Рәссамнар
Зиганшина Мәдинә
Зиганшина Мәдинә Айрат кызы
Зиганшина Мәдинә Казан шәһәрендә туган. Казан Сынлы Сәнгать Училищесына бетергәч, Санкт-Петербург Рәсем Академияна укырга керә. Хәзер дә анда тора.
Рәссамнар Татарстан Республикасы, Русия, Америка, Франция, Италия, Голландия, АКШ, Шведция шәхси коллекцияләрдә саклана.
Күләм: 28 шт
Формат: JPG
Үлчәм: 3,46mb
татар рәссамнары
Әхмәров Чыңгыз
Чыңгыз Габдрахман улы Әхмәров – рәссам, график, педагог, сәнгать фәннәре кандидаты, профессор, Үзбәкстанның һәм Татарстанның халык рәссамы.
Чыңгыз Әхмәров 1912 елның 12 маенда Ырынбур губернасының Троицк шәһәрендә туа. Шәһәрдәге мәктәпне тәмамлагач, Чыңгыз 1927-1930 елларда Пермь сәнгать техникумында укый. 1930-1935 елларда Чыңгыз Әхмәров Сәмәрканд шәһәрендә яши. 1935 елда ул В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтына укырга керә, сугыш башлану сәбәпле, аны 1942 елда Сәмәркандта тәмамлый.
Чыңгыз Әхмәров 1955-56 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры фойесын һәм диварларын (“Бию”, “Музыка”, “Сәнгать” композицияләре), 1957 елда Казан елга порты фасадын мозаикалар белән бизи. «Татар хатыны» (1968), «Йосыф һәм Зөләйха» (1975) картиналарын яза. 1980 елларда рәссам татар тарихы һәм мәдәнияте темасына әйләнеп кайта. Шушы елларны Чыңгыз Әхмәров «Мәрҗани Үзәк Азияд»ә, «Сөембикә Үтәмеш Гәрәй белән», «Габдулла Тукай», «Тормыш», «Татар кызы», «Татар биюе» дигән хезмәтләрен иҗат итә.
Чыңгыз Әхмәров – Үзбәкстанда монументаль сәнгатькә нигез салучы. Ул 1944-47 елларда, архитектура академигы А.В.Щусев белән берлектә, А.Нәваи исемендәге Ташкент опера һәм балет театры диварларын бизи; 1953тә Мәскәү метросының «Киевская-боҗралы» станциясе өчен мозаика паннолары һәм фрескалар эшләүдә катнаша. Рәссам Ташкент, Бохара, Сәмәрканд шәһәрләрендәге байтак биналарга ямь өстәп торган монументаль хезмәтләре белән дә яхшы мәгълүм.
Чыңгыз Әхмәров 1995 елның 13 мартында Ташкент шәһәрендә вафат була.
Күләм: 31 шт
Формат: JPG
Үлчәм: 2,28mb
татар рәссамнары
Айрат Хәмидуллин
Айрат Габдулла улы Хәмидуллин — күренекле педагог, пост-импрессионизм стиленда иҗат итүче танылган рәссам.
Айрат Хәмидуллин 1956 елның 20 гыйнварында Казан шәһәрендә туган. Кечкенә чактан ук рәсем ясарга яраткан. Рәсем мәктәбен бетергәч, Казан Сынлы Сәнгать Училищесына укырга керә. Училищены кызыл диплом белән бетергәннән соң, Суриков исемендәге Мәскәү Дәүләт Академия Рәсем Институтына укырга керә. Уку вакытында музейларда пост-импрессионист эшләреннән күп копияләр ясый. Шушы стиль белән мавыгып китә.
Рәссамның иҗатында табигать күренешләре, натюрмортлар һәм башка жанр композицияләре чагылыш таба. Аның «Иске Казан урамнары» сериясе күргәзмәгә килүчеләрне аеруча сокландыра.
1986 елдан башлап Казан Сынлы Сәнгать Училищесында укыта.
Рәссам Айрат Хәмидуллин 1996 елдан бирле Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, 2002 елда исә Русия Рәссамнар берлегенә кабул ителә. Аның рәсемнәре Татарстан Республикасы, Русия, Америка, Алмания, Франция музейларында һәм шәхси коллекцияләрдә саклана.
Күләм: 55 шт
Формат: JPG
Үлчәм: 6,81mb
татар рәссамнары
Абрек Абзгильдин
Рәсемгә бас ↑
Абрек Әмир улы Абзгильдин 01.03.1937 туа
Татарстан Республикасының халык рәссамы (1995), Россия сәнгать Академиясенең әгъза-мөхбире, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе (1997), Россиянең атказанган рәссамы (2002), Россия сәнгать Академиясенең көмеш медале белән бүләкләнә (2003). Альбомда рәсем сәнгате, графика, декоратив-гамәли сәнгать кебек төрле җанрга караган әсерләр урын алган.
А.Абзгильдин Татарстанның монументаль сынлы сәнгать осталарыннан да санала. Аның мозаикалары, стена рәсемнәре, керамикадан эшләнгән монументаль-декоратив композицияләре Казан, Лениногорск, Бөгелмә, Чаллы, Салават шәһәрләренең биналарын бизәп тора.
Күләм: 41 шт
Формат: JPG
Үлчәм: 5,41mb
татар рәссамнары
Лотфулла Фәттахов
Лотфулла Әбделмән улы Фәттахов 1918 елның 27 сентябрендә Түбән Новгород өлкәсенең Сергач районы Анда авылында туа. Татар рәссамы, Русиянең һәм Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, СССРның Дәүләт, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премияләре лауреаты.
Казан художество училищесын тәмамлый. Бөек Ватан сугышында катнаша. 1946 елдан Татарстан художество фондында эшли. 1960-1968 елларда РСФСР Рәссамнар берлеге идарәсе әгъзасы һәм аның сәркатибе була.
1981 елда вафат була.
Күләм: 10 шт
Формат: JPG
Үлчәм: 0,901mb