Хәтер көне

Бисмилләхир-рахманир-рахим,

Килде Хәтер көннәре.

Кул күтәреп дога кылып,

Искә алдык изгеләрне.

Октябрьнең салкын көнендә,

Килеп җитте Хәтер көнедә.

Салкын көннәр белән берләшеп,

Ачы нәфрәт туа күңелдә.

Меңдә биш йөз илле икенең,

Икенче октябрендә.

Бөек халык иле-җирендә,

Үлем килде татар кешегә.

Күп гасырлар туып узса да,

Тормышыбыз бүтән булса да.

Уйга килә ерак гасырлар,

Татар халкын асу-суюлар.

Меңдә биш йөз илле икенең,

Матур август аенда.

Гөрләп иген уңган чагында,

Казан камап алына.

Кырык көн каршы торганнар,

Камап алынган Ханлык.

Илен, динен, бәйсезлеген,

Саклаган безнең халык.

Көзнең икенче октябрендә,

Алсу таңлы иртәсендә.

Шәһәр дивары күп җирдән,

Шартлатып җимерелә.

Котырган этләр өере,

Буйсынып канлы Иван әмеренә.

Таларга дип бай Казанны,

Шәһәргә басып керә.

Башлана асу-суюлар,

Көчләү, чукындырулар.

Өйләрне талап, яндырып,

Халкын колландырулар.

Җәлләнмәгән әби-бабайлар,

Суелганнар нәни балалар.

Салкын кышта, суда-бәкедә,

Чукындырылган безнең халыклар.

Чукындырылган, аскан, суйганнар,

Җәлләнмәгән безнең туганнар.

Манарадан айны егып,

Тәреләрен асып куйганнар.

Татар каны ташкын булып,

Аккан таш урамнардан.

Кулларына кылыч тотып,

Сугышкан муллаларда.

Бик күпләрнең үле гәүдәсе,

Идел буйлап салда агылган.

Ятим калган сабый муенына,

Чукынды дип тәре тагылган.

Айлар буе аккан ул саллар,

Казаннан Әстерханга.

Сасыган мәет исләре,

Таралган төрле якка.

Саллар килеп туктасалар,

Шәһәр – авыл янына.

Халыкка катгый тыелган,

Сал янына барырга.

Канлы Иванга кирәк булган,

Татарны буйсындыру.

Динең, милләтен юк итү,

Калганын чукындыру.

Таланган шәһәр, авыллар,

Җимерелгән калалар.

Төрле якларга таралган,

Ятим калган балалар.

Басурманны җиңдек диеп,

Тәре таккан бәндәләр.

Изге Казан үзәгенә,

Ясап куйган һәйкәлләр.

Чиркәүләргә әйләнгәннәр,

Алтын башлы мәчетләр.

Егылган айга урнашкан,

Чиркәүдәге тәреләр.

Күп гасырлар бәйрәм итеп,

Җыелып чукыналар.

Татарга ирек алырга,

Бүгендә юл куймыйлар.

Казан халкы бәйрәм итте,

Мең еллыгын Казанның.

Бик гүзәл мәчет төзелде,

Мең еллыгына Казанның.

Күп татарлар качып урнашкан,

Ерак Урал ягына.

Ишетелми азан моңнары,

Урал таңы алдыннан.

Күп гасырлар телен, динен саклап,

Яши татар илдән еракта.

Чукындыру һаман дәвам итә,

Татар халкы динсез булганга.

Кызларыбыз урысларга чыга,

Марҗа ала безнең малайлар.

Тумас борын урыс исеме ала.

Катнаш гаиләдә туганнар.

Солдатларны чукындыра,

Урыс атакайлары.

Ул сафларда бар димиләр,

Мөселман балалары.

Татар халкы төрле якта,

Бик күп җиргә таралган.

Татар халкы булган җирдә.

Ислам дине таралган.

Юк мәчетләр, салынмыйлар,

Мәчет татар өйләре.

Татар өендә көйләнә,

Коръәннең Сүрәсе, Аятьләре.

Берләшсәк иде, татарлар,

Диндәшем булсын иде халкым.

Тешмәсен иде халкым теленнән,

Бөек Исеме Аллаһның.

Килеп җитте Хәтер көне,

Ханлыкның юк булуы.

Изге Хәтер көннәренең,

Дүрт йөз илле алты елы.

Үтәр айлар, үтәр еллар,

Килер Хәтер көннәре.

Кул күтәреп Дога кылып,

Искә алыйк изгеләрне.


Сафин Рәфәгать Кыям улы

Аңлатманы өстәү


Защитный код
Яңарту