыргый розаларны гөлҗимеш дип атыйлар. Гөлҗимешнең күпчелек төрләрен паркларда, бакчаларда декоратив максатта үстерәләр. Культуралы розалар килеп чыгышының күп гасырлы тарихы бар. Бакча розалары берничә кыргый төрдән барлыкка килгән. Бу - нигездә, галла розасы, дамасс розасы, йөзьяфраклы роза, шулай ук Азия розалары. Алардан чәй исен хәтерләткән чәй розалары барлыкка килгән. Элекке сортларның кимчелеге - чәчәкләрнең тиз шиңүе. 17-19 гасырда селекционерлар розаның ремонтантлы сортларын чыгардылар, аларның чәчәк атуы кабатланып тора. Ремонтантлы сортларны чәй розалары белән кушып, чәй гибридлы розаларны чыгардылар. Аларның нәфис, хуш исле, катмарлы таҗлы, озак чәчәк атучы сортларын хәзер киң үстерәләр. 25000нән артык сорты билгеле.

Антуриум

Антуриум

Аронникчалар семьялыгы (Araceae)

Антуриумның Ватаны- Америка тропиклары. Күп төрләре чәчәкләренең матурлыгы, яфракларының купшылыгы, төрле формада булулары белән аерылып тора.
 

Антуриум Андрэ (Anthurium Andreanum) -70-80 см.га җитә торган үсемлек, күбрәк аранжерея һәм бакчада үстерү өчен кулай. Ак, ал, кызгылт - сары чәчәкле төрләре бар.
 

Антуриум Шерцерны (Anthurium scherzerianum) - өйдә үстерү өчен сайларга мөмкин. Чәчәкләре кызыл төстә (ак төсләре дә бар- album) Ул 30 см.га кадәр үсә.

Антуриум Родшильдиан - ике алда күрсәтелгән төрләрнең гибриды. Чәчәкләре ак, караңгы кызыл төстә, эрерәк.

Бер төрне генә - Антуриум Хрустальныйны (Anthurium Crystallinum) - декоратив үсемлек буларак үстерәләр. Аның яфракларының төсе, вакыт үткән саен, бронза төсеннән караңгы яшел төскә керә. Яфраклары асылынучан, сабаклары ачык көмешсыман. Антуриум бик купшы үсемлек. Яхшы тәрбияләгәндә яздан җәй ахырына кадәр чәчәк ата, ел буе да чәчәк атарга мөмкин.

Диффенбахия

Диффенбахия

Ароидлар семьялыгыннан. Ватаны - Көньяк Америка. Туры сабаклы агачсыман үсемлек. Яфраклары эре, озынча формада. Үсемлекнең согы агулы. Диффенбахия 2 м.га кадәр үсәргә мөмкин, ләкин ботакның аскы өлеше шәрәләнеп китә, шулай итеп, ул матурлыгын бераз югалта. Бүлмә шартларында сирәк чәчәк ата. Диффенбахия - катлаулы үсемлек, сортларын үзгәртү, гибридлар, башка сортлар табу кыенлыклар тудырырга мөмкин. Әйтеп үтәргә кирәк, күп кенә Диффенбахия төрләре еш үзгәртүне таләп итә, әгәр бүлмәдә үстерсәң - уртача 3 ел саен. Бу вакыт эчендә ул түшәмгә кадәр үсәргә мөмкин. Ул вакытта үсемлекнең очын кисеп алырга, калган өлешен ташларга яки кабат үстерү өчен калдырырга мөмкин.

Алой

алоэ

Асфаделчалар семьялыгы.

Алоэның Африканың тропик районнарында, Магадаскар утравында, Аравия ярымутравында киң таралган 340 якын төре исәпләнә. “Алоэ” гәрәп теленнән алынган, “ачы” дигән мәгънәне аңлата.

Агачсыман алой Aloe arborescens

Агачсыман алоэ-безнең илдә киң таралган дару үләне булып исәпләнә. Алоэның туган җире - Көньяк Африка. Бүлмә шартларында алоэ бик сирәк чәчәк ата. Халык телендә аны йөзяшәр дип тә атап йөртәләр. Имеш, ул 100 елга бер генә чәчәк ата. Ләкин , бу алай түгел. Дөрес итеп тәрбияләгәндә алоэ һәр ел чәчәк атарга мөмкин. Алоэ чүлмәктә озынлыкка да, янга да җәелеп үсә. Яфраклары 20-30 см.озынлыкта, сусыл, кырыйлары чәнечкеле. Алоэ бик тиз үсә. Ул бүлмә шартларында 30-100см.га җитсә, табигатьтә 3 метрга җитәргә мөмкин. Ул ботакчадан тиз үрчи.

Кактуслар

 

кактус

Иң беренче, кактусларны көйсез үсемлекләр дип уйлауның хата икәнен әйтәсе килә. Бик күп чыганакларда шулай язалар. Ләкин, чынлыкта, кактуслар игүтибарны җәлеп итүче таләпчән үсемлек дип әйтер идем мин. Урман кактуслары искәрмә. Төрле чыганакларда кактуслар күп сулауны яратмый дип язалар. Ләкин су үсемлек өчен бердәнбер шарт түгел бит. Суны күп сипсәң - кактус чери, яктылык җитмәсә -кәкре ботаклы булып үсә, органик ашламалар белән ашласаң - үсемлек үләргә мөмкин, зур савытка күчереп утыртсаң - үсемлек озак авырый, чәчәк атмаска да мөмкин. Кактуслар салкын һава яраталар. Кактуслар башка үсемлекләрдән үзләренең тышкы кыяфәтләре белән аерылып торалар. Кактуслар семьялыгы өч зур семьячылыктан тора.