Сәет бәете.

(1998 елның 14 июнендә 5-10 кл-да үзем класс җитәкчесе булып Рафис белән бергә укып чыккан Сәет Тәгъзимә улы үлде, 15 июньдә күмделәр.)

 

Язлар үтеп, җәйләр җиткәч,
Үтте корбан гаете.
Елашмый гына тыңлагыз
Сәет улыбыз бәетен.
Әнекәем мин киткәндә
Ник боегып озаттың?
Көтмә инде, әнкәй, мине
Мәңгелеккә югалттың.
Яраткан ак күлмәгемне
Ник көн саен кимәдем.
Зәйнең суларына батып
Үләрмен дип белмәдем
Зәйнең суларын иңләргә
Йөрәкләрем ашкынды.
Хәлем авыр, таяныч юк,
Күмә дулкын ташкыны.
Әнекәем киткән чакта
Кулларыңны бирмәдең.
Шул китүдән чит-ят җирдә
Үләремне белмәдең.
Туган йорттан чыккан чакта
Үзәкләрем өзелде
Әллә соңгы китүемне
Йөрәкләрем сизенде.
Зирекле дигән бу авыл
Ник болай якын икән.
Көенмагыз Зәй суында
Сулары салкын икән.
Гәүдәм өсте яшь түкмәгез
Күз яшенә тузалмыйм.
Нәрсә булды кулларыма
Колач салып йөзалмыйм
Яр да якын, кулым сузам,
Сузылсам да җиталмыйм
Башларымны күтәралмыйм
Күзем ачам – күрәлмыйм
Их дулкыннар, и агымсу,
Сезне шашып яраттым.
Күрәчәгем шул булгандыр
Чыгам дигәндә баттым.
Ача алмыйм күзләремне,
Күтәрә алмыйм башымны
Әйтер сүзләрем күп калды,
Капмый киттем ашымны.
Балаларым яр читендә
Әти диеп елыйлар
Әйтерсең лә дулкыннардан
Мәрхәмәтлек сорыйлар.
Өйдән чыгып киткән чакта
Бусагага абындым
Ике кызым ятим итмә,
Зәй суы, дип ялындым
Зәй суы матур булса да
Тирән икән, киң икән,
Газраил бер кулын сузса,
Котылырга юк икән.
Су буенда үскәнгәме
Су керергә яраттым.
Ике кызым – ике шатлык
Иде ике канатым
И кызларым сезнең өчен
Җәл түгел гомерләрем.
Тик сезне коткарган чакта
Үләрмен дип белмәдем.
Хыялландым, балаларым,
Сезнең өчен яшәргә
Кызларым сез, йолдызларым,
Бәхетем дип дәшәргә.
Ишекләрне ачып куеп
Гәүдәм кертеп салдыгыз
И кызларым, көтмәгәндә
Сез дә ятим калдыгыз
Мин исеңә төшкән саен
Әнкәй яшең коярсың
Ике балам – йөрәк парәм
Төсем итеп сөярсең.
Әнкәем һич теләмәдем
Сиңа хәсрәт салырга.
Язмышларым узалмадым,
Яшьләй кердем кабергә.
Әнкәемнең төштә күрдем
Кара күлмәк кигәнен
Үкенечле бала булып
Бу дөньяга килгәнмен.
Әни ашың пешеп чыкса,
Балаң саен бүләрсең .
Кабергәчә мине уйлап
Хәсрәтеңнен үләрсең.
Их дусларым гомерләрнең
Белегез кадерләрен.
Әнием, койган яшеңә
Өзелә бәгырьләрем.
Очрашырбыз дигән идек
Киләсе ел июньдә.
Сыйныфташлар, җыелышкач,
Искә алыгыз мине дә.
Авылдашлар сезнең өчен
Шатланып ком ташыдым,
Аяк астыгызда калды
Истәлеккә балчыгым.
Ник бардым шул су буена,
Сикердем Зәй суына.
Ник җибәрдең син, Люзиям,
Ник бормадың юлымнан.
Үпкәм дә юк, газапланма,
Тик ач, димә, күзеңне.
Юк, мәңгегә йомдым күзем
Көтмә соңгы сүземне.
Зәй сулары, нәрсә булды
Ник хыянәт иттегез
Мин бит сезне дустым иттем,
Сез гомерем кистегез
Сау булыгыз, туганнарым,
Семьям, әти-әнием.
Соңгы тапкыр мәңгелеккә
Ташлыйм туган өемне.

 

 
Сәет, сине тудырмады
Бу юлларның авторы
Биштән алып унга кадәр
Тик өйрәтте хак юлны.
Балам белән бер сыйныфта
Ун ел бергә булдыгыз
Һәрберегез балам булып
Йөрәгемнән уздыгыз.
Тәрбия кылган баласы
Мөгаллимгә бик якын.
Һәр уңышы зур куаныч,
Хәсрәте булса – ялкын.
Үсеп җиттең кеше булдың,
Шатланып бетә алмадым
Вафат хәбәрең ишеткәч
Йөрәгем ышанмады.
Бар эчемне чолган алды,
Хәсрәт – ялкын сөрене
Йөрәгемнән ташын әрнү
Бәет булып тезелде.

16 июнь 1998 ел

автор: Кадрия Гатина

Аңлатманы өстәү


Защитный код
Яңарту