Туклануның физиологик роле

Туклану - организмның энергетик һәм пластик чыгымнарын каплау, тән тукымаларын төзү һәм яңарту функцияләрен җайга салу өчен кирәкле матдәләрнең организмга керү һәм үзләштерү процессы. Һичшиксез, туклану - кешенең сәламәтлегенә, эшчәнлегенә, гомер озынлыгына тәэсир итүче фактор. Ләкин фәнни, фәнни-популяр әдәбиятта туклану проблемасы турында азрак языла. Халыкка тышкы тирәлекнең төрле зарарлы факторлары, гипокинезия (хәрәкәт җитмәү), стресслар турында информация күбрәк бирелә. Ләкин шул ук вакытта дөрес тукланмауның сәламәтлеккә зарары билгеле.
Бик борынгы заманнардан ук кешеләр туклыклы азыкка тормыш иминлеге итеп караганнар. Хәер, хәзер дә күпчелек халыкта никадәр күбрәк, тәмлерәк һәм майлырак ашасаң, шулкадәр яхшырак дигән караш яши. Элеккә вакытта "ачлык авырулары", ягъни туклыклы азык җитмәү нәтиҗәсендә булган авырулар таралган булса, бүгенге көндә чамасыз күп ашаудан яңа авыру - "туклык авыруы" барлыкка килде. Җитешле, мул тормышлы халыкның 30%ында артык тазару (симерү) күзәтелә. Хәтта балалар арасында да артык таза балалар саны елдан-ел күбәя. Артык күп ашау, симерү нәтиҗәсендә, организмның күп функцияләре бозыла һәм бу төрле авыруларга китерә: беренче чиратта, йөрәк-кан тамырлары авырулары, диабет, бөердә, үт куыгында таш утыру, матдәләр алмашы бозылу һәм башкалар. Артык симерү иртә картаюның, хәтта вакытсыз үлемнең дә сәбәбе булып тора. Андый кешеләрнең уртача гомер озынлыгы 10-15 елга кыскарак була.
Еш кына кешеләр үзләре өчен рациональ балансланган туклануны көйли алмый, ягъни кулланыла торган азыкның энергетик кыйммәте сарыф ителгән энергиягә туры килми. Чамасыз күп һәм тәртипсез ашау - симерүнең төп сәбәбе. Билгеле, туклануга ачлык, сусау тойгылары тәэсир итә, ләкин бу субъектив тойгыларны кешенең гадәтләре, гормональ статусы адекват булмаган рәвештә үзгәртә ала.