Көне буе бүген сине көттем

(туганыма ике шигырь)

Көне буе бүген сине көттем.
Күңелемә шулай тоелды.
Син килер диеп, никтер кат-кат
Идән-өстәлләрем җыелды.

Көне буе никтер сине көттем
Дөрес тоемлаумы нәрсәдер
"Хәлең ничек? Килә алмыйм шул" дип
Әллә әбзи гүрдән дәшәме?

Беләм, син дә аны бик тә юксынасың,
Яныма киләсең һәрдаим,
Ул тар йорттан кайту юк шул инде
Аралар булса да бер адым

Көне буе бүген сине көттем
Никтер, белмим, күңелем кушкандыр
Күңелем дә юкка алгасыймы,
Бәлки сагыш кына булгандыр

2012 ел 6 авг.

автор: Кадрия Гатина

Аңлатманы өстәү


Защитный код
Яңарту