Элвирага багышланган бәет

 

Биссмилләһи вә билләһи,

Җитте Корбан гаете.

Мин язармын – сез укырсыз,

Элвираның бәетен.

 

 

Ике меңдә дүртенче ел,

Декабрьнең,

Егерме тугызы, чәршәмбесендә,

Пермь каласы хастаханәсендә,

Җан тәслим кылды бер бәндә,

Егерме өч яшендә.

 

 

Үзенең булган хәлләрен,

Башыннан үткәннәрең.

Сөйләр ул сезгә бәетендә,

Фәрештәләр юлдаш булсын,

Караңгы каберендә

 

 

Березникидә туып үстем,

Көтеп алган кыз бала.

Мин булмасам минем өчен,

Сезгә бәетем кала.

 

 

Мин укыдым, кабатладым,

Әбием догаларын.

Чәршәмбе көн-тан аткачтан,

Чыкты тәнемнән җаным.

 

 

Фани дөньяда чагымда,

Авырлыклар күрмәдем.

Чәчәк аткан яшь чагымда,

Туктадым бит йөрәгем.

 

 

Әти мине назлый иде,

Матурым дия иде,

Бәхетле бул сөйкемлем дип,

Бүләкләр бирә иде.

 

 

Әнием дә кызчыгым дип,

Иркәләп үбә иде,

Бу дөньяда мин булмагач,

Ни хәл итәрләр инде. 

 

 

Икесе дә яраттылар,

Гөлләргә тиңләделәр.

Яннарында мин булмагач,

Еларлар, тилмерерләр. 

 

 

Өйдән чыгып киткән чакта,

Саубуллашып китмәдем.

Чәчәк аткан яшь чагымда,

Үләсемне белмәдем. 

 

 

Әти – әни кызым диеп,

Иркәләп назладылар.

Үлгән хәбәрем килгәчтән,

Анарын югалтырлар. 

 

 

Барлык халык күңел ача,

Яңа елны каршылап.

Мин вакытсыз гүргә кереп,

Салдым сезне кайгыга.

 

Ап-ак кәфеннәргә биләп,

Табутларга салдылар.

Бик-күп халык елый-елый,

Мине озатып калдылар. 

 

 

Яңа елны каршы алдым,

Мин караңгы гүрләрдә.

Әти-әни сезгә телим,

Кайгыларга түзәргә. 

 

 

Гаепләрем дә булгандыр,

Зинһар гаеп итмәгез.

Кайтыр җиргә китмәдем мин,

Кайтыр диеп көтмәгез. 

 

 

Каберемдә юлдаш булыр,

Өйрәнгән догаларым.

Яшьли үлгән бәндәләргә,

Оҗмахта диләр урын. 

 

 

Мәңгелектә юлдаш булыр,

Мин кылган догаларым.

Дога кылып искә алыгыз,

Сез мине туганнарым. 

 

 

Язлар җитәр-җирләр кибәр,

Каберемә килерсез.

Каберемне ямьләндереп,

Чәчкәләр үстерерсез. 

 

 

Соңгы юлымны ямьләндереп,

Ап-ак итеп кар яуды.

Күңелегезне юатырга,

Лилия апам калды. 

 

 

Каберлекләр бигрәк моңсу,

Кошлар сайрамый килеп.

Яшь чагымда гүргә кердем,

Әҗәлем иртә килеп. 

 

 

Пәнҗешәмбе була диләр,

Бу ел Корбан Гаетен.

Сагынганда сез укырсыз,

Элвираның бәетен. 

 

 

Үтәр айлар – үтәр еллар,

Каберем ялгыз калыр.

Үзем – йөзем онытылса,

Бәетем искә алыр.

 

21.01.2005 ел Җомга

автор: Рафагат хазрат Сафин

Аңлатманы өстәү


Защитный код
Яңарту