Мөселманның биш шарты!

Таш атып куелган шайтаннан,
Аллаһка сыенам мин.
Рахман-Рәхим булган Аллаһның.
Исеме белән башлыйм.
Әшһәдү ән лә иләһә илләллаһ дип,
Мөселман таныклык итә.
Мөхаммәде рәсулуллаһ дип,
Пәйгамбәрне үз итә.
Һәр көн биш намаз уку,
Мөселманның төп шарты.
Аллаһе Тәгалә безгә,
Фарыз итте бит аны.
Рамазанда ураза тоту,
Өченче фарыз безгә.
Ашау-эчүдән, гайбәт сүздән,
Киртә куя ул безгә.
Байларга да әмере бар,
Вә Аллаһның фарызы.
Байлыгыңнан өлеш чыгар,
Сөендер син ярлыны.
Хаҗга барып савап ала,
Бишенче шартын үти.
Хәрәм малдан барыр булса,
Гөнаһка-гөнаһ өсти.
Тырыш, онытма үтәргә,
Язып үткән биш шартны,
Ал тәһарәт, укы намаз.
Син бит мөселман халкы.
 
 
Шигъри вәгазем ошаса,
Язармын тагын-тагын.
Өйрән сүрә – укы намаз,
Үтә мөселман шартын.

 

26.01.2000 ел

автор: Рафагат хазрат Сафин

Аңлатманы өстәү


Защитный код
Яңарту