Табышмаклар

табышмаклар

Башлау төймәсенә басагыз

Табышмаклар - тылсымлы ашъяулык

Башы да тишек, Төбә дә тишек, Уртасында ут, Читендә су.
Самавыр
Өстәлемдә ак үгез, Маңгаенда бер мөгез.
Чәйнек
Читтән карасам - аклы, Татып карасам - татлы.
Кабыклап пешерелгән бәрәңге
Үзе түгәрәк, Урыны түрдәрәк, Эче тулы күзәнәк; Әчкелтем дә төчкелтем, Бар нәрсәдән дә кадерлерәк.
Икмәк
Өсте такта, асты такта, Уртасында майлы турта.
Ахактан, бохактан, Тар - авыздан, киң төптән, Эче өрелгән, Якасы бәрелгән, Сырлы кәпәчен кигән, Табын түренә үрелгән.
Минем ялгызымны ашамыйлар, Әмма миннән башка татарга аш булмый.
Токмач
Сары куйлар суга батты, Шешенде дә өскә калыкты.
Кызыл камыт эчендә Кыз ризыгы ятадыр.
Эче кызыл шикәрле, Тышы яшел бәрхетле.
Карбыз
Мине тотып ашамыйлар, Миннән башка туй да ясамыйлар.
Тоз
Ашка салсаң - тәм кертә, Борынга салсаң - төчкертә.
Борыч
Кар түгел - ак, Боз түгел - каты, Тоз түгел - эри.
Шикәр
Балаларга өчен табышмаклар