Рәхим итегез Минем Йортка!
Сүз тотмас
Борын-борын заманда булган икән, ди, бер карт. Бу картның өч улы булган. Бер заманны бу карт үзенең улларын чакырып алган да, картлысына утыртып, иң элек өлкән улыннан сораган:
– Улым, сиңа өйләнергә вакыт инде, кем кызын аласың, – дигән.
– Менә шушы каршыбыздагы капка кызын алмакчы булам, – ди улы.
Ярар хәзер икенчесеннән сорый. Уртанчы улы:
– Мин дә берәр бай кызына өйләнмәкче булам, – ди. Инде хәзер өченче улыннан сорый. Ул да абыйлары кебек үк: «Мин дә өйләнергә телим», – ди. Карт әйтә:
– Өчегезне дә берьюлы өйләндерергә хәлемнән килмәс, элек абыегыз өйләнсен, – ди.
Уллары моңа риза булмыйлар. Өчесе дә бер авыздан «барыбыз да бер көнне өйләнәбез» диләр. Карт бик аптырашта кала. Шуннан соң уйлап-уйлап тора да:
– Менә нәрсә, оланнар, ди, мин сезнең өчегезгә дә берәр йомгак бирәм ди, шул йомгакның очын үзегездә калдырып, йомгагын тәгәрәтеп җибәрегез дә шуның артыннан барыгыз. Йомгагыгыз кем өенә барып керсә, шуның кызын алырбыз, – ди.
Оланнары да риза булалар. Ярар, иртә белән торалар, ашый-лар-эчәләр дә өчесенә өч йомгак алып чыгып китәләр. Кырга чыгып йомгакларын өчесе өч якка тәгәрәтеп җибәрәләр.
Олы абыйларының йомгагы тәгәрәп бара-бара да барып туктый, ди, бер бай капкасына. Моның йомгагын күреп халык җыела башлый. Егет җыелган халыкка «менә шулай-шулай» дип сөйләп бирде, ди.
Уртанчы улының йомгагы тәгәрәп бара да, барып туктый икенче бер байның капка төбенә. Ул да үзенә язган кызны күреп кайтты, ди.
Хәзер килик өченче улына. Өйдән чыгып йомгагын тәгәрәтеп җибәрү белән, моның йомгагы тәгәрәп китә, ди, урман ягына. Йомгак артыннан йөгереп бара торгач, бу егет барып керә, ди кап-караңгы урман эченә. Урман юлы тарайган-нан-тарая бара, ди. Шул юл белән бара торгач, барып җитә, ди,
бу бер кечкенә генә землянкага. Землянкага барып керсә, идән уртасында басып тора, ди, бер аксак бака. Бу егет «минем бәхе – . тем шуннан икән» дип, бик күңелсез генә башын түбән иеп, өенә кайтып китә. Өйгә кайткач, булган хәлне әтисенә сөйләп бирә. Әтисе улын тынычландырып: «Бер дә кайгырма улым, аның берәр хикмәте бардыр», – ди.
Ярар. Берникадәр вакыттан соң боларның әтиләре кызлар йортына башкодалар җибәрә. Кече улы нишләсен, үзе китә инде теге аксак бака торган землянкага. Барып керә бу әлеге землянкага. Землянкада бер кеше дә юк. Бер өстәл дә аның янында бер карават тора. Өстәл өстендә дөньяда булмаган аш-су дисеңме, закуска дисеңме, ни кирәк, бар да бар, өстәл сынарлык. Егет бу хәлне күреп аптырап, шаккатып карап торганда, каяндыр әлеге аксак бака килеп чыга. «Егет, син аша-эч, ди, болар барысы да синең өчен әзерләнгәннәр», – ди. Шулай дигәч, егет тарсынып кына ашый-эчә. Ашагач йокысы килеп китә дә караватка барып ята. Йокыдан уянып күзен ачып бакса, каршы-сында йөзек аша үтәрлек бик матур бер кыз басып тора, ди. Кыз: «Егет, син бик озак йокладың, торырга вакыт» – ди. Егет урыныннан торып, битен-кулын юа, су да әзер, чиккән сөлге дә бар. «Егет, – ди кыз, – синең ашыйсың килә торгандыр, ди, бергә утырып ашап алыйк», – ди. Өстәл тулы төрле ризык, җаның нәрсә тели – бар да бар. Аш вакытында кыз моннан барысын сораша. Егет абыйларының кем кызларын алуларын, үз йомгагының шушы землянкага килеп керүе турында берәм-берәм сөйләп бирә. Егет әйтә:
– Теге кызларга әти башкода җибәрде, ә синең яныңа мин үзем килдем, ди. Мин землянкага килеп кергәндә беркем дә юк иде. Бераздан бер аксак бака килеп чыкты да: «Ашыйсың киләдер, аша, бу өстәл синең өчен хәзерләнгән», – диде. Ашап-эчкәч мин йокыга киттем. Йокыдан уянганда инде син басып тора идең, – ди.
Кыз әйтә:
– Инде син минеке, мин синеке, – ди.
Шуннан соң болар берничә көн бергә торалар. Беркөнне кыз: «Әйдә, ди, илеңне күреп кайтыйк», – ди. Егет тә риза булып, җыенып юлга чыгып китәләр. Егетнең иленә кайтып җиткәндә абыйларының туйларын уйнап яталар икән, ди. Абыйларының хатыннарын да алып кайтканнар икән.
Егет үзенең хатыны белән әтиләренең өенә барып керә: кыз шулкадәр чибәр – җыелган халык моны күреп шакката. Ә абыйларының хатыннары зур бай кызлары булсалар да, моның кебек матур түгелләр икән, ди.
Ярар. Олы абыйларының туеннан калган калдык-постык белән боларның да туйларын уйныйлар. Туйдан соң берничә көн үтү белән әтиләре әйтә: «Ну, улларым, ди, без барыбыз да бергә тора алмыйбыз, аерылышырга кирәк, нәрсә бар, шуны бүлегез», – ди. Кече уллары хатыны белән әтиләре каршысына барып: «Безгә бернәрсә дә кирәкми, без үз көнебезне үзебез күрербез», – дип, чыгып китәләр. Болар, авылның бер читенә барып, үзләренә йорт салырга урын карыйлар. Хатыны әйтә: «Син борчылма, багып кына тор, мин үзем һәммәсен эшләрмен», – ди. Шулай дип әйтүе була, бер кырыйгарак тайпыла да, хатын тагын аксак бакага әверелә, Егет бу хәлне күреп кайгыга төшә, ди, «хатынсыз калуым шушыдыр инде» дип. Егет күпмедер вакыт йоклаганнан соң уянып китсә, менә дигән пружиналы караватта ята икән, ди. Ызба эче төрле җиһаз белән тулган, шәһәрдә дә булмас, ди, мондый яхшы йорт-җир. Иртә торуга буш урында күтәрелгән ызбаны күреп халык шаккатты, ди: «Кем куйган да, кем куйган бу ызбаны?» – дип сорашалар, ди.
Ярар. Хәзер егет, хатыны белән сөйләшеп, атасына хәбәр итә, бөтен кардәш-ыруын кунакка чакырырга булды инде бу.
Болар кунакларны каршы алырга хәзерләнеп йөргәндә, егет сорый хатыныннан:
– Син, ди, ничек бол ай итеп эшли аласың? – ди. Хатыны әйтә:
– Мин бит бака түгел, кеше, ди, кирәк вакытта гына бака тиресен ябынам, ди. Әгәр дә инде ул бака тиресе югалса, мин дә югалам, ди, шуның өчен минем бака тиресен кешегә күрсәтергә ярамый, – ди.
Хатын үзе бик уңган була, бөтен эшне эшли белә. Ярар. Иртәгесен кунаклар киләләр. Бол арның тормышын күреп кунаклар да шаккаталар. Агалары энеләреннән:
– Кара әле, энекәш, синең хатының бу эшләрне ничек эшли алды соң? – дип сорыйлар икән.
Егет мактанып:
– Менә аның нәрсәсе бар, шушы нәрсәсен кисә, бөтен эшне эшли ала ул, – ди.
Олы агаларының хатыны боларның сөйләшкәннәрен тыңлап торган икән, ди. Хатын теге бака тиресен ала да янып торган мичкә ыргыта. Мичкә ыргытуы була, бөтен ызба янып, көле күккә оча, берни калмый, кешеләр чирәмгә утырышып калалар, ди. Шул арада кунаклар таралышып бетәләр, егет берүзе кала, ди.
Бер ялгызы калгач, егет уйлап-уйлап тора да тагын әлеге урманга китә. Барып җитә урманга, землянкага керә, беркем юк. «Кем булса да керер әле», – дип утыра торгач, ап-ак сакаллы бер бабай килеп керә, ди. Бабай егеттән сорый:
– Син кем буласың, каян килдең, монда нишләп йөрисең? – ди.
Егет үзенең башыннан үткәннәрне сөйләп бирә. Бабай әйтә:
– Әй, егет, ди, син кызны ала белдең, тота белмәдең, ди, хәзер таба алмассың инде ул кызны, – ди.
Карттан шундый сүзләрне ишеткәч, егет еларга ук тотына.
– Елама, егет, елап файда юк, – ди карт. – Кулга эләккән бәхетне саклый белергә кирәк аны, ди, ә син саклый белмәдең, ди. Шулай булса да мин сиңа яңадан кызны ничек эзләргә икәнен өйрәтәм, ди. Фәлән җирдә бер тимерче булыр, ди. Шунда барып биш бармак калынлыгындагы тимер таяк эшләт, итек асларына биш бармак калынлыгында тимер койдыр, менә шулар энә калынлыгы калганчы йөрерсең, эзләрсең, шуннан соң гына син үзеңнең хатыныңны табарсың, – ди.
Картка рәхмәтләр әйтеп чыгып китә дә егет, башта тимерчене барып таба. Биш бармак калынлыгында тимер таяк эшләтеп, тимер табанлы итекләр хәзерләтеп ала. Шулай итеп, бу юлга чыгып китә. Үтмәгән урманы, тау тишекләре калмый, ди, моның, йөри торгач ничәмә-ничә айлар, күп еллар үтә, ди. Йөри-йөри таягы да нечкәрә, итек аслары да энә калынлыгы гына булып кала. Бик озак йөри торгач, калын бер урманга барып керә. Шунда моңа әлеге бабай очрый. Бабай әйтә: «Бераз бара төш әле, ди, урман эченәрәк кергәч бер землянка булыр, ди, шул землянкада бер үлгән кеше ятыр. Син аның битен ачып карама. Кер дә, иң элек, өстәлгә куйган азыкларны аша. Аннан соң анда булыр төрле музыка кораллары, син шуларны алып уйнап бак, ди. Аннан соң нишләргә кирәген үзең белерсең», – ди дә бу карт үз юлына китә.
Егет карт күрсәткән якка китә. Барып керә урманга. Озак та бармый, бер землянкага барып җитә. Землянкага барып керсә, йөз яшьләрдә булыр, бер карчык ята, үзе бик бетеренгән. Егет землянкага кергәч бераз ял итә, ашый-эчә дә башта стенада эленеп торган бер балалайка сыман әйберне алып уйнап карый, бераз җырлап та ала. Аннан гитара сыманны алып уйный. Соңыннан, гармунны алып уйный-уйный җырлый төште. Гармунны уйната торгач, әбинең чырае үзгәрә төште, авызын-ирен-нәрен селкетә башлады. Гармунны катырак уйнатып, кычкырыбрак җырлаган саен, теге әбинең чырае ачыла бара, ди.
Шулай озак кына уйнагач, әбинең чыраена караса, бу үзенең хатыны икән, ди. Хатын урыныннан күтәрелде дә, ди:
– Бар көчеңә уйна, җырла, мин чын кеше сыйфатына керим инде, – дип әйтте, ди.
Егет әйтә:
– Синең алда минем гаебем зур булды инде, ди. Киңәшеңне, сүзеңне тыңламадым, ди. Мин бит синең турыда агама гына әйткән идем, – ди.
– Безгә хәзер бернинди дә ызба кирәкми, шушында гына яшик, – ди хатыны. – Ну, ди, моннан соң да телеңә хуҗа була алмасаң, без бүтән кавыша алмабыз. Син инде минем турыда беркемгә дә сөйләмә, – ди. Егет, бик риза булып, хатыны турында беркемгә дә сөйләмәскә була инде.
Берничә еллар үткәч, болар әти-әниләре янына барырга, аларның хәлен белергә уйлыйлар, ди. Ә алар улларын дөньяда бар дип тә белмиләр бит инде.
Озак уйлый торгач, болар хәзерләнеп юлга чыгып китәләр, ди. Әти-әниләре торган җиргә барып җитсәләр, үлем түшәгенә ятканнар, бик картайганнар. Озак та үтми картлар үлеп китәләр. Картлар үлгәч, кече киленнәре иренә: «Телеңә хуҗа бул, кара аны, саклан!», – дип өйләренә кайтып китә, ә егет: «Мин бераз кунак булам әле», – дип, абыйлары янында кала. Хатыны кайтып китү белән бу эчәргә тотына. Эчкән кеше үзенең теленә хуҗа була алмый бит инде. Исереп алгач, тотына бу абыйлары алдында мактанырга: «Менә, ди, без, ди, музыка тыңлап, гармун, скрипкә уйнап кына яшибез, ди. Минем хатын барысын да булдыра», – ди, әллә ниләр сөйләп бетерә бу. Абыйларының хатыннары моны яшеренеп кенә тыңлап торалар, да, моның торган җиренә барып, хатыны өйдә булмаганда гына гармун, скрипкәләрен алып кайтып мунчада яндыралар.
Көннәрдән бер көнне бу егет эчүеннән туктап, хатыны янына кайтырга була. Юлга чыгып китә. Өенә кайтып җитсә, моның өе урынында күмер белән көл генә калган, ди. Хатыны, иренең сүз тотмас икәненә тәмам ышанып, моны ташлап икенче бер урынга күчә. Бу тагын хатынын эзләп китә. Элек торган землянкаларына барып чыга. Анда кеше булмагач, урман эчендә йөри-йөри, шунда егылып үлә, ди, бу. Бүген бардым, кичә кайттым.
Татар халык әкияте.