Алой

алоэ

Асфаделчалар семьялыгы.

Алоэның Африканың тропик районнарында, Магадаскар утравында, Аравия ярымутравында киң таралган 340 якын төре исәпләнә. “Алоэ” гәрәп теленнән алынган, “ачы” дигән мәгънәне аңлата.

Агачсыман алой Aloe arborescens

Агачсыман алоэ-безнең илдә киң таралган дару үләне булып исәпләнә. Алоэның туган җире - Көньяк Африка. Бүлмә шартларында алоэ бик сирәк чәчәк ата. Халык телендә аны йөзяшәр дип тә атап йөртәләр. Имеш, ул 100 елга бер генә чәчәк ата. Ләкин , бу алай түгел. Дөрес итеп тәрбияләгәндә алоэ һәр ел чәчәк атарга мөмкин. Алоэ чүлмәктә озынлыкка да, янга да җәелеп үсә. Яфраклары 20-30 см.озынлыкта, сусыл, кырыйлары чәнечкеле. Алоэ бик тиз үсә. Ул бүлмә шартларында 30-100см.га җитсә, табигатьтә 3 метрга җитәргә мөмкин. Ул ботакчадан тиз үрчи.

Тәрбия буенча киңәшләр.

Температура: Кыш көне алоэны якты һәм салкынча урында саклыйлар (12-13°С) Җәй көне ачык һавада тоту яхшырак. Артык җылы һәм караңгы бүлмәдә өскә тартылып үсә, яфраклары төссезләнә. 
Яктылык: Җәй көне кояшлы урынны ярата, ләкин алоэны кояшка әкренләп чыныктыру зарур. Нык эссе көннәрне күләгә ясарга кирәк. 
Сулау: Чама белән. Бигрәк тә кыш көннәрендә. Су тамчыларының яфрак капчыкларына эләгүе алоэның черевенә китерергә мөмкин.
Ашлау: Майдан алып августка кадәр алоэны һәр ике атна саен кактус һәм суккулентлар өчен сатыла торган минераль ашламалар белән ашлыйлар.
Күчереп утырту: Алоэны яз көне күчереп утырталар. Катнаш туфрак кулланыла. Яшь ботакларны ел саен, карт ботакларны 2-3 ел саен күчереп утырталар.
Үрчү: Алоэ орлыктан, ботакчалардан, тамырчалардан яхшы үрчи.

Чынлыкта

Алоэ ,күп очракта , кызганычка каршы, дару үләне буларак кына кулланыла. Аның яфракларын  һәрдаим өзеп торганга күрә ул матур булып үсә алмый.

Үстерү проблемалары:
Алоэ суны күп сипкәнгә тамырлары корып черергә мөмкин.
Кыш көне яктылык җитмәүдән, тартылып үсәргә, яфраклары сирәкләнергә мөмкин.
Туфракны дөрес сайламау да үсемлекнең черевенә китерергә мөмкин. Чөнки, мондый туфракта дымлылык озак саклана, һава йөрми.
Алоэны медицина өлкәсендә кулланганда аның файдалы якларын дөрес ачыклап эш итәргә кирәк. Җитлеккән яфраклар гына дәвалау үзлегенә ия. Аларны кышкы- язгы чорда кисеп алырга кирәк. Яңа сыгылган соклар гына дәвалану өчен файдалы.
Алоэны күчереп утыртканда туфрак составына торф кушылмый. Туфракны сатып алганда кактус һәм суккулентлар өчен кулланыла торганын сайлагыз. Туфракка агач күмере, кирпеч валчыклары кушу файдалы.


Бүлмә үсемлекләре энциклопедиясеннән алынды.