И буран дус

И буран дус
Син иректә бүген
Күрсәтәсең дә соң котырып
Үкерүең тыңлап хозурланам
Тәрәз төпләренә утырып

Бу кышның син беренче бураны
Бик тә бик тә сине сагындым
Урам буйлап синең белән бергә
Шаярып йөрергә талпындым

Бик чыгасым килә синең янга
Буранлы төн ай-һай тылсымлы
Утлар сүнгән, кар яктысы аша
Шәйләнә буранның шомлыгы.

Тәрәзәмә учлап карлар бәреп
Юк, чакырма, бүген чыгалмыйм.
Синең белән көч сынашыр өчен
Егәрем җитмәсен чамалыйм.

И буран дус, бигрәк яратам шул
Кышның шушы шаулы көннәрем.
Бүген дә бит сине күрер өчен
Шәм яндырып үтә төннәрем.

25-26 12.12

автор: Кадрия Гатина

Аңлатманы өстәү


Защитный код
Яңарту