Ямьле сабан туйлары!

Сәлам сезгә диндәшләрем,
Улларым вә кызларым.
Бисмилла әйтеп – дога кылып,
 
Ямьләндереп идел буйларын,
Килеп җитте сабан туйлары.
Яңгыратып шәһәр аланын,
Таралалар тальян моңнары.
 
Татарстан буйлап оча,
Гармунның тавышлары.
Башланды яшел мәйданда,
Гармунчы ярышлары.
 
Син дә кушыл, җырлап җибәр,
Бергә җырлыйк әйдә әле.
Бу бит безнең бәйрәмебез,
Татар халкы бәйрәме.
 
Әйдә улым бер биеп ал,
Җилфердәтеп җилләрне.
Парлап мәйданга чыгыгыз,
Чакырып киленнәрне.
 
Әнә анда көрәш бара,
Билләрендә сөлгеләр.
Берсен-берсе җиңә алмый,
Икеседә көчлеләр.
 
Бик биек баганага,
Менеп бара бер сабый,
Алла сакласын үзеңне,
Егыла күрмә тагын.
 
Матур кызлар йөгерәләр,
Чиләкләргә су салып.
Бигрәк уңган кызлар икән,
Су түгелми чайкалып.
 
Берсе уйлап тапкан аны,
Көлке итеп халыкка.
Икенчесе акча эзли,
Битен тагып катыкка.
 
Берәү тагын таяк тотып,
Чүлмәк ватып маташа.
Чүлмәк диеп читкә суга,
Менә сиңа тамаша.
 
Сабыйлар да катнашалар,
Күз бәйләп бүләк кисә
Шатлыгына бүләк ала,
Кайчысы җепкә тисә.
 
Әле һаман көрәш бара,
Дерелдәп китте тугай.
Көрәшчеләр җирдә ята,
Берсе җиңелде бугай.
 
Яшь кызлардан калышмыйлар,
Чыгып җырлый әбиләр.
Бу бит милли бәйрәмебез,
Күңелле булсын диләр.
 
Рәхмәт сезгә чал әбиләр,
Бигрәк дөрес әйтәсез.
Бергәләшеп, туганнарча,
Бәйрәм итик әйдәгез.

 

24 июнь 2001ел.

автор: Рафагат хазрат Сафин

Аңлатманы өстәү


Защитный код
Яңарту