Фәрит – шәһит бәете!

 

 

Бисмилләхи вә билләһи,

Җитте Корбан Гаете.

Сагынганда сез укырсыз,

Фәрит – шәһит бәетен. 

 

Шома яфрак – матур яфрак,

Бары имәндә генә.

Минем газиз ханым чыкты,

Разрез су төпләрендә. 

 

Әткәй-әнкәйгә куанычка,

Өч бала үскән идек,

Хәсрәт-кайгыга төшердем,

Әҗәлем иртә килеп. 

 

Сабый чакта бишек җырын,

Әнкәй көйләп җырлады.

Улым диеп башкаемнан,

Әткәй назлап сыйпады. 

 

Гремячкада туып-үстек,

Теләп алган өч бала.

Мин юк диеп кайгырмагыз,

Ике кызыгыз кала. 

 

Өйдән чыгып киткән чакта,

Саубуллашып китмәдем,

Шимбә көнне, суга батып,

Үләсемне белмәдем.

 

Гаепләрем күп булгандыр,

Зинһар гаеп итмәгез.

Кайтыр җиргә китмәдем мин,

Кайтыр дие көтмәгез. 

 

Мең тугыз йөз туксан җидең,

Егерме сигезенче июне.

Вильва суы салкын диеп,

Разрез суына килдем. 

 

Яр буена килү белән,

Мине камап алдылар.

Бер төркем исерек,

Кыйнарга тотындылар. 

 

Җиргә егып - җинаулашып,

Гәүдәмне таптадылар.

Өстемдәге киемемне,

Тишендереп алдылар. 

 

Аякларымнан өстерәп,

Яр читенә килделәр.

Аяк-кулларымнан тотып,

Ярдан атып бәрделәр. 

 

Биек ярдан төшү белән,

Исән калдым-үлмәдем,

Сынды бөтен сөякләрем,

Өзелде эчәкләрем.

 

Йөзә алмадым суы сай,

Менә алмадым – яр биек.

Чыга алмагач мин кычкырдым,

Әнием коткар диеп. 

 

Шул чак тагын килеп җитте,

Җан алучы бәндәләр,

Әле бу үлмәгән диеп,

Суга өстерәделәр. 

 

Үлемемнән котылыйм дип,

Тотындым мин ташларга.

Кулымдагы тиреләрем,

Уелып калды ташларда. 

 

Су кырыена килеп җиткәч,

Бу исерек бәндәләр. 

Аяк-кулларымнан тотып,

Суга атып бәрделәр.

 

Батасымны белеп алгач,

Өзелде үзәкләрем. 

Үзәк өзеп-әни дигән,

Булды соңгы сүзләрем. 

 

Су өстенә килеп төшкәч,

Су ярылды икегә.

Ике яктан – ике дулкын,

Ябылдылар битемдә.

 

Ярга басып карап торды,

Тамаша итеп кеше. 

Батып үлә – коткарыйк дип,

Килмәде шунда берсе.

 

Гремячкада туып – үстем,

Мин бер татар баласы. 

Мине үтергән бәндәләрнен,

Бармы икән Алласы. 

 

Төшәр әле – төшми калмас,

Әнкәйнен каргышлары.

Минекеннән авыр булыр,

Аларның язмышлары. 

 

Иртә-кичен уйларында,

Канга баткан мин булыр. 

Алла биргән җәзалары,

Минекеннән күп булыр. 

 

Күрмәдек дип ялганларлар,

Мине үтергән бәндәләр.

Үзләрен дә миннән артык

Газаплап, җәберләрләр.

 

Минем үлгән хәбәр килгәч,

Әти бәгырем нишләрсең.

Разрез суы төпләреннән,

Мине килеп эзләрсең.

 

Тирән суның төпләреннән,

Мине эзләп таптылар,

Утыз алты яшем тулгач,

Табутларга салдылар. 

 

Әнкәй зинһар апаларга,

Озын гомерләр телә.

Җәберләгән гәүдәләрем,

Салкын гүрләргә керә.

 

Әти-әни еламагыз,

Зинһар сабыр итегез,

Җәйләр җиткәч – җирләр кипкәч,

Каберемне карап китегез. 

 

Апаларда килсен шунда,

Ал чечекләр алып килсеннәр.

Ал чәчәкләр үссен каберемдә,

Апаларым сулар сипсеннәр. 

 

Миннән калган киемнәрне,

Әнкәй, бәгырем саклама.

Аны күреп кайгырырсың, 

Күзләреннән яшь агар.

 

Канын юып киемемне,

Чистартып киптерерсең.

Бисмилла әйтеп бер ярлыга,

Бүләк итеп бирерсең.

 

Миннән калгач күлмәкләрне,

Әткәй киярсең инде.

Улымнан калган истәлек,

Саклыйм Диярсең инде.

 

Яңа, матур күлмәгемне,

Сандыкларга салырсың,

Җомга көннәрендә мине,

Зинһар искә алыгыз.

 

Әти-әни зинһар өчен,

Мәчетләргә барыгыз.

Минем исемемә атап,

Садакалар салыгыз.

 

Үтәр айлар – үтәр еллар,

Каберем ятим калыр.

Үзем йөзем онытылса да, 

Бәетем искә алыр.

 

Дүшәмбе көн була диләр,

Быел Корбан Гаетен.

Сагынганда сез укырсыз,

Фәрит – шаһит бәетен.

 

2001 ел гыйнвар ае.

автор: Рафагат хазрат Сафин

Аңлатманы өстәү


Защитный код
Яңарту