Рәссамнар

Нәҗип Нәккаш

previous arrow
next arrow
Slider

Рәсемгә бас

Исмагилов (Нәккаш) Нәҗип Фәйзрахман улы
 
1948 елда Татарстан республикасының Усали авылда туа.
Нәҗип Нәккаш Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, рәссамнар берлеге әгъзасы .
Нәҗип Нәккаш - меңнән артык туграның авторы, шуларның 400дән артыгы пыялада ясалган. Рәссам «Алмаз холдинг» зәркән ширкәте белән хезмәттәшлектә алтын-көмештән ясала торган бизәнү әйберләренә гарәби язу эскизлары эшли, татарча бизәк-орнаментлар иҗат итә.
Хәзер Казанда эшли һәм яши.

Күләм: 22 шт

Формат: JPG

Үлчәм: 2,3mb

download

татар рәссамнары

Илдар Ханов

previous arrow
next arrow
Slider

Рәсемгә бас

Илдар Мәнсәви улы Ханов
 
Ильдар Ханов 1940 нчы елда Татарстан республикасының Иске Аракчино бистәсендә туган.  
Илдар Ханов 1960 нчы елда Казан сәнгать училищесен тәмамлаган, Мәскәүдә В.Суриков исемендәге сәнгать институтына укырга кергән.
Сугышка каршы эчтәлектәге әсәрләр, галәмне яулау турында һәм башка бөек вакыйгаларга багышланган 150 рәсем ясаган Илдар институт тәмамлагач та (1968), СССР рәссамнар берлегенә кабул ителгән.
1994 нче елда “Барлык диннәр гыйбадәтханәсе” төзи башлаган. 
И.М.Ханов күпкырлы иҗади шәхес иде. 40 ел дәвамында ул 70тән артык скульптура һәм монумент-декорация әсәрләре, йөзләп картина ясаган. Бүген аның иң яхшы эшләре Россия музейларын, шулай ук Татарстанның күп шәһәрләренең урамнарын һәм мәйданнарын бизи.
Казанга поезд белән кереп барганда, уң якта Идел елгасы фонында сары-кызыл-яшел төстәге гөмбәзләр ялтырап кала. Алар һәркемне гаҗәпләндерә. Бу – Илдар Ханов соңгы еллар эчендә төзегән "Галәм гыйбадәтханәсе"
Ул 9 нчы февральда 73 нче яшендә вафат булды. Илдар Ханов Арча кыры зиратына җирләнде.

Күләм: 10 шт

Формат: JPG

Үлчәм: 0,65mb

download

татар рәссамнары

Латыйф Хәмит

previous arrow
next arrow
Slider

Рәсемгә бас

Рәссам урманы

Тонык урман сурәте,
Гүя әкият сүрәсе.
Эчләренә кереп китсәң,
Урман кызын күрәсе.

Латыйф (Латыйпов) Хәмит Нәҗип улы

Рәссам-шагыйрь, агачтан уеп эшләүче, график, сыннар ясаучы һәм җитен тукымага майлы буяулар белән рәсем төшерү остасы. 1998 елдан Русиянең Рәссамнар берлеге. 2002 елдан Татарстанның Язучылар берлеге әгъзасы.
Хәмит Латыйф 1949 елның 5 мартында Пермь өлкәсе, хәзерге Губака шәһәрендә туган. Шул ук елны аларның гаиләсе Башкортстанның Илеш районы Бүләр авылына кайта. Хәмиткә 7 ай вакытта әнисе дөнья куя, 13 яшькә җиткәндә ул әтисен дә югалта.
1964 елда Башкортстанның Илеш районы Тыпый авылында сигезьеллык татар мәктәбен тәмамлый һәм Уфа музыка-педагогия училищесына укырга керә. Шул елларда шигырьләр яза башлый.
1972-1973 елларда Мәскәү янындагы Загорск районының Богородск авылында агачтан уеп эшләүнең махсус алымнарын үзләштерә.
1974-1978 елларда Уфа сәнгать училищесында укып, художник (мастер-кисүче) дипломы ала һәм Татарстандагы Яр Чаллы шәһәренең художество фондында эшли, балалар бакчаларын, җәмәгать оешмалары биналарын бизәү белән шөгыльләнә.
1983 елда Туймазы шәһәренә күчеп кайта һәм 1990 елга кадәр «Туймазы фарфоры» заводыңда рәссам-бизәүче булып эшли, Декор һәм шелкография техникасын кулланып, сувенирлар ясый. Шулай ук Туймазының «Медицина пыяласы» заводында төрле сувенирлар, вазалар ясау өчен формалар уйлап чыгара, киндердә 50гә якын рәсем-картинасын эшли. Шул ук вакытта шигырьләр язуын да дәвам итә. Алар Татарстан һәм Башкортстан гәзит-журналларында еш басыла.
1997 елда Туймазы шәһәрендә үзе ясаган рәсемнәр белән бизәлгән «Җир һәм күк» исемле китабы басылып чыга.
Xәмит Латыйф үзенең осталыгын камилләштереп кенә калмый, шушы сәнгать төрен пропагандалауда актив адымнар ясый. Аның инициативасы белән 1999 елда Туймазы шәһәренең 49 нчы номерлы училищесында «Агачтан уеп эшләү остасы» бүлеге ачыла, һәм үзе шунда укытучы булып эшли.
2000 елның май аеннан 2002 елның мартына кадәр Казан шәһәренең «Туран» оешмасында эшли. Төрле сувенирлар, җиһазларны уеп бизәкләп эшкәртү белән шөгыльләнә. 2002-2003 елларда Саба районы Шәмәрдән бистәсенең музыка-рәсем сәнгате мәктәбендә рәсем укытучысы булып эшли.
Хәзерге вакытта рәссам-шагыйрь Хәмит Латыйф Башкортстанның Туймазы шәһәрендә яши һәм иҗат итә.

 

Күләм: 34 шт

Формат: JPG

Үлчәм: 3,1mb

download

татар рәссамнары

Әнвәр Сәйфетдинов

previous arrow
next arrow
Slider

Рәсемгә бас

Әнвәр Камил улы Сәйфетдинов

Рәссам Әнвәр Камил улы Сәйфетдинов
1963 елның 15 июньдә Казан шәһәрендә туа.
Фешин исемендәге Казан сәнгать училище һәм В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институты тәмамлады.
Хәзер Казанда эшли.

 

Күләм: 38 шт

Формат: JPG

Үлчәм: 19,2mb

download

татар рәссамнары

Рифкать Вахитов

previous arrow
next arrow
Slider

Рәсемгә бас

Рифкать Мөхәммәт улы Вахитов

1938 елның 26 февральдә Удмуртия Республикасының Ижевск шәһәрендә туа.
Рифкат Вахитов Татарстанның әйдәп баручы рәссамнарыннан санала. 1965 елда Харьковның сәнгать институтын тәмамлый. 1972 елдан СССР Рәссамнар берлеге әгъзасы итеп сайлана. 2005 елда аңа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, ә 2013 - Татарстанның халык рәссамы дигән мактаулы исем бирелде.
Рифкат Вахитов – үзенең натюрморт һәм пейзажлары белән танылу алган рәссам. Рәссам монументаль сынлы сәнгатьнең төрле техникалары белән виртуоз рәвештә идарә итә ала. Аерым алганда, Казан метрополитенының “Тукай” тукталышында мозаик панно иҗат иткән. Үз осталыгын һәм тәҗрибәсен Рифкат ага яшьләргә дә бирергә тырыша. Ул Казан федераль университеты доценты. Аның эшләре Татарстан, Россия һәм чит илләрнең шәхси коллекцияләрендә, музейларында саклана.

 

Күләм: 19 шт

Формат: JPG

Үлчәм: 4,9mb

download

татар рәссамнары