Рәссамнар
Шакир Мөхәммәтҗанов
Мөхәммәтҗанов Шакир Нигъмәт улы (01.01.1900, Җидесу (Семиречье) өлкәсенең Тукмак авылы (хәзерге вакытты Кыргызстанга керә) — 22.10.1972, Казан), график, китап бизүче, полиграфист. 1936 елдан ТАССРның Рәссамнар берлеге әгъзасы (аңа бу союзның беренче номерлы билеты бирелгән), ЛХРР (Революцион Россия рәссамнары ассоциациясе) әгъзасы.
1920-1924 елларда Ташкент университетының рабфакында укый, аннан соң Казан университетының медицина факультетында белем ала. 1925 елда Казан архитектура-сәнгагь мастерскойларына (1927 елдан башлап ул Казан сәнгагь һәм театр техникумы дип атала) күчә һәм аның графика бүлеген 1929да иң яхшы билгеләр белән тәмамлап чыга. 1931 елдан лаеклы ялга чыкканга кадәр (1960) Тагарстан китап нәшриятендә график бюро (сәнгать редакциясе) мөдире булып эшли. Казан графикларын һәм иллюстраторларын бердәм иҗади коллективка туплау буенча зур эш алып бара, аларның шактые китап бизәү сәнгатенең беренче дәресләрен нәкъ менә Мөхәммәтҗановтан ала. Китапларны сәнгатьчә бизәү белән актив шөгыльләнә, басма литография өлкәсендә дә үзен менә дигән оста һәм рационализатор итеп таныта. Нәшрият җитәкчеләре тарафыннан берничә тапкыр бүләкләнә.
Татарстан Рәссамнары берлеген төзүдә башлап йөрүчеләрнең берсе була. ТАССР РБ Советының Оештыру бюросы (1935), шулай ук РБ нең беренче идарәсе составына керә (1936-1938). Бөек Ватан сугышы елларында I Белоруссия фронтының 25нче аерым химзащита батальонында хезмәт итә (1943-1945), Польша һәм Германия җирендәге хәрби хәрәкәтләрдә катнаша, Берлинга барып җитә.
Күләм: 18 шт
Формат: JPG
Үлчәм: 2,03mb
татар рәссамнары
Гакыйль Сәгыйров
Гакыйль Шәрифулла улы Сәгыйров — күренекле татар шагыйре, рәссам.
Ул 1938 елның 16 февралендә туа.
Урын өстендә ятып, шигырь-хикәяләрен кешегә әйтеп торып кына яздыручы әдип, рәсемнәрен карандашын авызына кабып ясаучы рәссам.
Мин - татар! дип, Без - татар! дип,
күпләр йөри күкрәк бәреп.
Татарлыкны югалтмадык, -
үттек юлның иң хәтәрен!
Барып курсәң үз өенә,
үсеп килгән бәбкәләре
тәтелдиләр кяфер телдә,
такмаганнар гына тәре...
Шагыйрь 2009 елның 29 июлендә вафат була.
Күләм: 19 шт
Формат: JPG
Үлчәм: 2,79mb
татар рәссамнары
Дәүләткилдиев Касыйм
Дәүләткилдиев Сәлигаскәр улы Касыйм 11 апрель 1887, Күгел авылы, Уфа өязе, Уфа губернасының Новоселовский волосте, хәзерге Благовар районы дөньяга керә. Рәссам, график һәм живописец. Башкортстан сынлы сәнгатенең башлап җибәрүчеләрнең берсе. 1937 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы.
1914 елда Петербургтагы барон Штиглитсның Үзәк художество-кәсепче уку йортын тәмамлый (хәзерге В.И.Мухина исемендәге Югары художество-кәсепче уку йорты). 1914-16 елларда Петербург художество уку йортында укыта. 1916-17 елларда - Петербургның сәнгать академиясендә ирекле тыңлаучы. 1917 елдан башлап Уфада яши һәм иҗат итә.
19 гыйнвар 1947 елда вафат булган.
Күләм: 19 шт
Формат: JPG
Үлчәм: 1,20mb
татар рәссамнары
Харис Якупов
Күренекле рәссам Харис Габдрахман улы Якупов 1919 елның 23 декабрендә Казанда эшче гаиләсендә туа. Мәктәптә укыганда ук сынлы сәнгать студиясенә йөри, күргәзмәләрдә катнаша. «Яшь ленинчы» (хәзерге «Сабантуй») газетасында рәсемнәрен бастыра. 1939 елда Харис Якупов
Казан сәнгать училищесын тәмамлый. 1939-1945 елларда армия сафларында, Бөек Ватан сугышының башыннан ахырына кадәр фронтта алгы сызыкта, ут эчендә була. Харис Якупов Мәскәү янында, Курск дугасында, Украина, Польша, Чехословакияне азат итү сугышларында катнаша. Анда да рәсем ясаудан туктамый, фронт газеталары өчен сатирик рәсемнәр ясый, көндәлекләр алып бара. Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен орден-медальләр белән бүләкләнә.
Харис Якупов – танылган портрет остасы. Ул ясаган Г.Тукай, А.Пешков, Ш.Камал портретлары аеруча уңышлы дип табыла. «Г.Тукай крестьяннар арасында», «А.С.Пушкин Казан юлында», «А.М.Горький Марусовкада» (1946-1949) кебек картиналары тарихи темаларга багышлана. Харис Якупов – пейзажчы да. Ул «Иделдә эссе көн», «Казанкада су ташу», «Кабан күле», «Иделдә яз», «Зур Идел» кебек зур полотнолар иҗат итә.
Күләм: 19 шт
Формат: JPG
Үлчәм: 2,34mb
татар рәссамнары
Саляхов Рабис
Күләм: 28 шт
Формат: JPG
Үлчәм: 3,93mb