Милли орнамент

previous arrow
next arrow
Slider

Күп төсле бизәкле тукымалар һәм тамбурлы чигү сәнгате киң кулланылыш алган. Хатын-кызларның оста кулларындагы энә көнкүреш әйберләре (сөлге, челтәр, кульяулык һ.б.) һәм гыйбадәт кылу кирәк-яракларында (намазлыклар, Коръән өчен тышлыклар) төрле бизәкләр тудырган.
Безнең бабаларыбыз шартлы билгеләрдән, символлардан гади бизәкләр ясаганнар. Горизонталь, туры сызыклар белән - җир өслеген, дулкын белән суны билгеләгәннәр. Түгәрәк, квадрат, ромб фигуралары белән кояш, ай сурәтләнгән. Күп төрле бизәкләр белән чигелгән әйберләр саклау бөтиләре булып саналган.
Нәкышләрдә чагылган роза чәчәге матурлык һәм мәхәббәт билгесе булган. Артыш, гөлҗимеш, миләш - бәхет китерүче үсемлекләр. Бүгенге көндә дә аларның чәчәк-яфракларын, ботакларын талисман итеп кулланалар. Күптаҗлы булгангадыр инде, кашкарыйлар азын гомер символы итеп санала. Язның беренче чәчәкләреннән булган һәм бизәкләрдә еш кулланыла торган лалә чәчәге үзгереш, яңарышны аңлата. Урталай бүленгән гранат җимешен сурәтләү уңдырышлылыкны, байлыкны белдерә. Идел буе болгарларыннан ук килә торган, башка халыкларда да популяр булган чәчәк бәйләме темасы яшәү чыганагы символы булып тора. Кошлар яисә кош каурые мотивлары, сары төс белән беррәттән, бар төрки халыкларда да кояш, яктылык символы булып кабул ителгән. Ак төс сафлык, пакълек билгесе дип санала. Күргәнебезчә, чигү җирлегенең төсе дә ниндидер мәгънә белдерә, бизәкне бербөтен итеп, җыеп, тулыландырып тора.

Татар орнаментларын җыентыгы

Күләм: 37 шт.

Формат: JPG

Үлчәм: 5,28 Mb

download

Тагын кара: Милли орнамент буяулышлар