Мәче, Юлбарыс һәм кеше
Беркөнне Мәче белән Юлбарыс очрашалар. Юлбарыс Мәчедән сорый:
— И энем, ни булды сиңа, ник болай бәләкәй калдың син? — ди.
Мәче әйтә:
— И абый-абыкай, минем хуҗам шундый усал, шундый көчле, — ди, — мине ул шулай бәләкәй калдырды,— ди.
Юлбарыс әйтә:
— Чыннан да шулай көчлемени ул, әллә миннән дә көчлерәкме? — ди.
— Көчле, синнән дә көчлерәк,— ди Мәче.
— Бар алайса, чакыр тизрәк, көчебезне сынашабыз без аның белән,— ди Юлбарыс.
Мәче Кешене чакырып килә. Кеше килгәч, Юлбарыс сорый:
— Синме моның хуҗасы? — ди.
— Әйе, мин,— ди Кеше.
— Сине бик көчле диләр, әйдә сынашабыз, кем көчлерәк икән? — ди Юлбарыс.
Кеше әйтә:
— Бик сынашыр идем дә, көчемне өйдә калдырганмын шул,— ди.
— Бар, тизрәк алып кил,— ди Юлбарыс.
— Барып алып килер идем дә, син качарсың, дип куркам,— ди Кеше.
— Ник качарга? Юк, юк, качасым юк,— ди Юлбарыс.
— Мин сиңа ышанмыйм шул,— ди Кеше.— Кая, аяк-кулларыңны бәйләп калдырыйм алайса,— ди.
— Бәйләсәң бәйләрсең,— ди теге.
Кеше кесәсеннән бау ала да бик әйбәтләп кенә Юлбарысның аякларын бәйләп ташлый. Шуннан, якындагы урманга кереп, бик шәп күсәк алып чыга. Күсәк алып чыга да Юлбарыска бирепме-бирә: «Кай төшең кычыта!» Кыйный торгач, Юлбарысның җаны кыл өстендә генә кала. Шунда ул Мәчене күрә дә әйтә:
— Кара әле, энекәш, хуҗаңнан сора әле: мине дә синең кебек калганчы кыйнармы ул, әллә үтерерме? — ди.
— Белмим шул,— ди Мәче.
Кеше, шулай итеп, мактанчык Юлбарысны кыйнап үтерә.
Татар халык әкияте