Зөһрә

Борын заманда бер әби белән бабай булган, ди.
Боларның туган бер балалары үлә барган, ди. Шуннан, бервакыт әби бер кыз китергән. Исемен Зөһрә дип кушканнар. Бик тә чибәр булган, ди, бу кыз бала. «Күз тимәсен» дип, аны урамга да чыгармаганнар, кешегә дә күрсәтмәгәннәр. Алай да халык белгән боларның кызлары барлыгын. Моңа ундүрт яшь тула. Бер дә беркөнне күрше кызлары керәләр дә: «Әби, кәбәм, Зөһрәне безнең белән юынырга җибәрче, – диләр. Әби әйтә: «Ни сөйлисез, безнең кызыбыз юк ич», – ди. Тегеләр: «Юк, бар, без беләбез», – диләр. Әби үзенекендә тора, җибәрми. Өч көн керәләр күрше кызлары. Ахырда әби җибәрә. Зөһрәне киендереп, бизәндереп чыгаралар. «Кара аны, югалып әллә кай-ларда йөрмә, тиз кайт!» – ди.

Татар ђкияте Зљџрђ

Шаккаткыч чибәр булган шул кызлары. Баралар кызлар авыл читендәге күлгә. Тиз-тиз чишенәләр дә чумалар күлгә. Киемнәре ярда кала. Менә бер заман юынып туйгач, кызлар чыга башлыйлар, киенәләр. Зөһрә дә чыга, чыкса, киемнәре өстендә бастырык буе елан ята. Кызлар барчасы куркып качалар. Бу да курка, якын килми, үксеп-үксеп елый. Качып китәр иде, киемнәр кирәк, ятсына кеше күзеннән. Шулчак елан телгә килә:

Зөһрә

– Син елама, Зөһрә, ди, мин сиңа тимәм, киемеңне дә алырсың, ди, тик әйт син, миңа кияүгә чыгарсыңмы? – ди.
Зөһрәнең коты алына:
– Абау, ни сөйлисең? – ди.
– Әйтәсе сүзем шул, – ди кара елан, – сиңа унсигез яшь тулу белән сине килеп алырмын, әзерләнеп тор, – ди.
Елан шул сүзләрне әйтә дә күлгә чума. Кыз аптырап, куркып кала. Өйгә кайткач, әнисе сорый:
– Кызым, сиңа ни булды? Ак мамык төсе кергән үзеңә, – Ди.
Зөһрә барчасын бәйнә-бәйнә сөйләп бирә.
– Кара еланга кияүгә чыгасым юк, коткарыгыз, әнием, – ди.
– Кайгырма, балам, күз нурым, – ди анасы. – Сине еланга бирер өчен тудырмадым, әмәлен табарбыз, – ди.
Зөһрә тынычлана инде.
Көн артыннан көн үтә, кыз үсә, унсигез яшькә җитә. Болар йортларын, елан кермәслек итеп, чуен койма белән койдыралар.
Беркөнне Зөһрә йөгереп керә дә коты чыгып:
– Әнкәй, елан килә, – дип кычкыра.
Чыксалар, бөтен күк йөзе караңгыланып килә, дөньяның асты өскә әйләнә. Аждаһалар, пәриләр, җеннәр, еланнар берсе дә калмаганнар. Болар тиз генә йортка кереп бикләнәләр. Еланнар килеп тә җитә. Кара елан тыштан әйтә:
– Син, Зөһрә, сүзеңдә тормадың, әзерләнеп көтмәгәнсең. Чыгасыңмы, юкмы, мин килдем, – ди.
Зөһрә әйтә:
– Юк, сиңа чыгасым юк, килгән юлыңнан кире кит, – ди.
– Мин синнән башка китәргә килмәдем, вакытым кыска, чыгасыңмы?
– Юк, чыкмыйм, – ди Зөһрә. Елан:
– Алайса, көч белән алырмын, – ди.
Шунда өй почмагы күтәрелә башлый. Әби дә, бабай да бик куркыталар. Зөһрә «язмышым шулдыр инде» дип, әйтә тегеңә:
– Чыгам, кара елан, чыгам, – ди.
Өй шундук үз урынына утыра. Зөһрәне урамга чыгаралар. Каршысында теге кара елан бөтерелә. Бөтен тирә-якта пәриләр, җеннәр, еланнар сызгыра, ыжылдый. Кара елан бер селтәнә, барчасы югала.
Елан әйтә:
– Әйдә, киттек, кәбәм, вакыт җитә, – ди. Кыз әйтә:
– Әйдә, – ди.
Китәләр болар парлап. Елан шуышып яннан бара. Зөһрә атлап бара. Күлгә җиттеләр. Елан әйтә:
– Мин сиңа уралырмын да күлгә чумармын, син курыкма, – ди.
– Курыкмыйм, – ди Зөһрә.
Кызның куркуы беткән инде. Елан урала да күлгә чумалар. Су төбеннән барып бер ишеккә җитәләр. Елан ишекне ача да башта үзе төшә. Аннары Зөһрәне төшерә. Түбәндә алтын баскыч икән. Кара елан шул баскычка бер орына, ике орына да искиткеч матур егеткә әверелә. Шунда әйтә кызга:
– Син курыкма миннән, мин үзем дә адәм баласы. Бала чагымда җеннәр урлаган мине. Хәзер бөтен гыйлемлекләрен отып алдым да патша булдым үзләренә, – ди.
Шулай дигәч, Зөһрәгә җан керә. Егеткә шул ук минутта гашыйк була. Патша егет шәһәрне күрсәтә. Ни генә юк монда. Барчасы алтыннан, көмештән. Болар тиздән өйләнешәләр дә тора башлыйлар. Егет җеннәрне бик каты эшләтә икән. Адәмнәргә һич тидертми икән үзләрен.
Өч елдан боларның өч балалары була, берсеннән-берсе матурлар, пешкән алма кебекләр. Тора торгач, Зөһрә әтисен, әнисе, туган илен сагына башлый.
Беркөнне әйтә бу иренә:
– Син мине туган йортыма ике атнага җибәрче, балаларымны да күрсәтер идем, – ди.
Патша каршы түгел.
– Яхшы, барырсың, ди, күчтәнәчкә алтынын, көмешен, күпме кирәк ал, әби белән бабайга гомерлек булсын, – ди.
Хатыны күп итеп алтын, көмеш тутыра. Өч баласын үзе белән ала. Патша хәзер озата бара инде боларны. Алтын баскычка җиткәч, өч тапкыр орынган иде, кара елан булды тагын. Боларны, урап, күл читенә чыгарып куйды. Шунда хатыны саубуллашып китәргә иткәндә:
– Син ничек кайтырсың соң, беләсеңме? – дип сорый.
– Белмим, – ди хатын.
– Син әйтерсең: «Диюләр патшасы, бире чык, – диярсең, – мин чыгармын, – ди егет. – Тик беркемгә дә әйтмә, әйтсәң, мин үләрмен, – ди.
Хатын китә. Кайткач, елашып күрешәләр, әтисенә-әнисенә гомерлек байлык бирә, балаларын күрсәтә. Ял итәләр болар, рәхәтләнеп. Китәргә бер көн калгач, хатын җыена, әзерләнә башлый. Ирен, диюләр патшасын, бик яман сагына хәзер, тизрәк кайтасы килә. Шунда әнисе бик каты сораша торгач, Зөһрә серне ача: шулай-шулай дигәч, ирем елан булып чыга, – ди.
Бу балалары белән йокларга яткач, әнисе әйтә: «Юк, еланга кире җибәрмим, үземдә калдырам», – ди.
Төнлә унике сәгатьтә кулына кылыч алып үзе күл янына килә.
– Диюләр патшасы, бире чык, – ди.
Озак тормый, күл төбеннән кара елан чыга. Кара еланның чыгуы була, кылыч белән аның башын чабып та өзә. Кара елан бөтерелеп кала шунда. Әби үзе тиз-тиз кайтып китә дә ятып йоклый. Иртән кызы торып китәргә җыена, әнисе аңа:
– Ашыкма, кызым, барыбер кайтырсың, – ди.
– Юк, юк, әни, кире кайтмам, бәхил булыгыз, – дип, Зөһрә балалары белән күл буена чыгып китә. Ул ирен бик тә сагынган шул. Бара күл буена.
– Диюләр патшасы, бире чык! – дип кычкыра.
Беркем чыкмый. Бераз торгач, тагын кычкыра, тагын кычкыра, әмма елан чыкмый. Аптырап кала хәзер бу. Күл өстен кара томан каплаган, тып-тын. Бакса шунда, аяк астында башы ята. Үкереп елап җибәрә, башын коча-коча елый. Эшне, әнисенең хыянәтен аңлап ала бу. Эзли торгач, еланның гәүдәсен таба. Балалары белән елаша-елаша чокыр казып, елан патшаны күмәләр. Шуннан соң, Зөһрә олы баласын ала да елый-елый һавага ыргыта.
– Бар, кәбәм, син сандугач бул, иртә-кич адәмнәрнең күңелен юат, – ди. Олы баласы сандугач булып очып китә.
Икенче баласын да кулына ала.
– Син, балам, күз нурым, карлыгач бул, җитезлегең белән адәмнәрне сокландыр, – ди. Бусы карлыгач булып очып китә.
Өченче баласын алып, озак-озак үксеп тора да:
– Ә син, алтыным, сыерчык бул, барча телләрне белүче кошкай бул, – ди. Бу бала сыерчык булып очып киткәч, Зөһрә бер тилпенә, ике тилпенә, өч тилпенә дә күгәрченкәй кошка әверелә.
Сандугач, карлыгач, сыерчык, күгәрчен кошкайлар әнә шулай дөньяга килгәннәр, ди.

татар халык әкиятләре

Татар халык әкияте. Зөһрә