Рәнҗисеңдер, туган телем

И туган тел,
Татар телем,
Рәнҗисеңдер бүген
Күреп күп золым

Рәнҗисеңдер күреп
Күпләр синнән
Ваз кичкәнне.
Читләр телен
Үз иткәнне.
Авыртадыр синең җаның
Бозып сөйләгәндә
Һәр хәреф – авазың.
Ничек аңламак кирәк
Тукай телен
Ярты тел белән?
Синең белән горурланып
Хөрмәт иткән дә
Күп әле, беләм.
Халкым минем,
Туган телең –
Иң матур тел.
Милли көең –
Иң моңлы көй.
Бизи сине
Иң зыялы милли кием.
Иң ләззәтле
Милли ризык синдә генә
И татарым,
Башың имә,
Өскә күтәрел,
Бетәм димә.

автор: Кадрия Гатина

Аңлатманы өстәү


Защитный код
Яңарту