Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш

I


Башлыйк әле сүзне Карәхмәт илә,
Яд итәрләр, кем белә, рәхмәт илә.

Алдымызда ат кәмитен күрәлем
Һәм Микитин җәмгатенә ирәлем.

Бу Казанда хуп-хуп эшләр күп торыр,
Һич моның тик бери тәкый юк торыр.

Хак Тәгалә нәрсә кыйлса ирке бар,   
Рус Микитиннең Казанда циркы бар.

Шунда бардыр бер мөселман пәһлеван  –
Бик озын, бик көчле, гайрәтле җиван.

Шәп батыр: Зәркум кеби, Салсал кеби;
Хәйләгә оста, Сәет-Баттал кеби.

Бер хикәят килде телемгә арый,
Яхшылап сөйләп биреп булса ярый.

Мультфильм Яңа Кисекбаш Г. Тукай әкияте буенча

 

Таңга калсын тиречеләр, итчеләр,
Шәмчеләр дә, майчылар, кибетчеләр.

Бер заман бардым Печән базарына,—
Шунда мин таптым азык язарыма.

Иртә берлән кайнамакта бу базар,
Кайда баксаң, анда тулган сәүдәгәр.

Кайсысы сатмактадыр, кайсы ала,
Берсе алдый, шунда берсе алдана.

Һәр заманны монда хәлләр шул икән,
Һәркем үз хәле белән мәшгуль икән.

Йөгрешәләр сөртенә дә абына
Барча мөэминнәр «Көфер почмагы»на.

Нинди эш булган соң анда, нәрсә бар?
Бер сугыш чыкканмы әллә, йә пожар?..

Мин дә чаптым шунда мөэминнәр белән.
Мәскәүски якка күз салсам, күрәм:

Тәгәрәп юл уртасыннан таш килә,
Таш түгел лә — бер киселгән Баш килә.

Баш килә шундый каты, шундый кызып,
Полный ход килгән трамвайдан узып.
 
Һәр тараф тулган караучы — юк саны;
Баш «Көфер чаты»на җиткәч туктады.

 

Күрделәр бер кисек адәм башыны;
Агълаю килде дә түкте яшене.

Гәүдәсе юк бер гаҗәеп Баш ирер;
Шәһит ирер, ике күзе яшь ирер.

Юк аягы, гәүдәсе һәм юк кулы, —
Бер кисек баштыр, һаман сөйләр теле.

Сакалы ак, һәм йөзеннән нур чыкар,
Күз камашыр — һәркем йөзенә бакар.

Йөзен орды туфракка, кыйлды зари,
Зари-зари егълады шәмче Гали.

Башны күргәч, ихтыярсыз җан ачый:
Әй җаным, бу кайсы мискиннең башый?

Агълыйдыр һәркем, күзеннән яшь сыгып,
Агълый кибеттән кәләпүшләр чыгып.

Һәм аяк астында яткан тиреләр
Барча: «Ай мескин дә ай мескин!» — диләр.

Шунда тау-тау торган он капчыклары,
Агълыйлар саилче кыз, карчыклары.

Агъламаска - бер мөселман башы бу,
Һәр мөселман бәндәнең җанашы бу.

Агълый Кисекбаш, моңын-зарын сөйли,
Ак сакаллар: "Нәрсә булды?" — дип сорый.

Кызганычлы бер кыяфәт, яшьле күз           
Берлә мескин Баш болай дип башлый сүз:

«Баштан үткәнне сөйлимен, тыңлагыз,         
Мин хаҗи — бардым хаҗә туксан тугыз.

Күп тәваф иттем Хиҗаз сәхрасыни,
Җиддәсен һәм Мәккәсен, Сангасыни.

Мин гласныйлыкта тормышдым янә
Бу шәһәрнең Думасында ун сәнә.

Һәм дә Мәскәүдән дә маллар алмышым,
Сумына туксан тиенне чәлмешем.

Итә ирдем көн дә бер Коръән хәтем*,
Алмышым гомремдә унбишләп хатын.

Кич барыр ирдем «Тәтәйләр рәте»нә,
Әүрелеп көндез кеше сурәтенә.

Бар иде картлыкта алган хатыным,
Бер балам, — аһ, күз нурым! Аһ, алтыным!

Карт көнемдә бунлар иптәшләр иде,
Яхшы юлдашлар вә сердәшләр иде.

Тартып алды бунларый миннән Дию,
Сезгә ваҗибтыр миңа ярдәм кыйлу.

Анларый алды да керде коега,
Кайгы куймый күзләремне уйкуга.

Кыйлмасаңыз сез миңа ярдәм әгәр,
Сезгә миннән яүме мәхшәр дәгъва бар!»

*Көн дә бер тапкыр Коръәнне укып чыга идем.
Тәкый — янә.          
Җиван — таза егет.
Шәһит ирер — гаепсез үтерелгән.
Тәваф  итү — әйләнеп йөрү.
Гласныйлык — шәһәр Думасы члены булу.
Сәнә — ел.
Ваҗиб – тиеш.

 
II

Шунда картлар җәмгулыб киңәштеләр:
«Нишлибез соң? Агълап, эш булмас!» — диләр.

Кайсы әйтә: «Патшадан солдат сорыйк,
Ул Диюне җәдрә берлән аттырыйк».

Кайсы әйтә: «Садри Максуди барыр,
Мәсьәләне, бәлки, Мәҗлескә салыр.

Без аның чөн күп тырыштык шар салып,
Ахырында Думага да сайладык».
 
Кайсы әйтә: «Камчылы Ишан барыр,    
Ул Диюнең, бәлки, сихерен кайтарыр».

Уртадан бер күп белекле карт кеше    
Әйтә: «Бу хакта минем фикрем шушы:

Тыңлаңыз, бу — тик Карәхмәтнең эше;
Инде ул, – мәгълүмеңез, көчле кеше.

Ул барып алсын Диюнең җаныны,
Кайтарыр ул бу Кисекбаш каныны».

Барча картлар: «Яхшы бу, яхшы!» — диләр.
«Вәт менә рәхмәт! Бабай тапты», — диләр.

Бу бабай фикрен туры итсен Хода!
Итте бер мөэмин кеше шунда нида:

«Миңлебай! Бар,тиз, Карәхмәтне чакыр!» —
Чапты китте Миңлебай чатыр-чатыр.

Үтмәгәндер күз ачып йомган заман,
Килде дә җитте Карәхмәт — каһреман.

Эстәде Башны күтәреп бакмага:
Гайрәтен вә куәтен күрсәтмәгә.

Ничә кем зур әйләде — күтәрмәде,
Зәррә мыскал җиреннән тибрәтмәде.

Һич күтәралмый аны, хәйран кала;
Көчләнә, тирли батыр, хәлдән тая.

Ул Баш әйтә: «Бу Карәхмәт шаштымы?
Ул күтәрерлек җиңел бер башмы бу?

Бер түгел, меңләп Карәхмәт килсә дә,
Хәтта Зайкин, Медведев бер булса да,

Һич насыйп булмас аларга кузгату,
Файдасыздыр кузгатырга күз ату.

Чикмәсен бушка газапны — булмый да,   
Чөнки бар мең пот тәгассыб бу мидә.

Бу мидә йөзләп гыйнад амбары бар,  
Бу мидә мең пот сыраның пары бар.

Бу мидә бардыр җәһаләт ун вагон,
«Мин беләмлек» дәгъвасы — бер мең вагон.

«Иске — изге» фикре бардыр ун келәт,
«Һәр җәдит — кяфер» — егерме склад...»

Яүме   мәхшәр — кыямәт көнендә.
Җәмгулыб (җәмгъ улыб) — җыелып.
Итте...  нида — кычкырып   җибәрде.
Зур әйләде — көч куеп карады.     
Тәгассыб — фанатизм, искелекне яклау.
Гыйнад — тискәрелек.
Җәһаләт — наданлык.
Хазирун – шунда булучылар, тамашачылар.

III


Хазирун: «Аһ, нинди изге баш!» — диләр,
«Тик янә урнына ябышмас», — диләр.

Инде мөэминнәр каты кызгандылар,     
Чын күңелдән Баш өчен сызландылар.

Һәм үрә торды батырның чәчләре,
Газбилә аузыннан утлар чәчрәде:

«Мин, — диде, — дөньяда тормыйм, ичмасам,
Шул Дию-залим башыны кисмәсәм.

Бармыймын хәтта Микитин циркына,
Шул Дию башына күңлем җилкенә.

Шунсыз инде бер дә рәхәт күрмәмен,     
Һәм Пугач-Зайкин рәтенә кермәмен.

Йә үләм мин, йә шуның муйнын кисәм,  
Хак гыйнайәт әйләр ирсә*, мин басам».

Бар халык та: «Бар, Карәхмәт, бар», — диләр,
«Бу Кисекбаш хатынын коткар», — диләр.

«Бармыйлармы? Мин барам, әлбәт, барам,
Бармасам, дөнья йөзе булсын хәрам!..»

Бу гаһедтән соңра Башның күзләре
Яктырып  китте — ачылды  йөзләре.

Ул Баш әйтә: «Әй батыр, рәхмәт сиңа,
Йөкләдем мин бик авыр зәхмәт сиңа.

Барча иркеннән вә циркыңнан җөда
Булдың инде, бәс сиңа миннән дога.

Әйдәгез, әй әһле базар, берьюлы
Фатиха: уңсын Карәхмәтнең юлы!»

Шул вакыт куллар белән тулды сәма,
Чын күңел берлән кыйла һәркем дога:

«И ходаем, бир Карәхмәткә мәдәт,
Ушбу юлда бир аңар көч һәм сәләт!»

Берзаман куллар салындылар төшеп —
Күрделәр: килде трамвай җитешеп.

Пәһлеван вагонга җирләште кереп,
Алды «пересадка» берлән бер билет.

Барча мөэминнәр озатып калдылар:    
«И Ходаем, рәхмәтеңне сал!» — диләр.

Кузгалып китте вагон, җилдәй бара,
Баш йомарланып китә, җирдән бара.

Башны күргәч, кузгалып гайрәтләре,
Өрде барча итчеләрнең этләре.

Йөгерәләр алды-артлы бер көтү
Кәкре койрыклар! — кая Башны җитү!

Ул барадыр йөгрек аттан да каты
Һәм җәядән аткан уктан да каты.

Үз хәленчә китмәдә тыр-тыр вагон,
Таш ата башка малайлар яльгабун.
 
Калды уң якта «Китаплар ханәсе»,
Сулда — «Әлислах» идарәханәсе.

Бер сәгать, бер көн вә өч көн киттеләр, —
Зур завод Крестовниковны үттеләр.

Җиде көне, төне чөнки киттеләр,
Нагяһан бер сахрая ирештеләр.

Шунда җиткәчтен, трамвай туктады,
Баш йомарланып барадыр туктамый.

Туктагач шунда сихерле машина:
«Нишлибез?» — диде Карәхмәт Башына.

Ул Баш әйтә: «Син вагоннан төш хәзер,
Бик якынлашты кирәкле төш хәзер.

Без барыйк азрак җәяү алга табан;    
Иштә бу алдыңдагы күлдер — Кабан.

Бар дорыр күлнең төбендә бер кое,
Шунда керде ул теге залим Дию!»

*Алла ярдәм итсә.
Газбилә (газыб илә) — ачу белән.
Гаһед — сүз бирү, ант итү.
Җөда булу — аерылу.
Әһле базар — базар кешеләре.
Сәма — күк.
Мәдәт — ярдәм.
Яльгабун — уйнап.

IV


Сүз рәте килгәч, итәм әзрәк бәян,
Таки яшьрен күл төбе булсын гаян.

Анда һәртөрле гаҗәпләр бар да бар:
Кып-кызыл алтын шәһәр, җиз карьяләр;

Мөгезе мәрмәр боланнармы кирәк,
Алты йөз башлы еланнармы кирәк.

Су анасы, — бик явыз, йөзе кара, —  
Ел да бер угъланны йә кызны ала.

Шул заман, кем, килде Мәскәү гаскәре,
Бу Казанга туп атарга башлады.

Шул вакыт ханнар, вәзирләр качтылар,
Барча малны ушбу күлгә сачтылар.
 
Сачтылар алтын-көмешнең һәммәсен,
Ягъни «безнең мал кешегә калмасын».

Шул заманнан бирле, кем, алтын-көмеш
Күл төбендә һич хисапсыз күп, имеш.

"Бер заманда, шөбһәсез, бу күл кибәр",
Дип гакыллы зур хәкимнәр сөйлиләр.

Киптисә, бер дәфга кузгалып бары —      
Күл буеның мәдрәсә талибләре

Барча байлыкны җыячаклар имеш,
Һич һөнәрсез бай булачаклар имеш.

Ел ел артыннан һаман үтмәктәдер,
Күл буе талибләре көтмәктәдер...


Иштә — менә.
Итәм бәян — аңлатам, сөйлим.
Гаян — ачык.
Карья — авыл.


V


Әйдә максудка! Алар көтсен әле,   
Сүз Кисекбашка килеп җитсен әле.

Ул Карәхмәтнең билендә бавы бар;
Бауның алты мең колачлы буе бар.

Бау белән ул эшне яхшы җайлады:        
Бер очын Башның теленә бәйләде.

Бер очын учлап, Кабанга чумды ул,
Туп-туры шуннан коега тотты юл.

Ул төшә, бер көн төшә, өч көн төшә;
Туктамый инмәктәдер көндез-кичә.

Бер — аягы әйләнәдер, бер — башы,     
Һәр минут, һәрдәм Хозырдыр юлдашы.

Ул инә, Алла сүзен тәкрар кыйла.
Тышта агълыйдыр Кисекбаш, кайгыра.

Нәкъ төшеп киткәнгә ун тәүлек тула, —
Ахры җиргә аяклары төртелә.

Пәһлеван, гаять арып, эштән чыгып,
Ун минут торды катып, гакълын җыеп.

Бервакыт безнең батыр ачты күзен:
Бер сарай алдындадыр күрде үзен.

Шундый яхшыдыр ки, һич мондый сарай
Салмагандыр Кәчимеский Ибырай.

Капка башында яшел ләүхә тора;
Анда иштә ушбу сүзләр укыла:

«Монда сакин бужи фирка җания,
Табигыйннәр мәзһәбе Гайнания».

Тартты, куптарды Карәхмәт капканы,
Соңра тиз-тиз элгәрегә атлады.

Керде дә күрде: сарайда бер хатын –
Җәлбитәрлек һәр кешенең дикъкатен:

Йөз нуры дүрт якны әнвәр әйләгән,
Тәңренең гыйшкы аңар кяр әйләгән.

Намаз укыр ул ахирәт хатыны,    
Аһ итәр — күккә чыгадыр төтене.

Күз яше сәҗдә җирене болгамыш;
Ул Кисекбашның хәлале бу имеш.

Үтте аннан, китте башка бүлмәгә,
Шундый күренеш — кызганычтыр күрмәгә:

Анда биш йөзләп мөселманнар тулы,
Багълыдыр һәрберсенең аяк-кулы.

«Алла, Алла! Саклый күр утдин!» — диләр,
«Кыйл шәфәгать, йа Баһаветдин!» — диләр.

Сикерәләр, җенләнәләр үзләре,  
Һәм акайган, кот очарлык күзләре.

Чөн болар һәп пәһлеванны күрделәр;         
Бер авыздан бөйлә фөрьяд кыйлдылар:

«Мәрхәмәт ит, и Карәхмәт, безгә син;
Безне коткар, из Диюнең измәсен.

Һәр минут үткән саен без куркуда:       
Бу Дию һәр көн бишәр адәм суя.

Күп идек без былтыр, үткән көз генә,
Инде калды барчабыз биш йөз генә».
 
Шунда бер бүлмә күренде — шактый киң;
Күрде батыр: шунда яткан ул ләгыйнь.

Биниһая зур башы — гөмбәз кадәр;
Ни сәбәптәндер башында фәс тә бар.

Салынып төшкән килешсез мыегы —
Бик озындыр, мисле күсе койрыгы.

Бармаклары охшар адәм гәүдәсе, —
Күп татарны имгән ирде ул гасый.

Билгеле инде, Карәхмәт курыкмады;
Ул аны «тор! тор!» диюбән төрткәли.

Нәгърәләр берлән Диюне уйгата;
Һич уянмый уйкусыннан, ул ята.

Төрткәли торгач, ниһаять, уйгана,
Куркынычлы күзләре уттай яна.
 
Ул Дию уйганды: дүрт якка бакар,    
Көфер сүзләр, агьзыйдин утлар сачар:

«Ник йөрисең монда рөхсәтсез кереп,
Һич оялмый тәмле уйкум боздырып?

Белмисең, махсус колониям бар минем,
Мәхкәмәм бар, автономиям бар минем.

Куркъмадың, монда ничек кердең кыеп?
Бар икән йөргән кеше, җаннан туеп!»

Язмыймын сугыш нә рәсмә булганын,
Кайсысы җиңгәнен йә җиңелгәнен.

Гөрзи төшкәч, кайсы билдән батканын,
Кайсысының маңгаеннан батканын.  

Кариэм, иткел канәгать барына,   
Итмәсәң — әйдә Печән базарына.

Талиб — шәкерт.
Лаүхә — язулы такта.
Иштә — менә.
Җәлбитәрлек — җәлеп итәрлек.
Әнвәр әйләгән — нурландырган.
Кяр әйләгән — йоккан.
Хәлале — хатыны.
Болар һәп — болар барысы да.
Фөрьяд кыйлу — ачынып елау.
Ләгыйнь — ләгънәт суккан.
Биниһая — чиксез.
Мисле — нәкъ.
Гасый — гөнаһлы, җинаятьче.
Нәгърә — каты кычкыру.
Нә рәсмә — ни рәвешле.
Гөрзи — чукмар.
Кариэм — укучым.

VI


Иртә берлән кайнамакта ул базар,
Анда да монда кызадыр сәүдәләр.

Кызса да гадәттәгечә сәүдәләр,    
Әллә ник бүген күңелсездер базар.

Һәр мөселман әллә нигә кайгылы,
Нәрсәгә хәмлитмәгә бу кайгыны?

Юк, аларга кайгырырга юл да бар:
Нәкъ бер айдыр — юк Кисекбаштан хәбәр.

Җәмгулыб өч-дүрт кеше һәр чат саен,
Гәпләшеп кайгырталар Башның хәлен:

Ягъни ул мескингә ни булган икән?
Ике якның кайсысы җиңгән икән?

Әһле ислам шул рәвешчә яхзәнүн...
Күренә шул хәл ерактан, ах, вагон!

Нәрсә булган? Нинди хикмәт, кем белә? —
Ташбака төсле, вагон әкрен килә.

Өч сәгать үтте күренгәндин бире,
Юк әле асла якынлашкан җире.

«Ник болай бу?» — дип гаҗәпләнгән базар,
Әйләмәктә пассажирлар интизар.

Хәмлитмәгә (хәмел итмәгә) — сылтарга.


VII


Тын гына торган вакытта шул рәвеш,
Килде ямьсез, куркынычлы бер тавыш.

Бик каты күк күкрәгән төсле була,          
Җир ярылган, тетрәгән төсле була.

Бер — арысланнар акыргандай була,      
Бер — көтү ишәк бакыргандай була.

Күз ачырмаслык чыгып комлы буран,
Басты золмәт Җир йөзене шул заман.

Һәр тараф золмәт, күренмидер кояш,
Куркуга төште кешеләр — карт вә яшь.

Һич кеше белми: ни хикмәт бу, ни бу?
Әллә чынлап та кыямәт көнме бу?

Әллә бер «койрыклы йолдыз» төштеме?  
Әллә Тәңре сур өрергә куштымы?

Дөньяга соңгы минутлар килдеме?
Әллә Ханның мәсҗеде җимрелдеме?

Әллә тәүбә капкасы ябылдымы?    
Әллә бер бай корсагы ярылдымы?

Ташпулатлар җөмлә дер-дер селкенә...
Каршылык юктыр Ходайның иркенә.

Әрҗәдә читек-кәвешләр кузгала,
Һәм өеп куйган кәләпүшләр ава.

Танымый дуст дустны, кардәш кардәшен,
Һәр кеше куркып укый «ләхәүлә»сен.

Ни бәла килде Казанның халкына?
Очрадылармы Ходайның каһренә?

Җөмлә — барысы.
Золмәт — караңгылык.

 
VIII


Бәс, шу рәсмә куркытып торган заман
Чыкты аңсыздан кояш, китте тузан.

Күрделәр: җитте килеп мәгълүм вагон,
Тагылып артында бернәрсә тагын.

Ни күрәләр: өнме, ялган төшме бу? —   
Тагылып килгән теге фәсле Дию.

И дулый! Мәлгунь Дию, и тартыла!
Акыра ямьсез каты — җир селкенә.

Бите-башы канланып беткән янә;
Әйләнәсендә Кисекбаш әйләнә...
 
Сөйрәлеп җирдән Дию килгән икән,
Һәм вагон шуннан озак торган икән.

Бу Диюдән ул буран купкан икән.
Куркытучы шул Ходай суккан икән.

Инде һәркем күңленә шатлык тула,   
Ул Кисекбаш елмаеп көлгән була.

Шул минут чыкты вагоннан пәһлеван,
Күтәреп башыны арыслан сыман.

Чөн Печән базары халкы күрделәр,
Барча күрешмәк өчен йөгерделәр.

Җөмлә бердән: "Әссәлам" дә "әссәлам!"
Һәм Карәхмәт: "Вәгаләйкем әссәлам!"

Һәр мөселман дәрт белән күккә оча:        
Бер Кисекбаш, бер Карәхмәтне коча.

Чыкты вагоннан тагын бер ир бала,          
Бик чибәр — күргән кеше хәйран кала.

Чыкты тагын да чапанлы бер хатын,
Җәлбитәрлек тиречеләр дикъкатен.

Бер хаҗи шул хәл хатынга күз кыса
Һәм дә яп-яхшук оятсыз сүз куша.

Ул Кисекбаш күрде дә бу тәкъваны:
«Тимә хатынга!» — диеп, бармак яный.

«Белмәдем мин!» — дип, хаҗи зари кыйла,
Күзләреннән яшьләрен җари кыйла.

Шул вакытта Камчылы ишан килә;  
Ул Кисекбашны тотубән өшкерә.

Күрделәр: Баш яшь егет булды янә,
Кул-аягы, гәүдәсе килде янә.

Бу кәрамәтне күзилә күрделәр,
Тәңрегә мең-мең шөкерләр кыйлдылар,

Ул Дию күздән югалды, юк булып,
Очты Яңа бистә якка, ут булып.

Сез беләмсез: ул Кисекбаш әл дә бар;
Көн күрә яхшы гына, ул — сәүдәгәр.

Дин юлында күп газап күргән өчен,
Армый-талмый дин өчен йөргән өчен,

Пәһлеванга бирделәр алтын сәгать,
Чылбыры юк, белмимен, нидер сәбәп...

Фагыйләтен, фагыйләтен, фагыйләт,  
Ну, Печән базары халкы күңле шат!

кисекбаш

Тагын кара: Кисекбаш буяу

Г.Тукай әкияте. Кисекбаш