Һәр эшкә изге дога

Бисмилләһир-рахманир-рахим дип,

Бөтен гамәл башлана.

Таш атып куылган шайтаннан,

Сыенам мин Аллага.

 

Бисмилла ул бар эшне дә,

Башлаучы дога була.

Бисмилла әйтеп башлаган эш,

Һәрчак уңышлы була.

 

Бисмилла әйтеп иртә торсаң,

Уңар бөтен эшләрең.

Бисмилла әйтеп ятар булсаң

Матур булыр төшләрең.

 

Мөселманның таныклыгы

Лә иләһә иллә Аллаһ.

Татарча итеп әйткәндә,

Бар, ул Бер, Кадир Аллаһ.

 

Лә иләһә иллә Аллаһ дип,

Кабатла армый-талмый,

Лә иләһә иллә Аллаһны әйткән бәндә.

Оҗмахка керми калмый.

 

Лә иләһә иллә Аллаһ дип,

Кабатлар мөселман кеше;

Аллаһ аңар ярдәм итәр,

Уңышлы булыр эше.

 

Лә иләһә иллә Аллаһе,

Лә иләһә иллә Аллаһ;

Мөселманга ярдәм итә,

Иманлы итә Аллаһ.

 

Аллаһу Әкбәр! Аллаһ Бөек!

Бар, Бер, Кадир Алла.

Бул мөселман, укы намаз –

Имансыз булып калма!

 

Аллаһу Әкбәр! Аллаһу Әкбәр!

Лә иләһә иллә Аллаһ;

Мөселманның һәр гамәлен,

Күрә, ишетә Аллаһ.

 

 

Березники шәһәре. 1998 ел

автор: Рафагат хазрат Сафин

Аңлатманы өстәү


Защитный код
Яңарту