Әллә инде

Күзем ачсам, күңел сине көтә.

Таңнан кача татлы йокым да.

Синең шәүләң эчәсе чәшкәмдә,

Синнән башка үтми йотым да.

 

Үзең юк шул, шәүләң генә йөри,

Күз алдымнан китми, сагалап,

Әллә инде ятка китмәс диеп,

Үз-үземне йөрим алдалап.

автор: Кадрия Гатина

Аңлатманы өстәү


Защитный код
Яңарту