Дутан батыр

 

Элек заманда бер батыр булган. Үзе бик фәкыйрь икән, ди. Тирә-якта һич ил булмаган. Берәрсе яу чабарга килсә, моңар килеп: "Безнең малларыбызны таларга килделәр, әйдәсәнә!" – дип чакыралар икән.
Бу һәрвакыт өстен чыга, моның шикелле батыр булмый, моңар җиткән кеше юк икән.
Шулай итә-итә, һәр авылдан моңар, яратып, кызларын бирәләр. Моның тугыз хатыны була. Тугыз хатынына тугыз землянка хәзерли, һәркайсы аерым тора. Кызларның аталары үзләренә тиешле малларын да биреп җибәрә, батырның мал да бик үрчи хәзер. Тугыз хатыннан кырык ул, кырык кыз туа. Сиксән баласы була моның. Ә яшь хатыныннан бер генә бала туа, аның исеме Дутан була.
Бер көнне сиксән бала җыелып киңәшләшәләр: "Безгә бо-лай ятып ярамый, без бер-беребезгә ярамыйбыз, сезгә булса-кирәк хатын, безгә булса – кирәк тормышка чыгу", – диләр кызлар.
Болар елкысын көткән бер карт бар икән. Болар сиксәне сиксән атка атланып китәләр теге көтүче бабай янына. Бабайга әйтәләр:
– Белгән җирең булса, безгә әйт, якын-тирәдә ил дигән нәрсә бармы, без шулай киңәшкә килгән идек, – диләр.
Бабай әйтә:
– Моннан ун көнлек җирдә, төшлекнең уң ягында, бай тирәкле калын урман бар, шунда барыгыз, ди. Атларыгызга дагалар салдырыгыз, коралсыз чыкмагыз, – ди. Дутанга аерып әйтә: – Балам, ди, чын сүземне сиңа әйтәмен, күк айгырның өереннән бер тай туган иде, син шуны тотып мен, башка ярамас сиңа, ди. Ул хасиятле ат булыр. Бу җыелып чыгуыгызның бөтен җәфасы, мәшәкате сиңа гына төшәр, – ди.
Ул вакытта Дутан бик яшь була әле. Шулай да бик батыр булмакчы инде бу. Болар, һәркайсы өйләренә кайтып, атларына дагалар салдырып, үзләренә кораллар әзерләп, ата-аналарын-нан рөхсәт сорап, ил эзләргә сәфәр чыгып китәләр.
Барып-барып, теге калын урманны күрәләр. "Бу урманда ни бар икән?" – дип, тизрәк чабып урманга керәләр. Урманда
һәртөрле җимешләр бар икән. Атларыннан төшеп, шул җимешләр белән тамак туйдыралар. Болар, ашап-эчеп, һәркайсы үзенең аты янында ятып йоклый.
Бу урманда бер Җалмавыз карчык бар икән. Бу Җалмавыз карчык адәм исен сизгәннән соң килеп чыга да, авызын зур ачып, боларны йота. Дутан янына да бара. Йотыйм дип авызын ачканда, Дутанның тае тыпырчына башлый, кешни, пошкыра. Атының тыпырчынганын сизеп, Дутан уянып китә. Торып караса як-ягына: туганнары юк, атлары гына калган. Дутан каршында күрә маңгаенда табак шикелле зур күзле бер карчыкны. Дутан мылтыгын алып атыйм дигәндә, Җалмавыз карчык әйтә:
– Балам, сабыр ит, атмый тор, ди. Туганнарың миндә, алар бар да исәннәр. Мин сине бер йомышка кушамын, әгәр шул йомышны үтәсәң, туганнарыңны коткарам, ди. Син анда җиде айсыз барып җитә алмассың, ди. Мохит диңгезенең уртасында бер патша бар, шуның бер кызы бар. Ул кызның исеме Көнекәй. Аның сылулыгын әйтеп бетерерлек кенә түгел. Шуны алып кайтып бирсәң, котылырсың. Алып кайтып бирмәсәң, туганнарың миндә кала, – ди.
dutan batyrДутан аның сүзен тыңлап торды да бармакчы булды.
– Мин анда ялгыз баралмам бит, минем туганнарымны исән көе бир миңа, ди. Миңа юлдаш булырлар, – ди.
– Кызны алып кайтам дип сүз бирәсеңме?
– Бирәм.
– Мә, алайса.

Туганнарын һәркайсын косып ташлады бу карчык. Бар да исән-сау.
– Йә, абыйлар, – ди Дутан әйтә, – бу карчык миңа бер йомыш куша, кайсыгыз миңа юлдаш буласыз? – ди.
Туганнары:
– Без бара алмыйбыз анда, – дип кырт кистеләр. Дутан үзе генә бармакчы булды. Дутан юл җаен сорый инде хәзер. Юлның кай җирдән барасын өйрәтә Җалмавыз. Аннан соң, кирәк булыр дип, ат башы хәтле ике алтын бирде.
Шулай итеп, чыгып китте Дутан. Аның юлдашы шул искән каты җилләр генә инде хәзер. Тай бик шәп бара моның: көннән-көн атының йөрешенә хәйран калып бара. «Атым беренче булачак икән», – дип уйлый.

Бер ай тулды дигәндә, зур бер үзәнсу урынга килеп җитә. Шул үзәнсу җирдә су буйлап барса, йөзтүбән яткан бер кешегә туры килә. Килеп җитеп, тегеңәр иелебрәк сәлам бирде. Теге бабай булган кеше икән,баш калкытып сәламен ала.
– Бабай, – ди, Дутан батыр әйтә, – бу җирдә ялгызың нишләп ятасың? – ди.
– Безнең авылның урыны шушы иде, – ди, карт әйтә, – бер көнне яу килеп илемне чапкан, ди. Мин ауда идем, кайтып килсәм: илем юк. Авылымның урынын ташлап китәсем килмәде, ди. Аннары минем ятуымның бер хикмәте шул, ди, җир астында бер хан, кызын биреп, туй итеп ята, шуны тыңлап ята идем әле мин, ди. Үзең монда нишләп йөрисең соң? – ди.
Дутан батыр әйтә:
– Миңа Җалмавыз карчык бер йомыш кушты, патша кызын алып кайтырга барам мин, – ди.
– Алай булгач, ди, монда ялгыз ятканчы, мин дә сиңа юлдаш булам, – ди.
Болар, берсе атлы, берсе җәяү, сөйләшеп баралар. Дутанның күңеле хушланып китте хәзер.
Китеп-китеп тагы бер ай тулган вакытта, бер кешегә юлыгалар. Бу кешенең кулында мылтыгы бар, үзе югарыга карап утыра. Барып сәлам бирәләр.
– Син нинди кешесең, ялгыз җирдә утырасың? – диләр. Бу кеше әйтә:
– Минем авылымны яу чабып китте, менә шулай ялгыз калдым инде, ди. Кичә төш вакытында бер үрдәк аткан идем, ди, мылтыгымның ядрәсе бу үрдәкне югары ук алып менеп китте, ди. Бүген шуны көтеп утырам әле, кайчан төшәр дип әйтеп, ди. Ни сәбәптән монда килеп чыктыгыз? – дип, ул да сораша инде.
Шулай сөйләшеп утырган заманда, үрдәк килеп төшә. Үрдәкнең йонын йолкып, чистартып пешереп ашыйлар. Үрдәк атучы әйтә:
– Монда ялгыз ятканчы, мин дә сезнең белән барамын, кызыклар күреп кайтырмын, – ди.
Болар, икәү җәя үле, бер атлы булып, тагын кузгалып китәләр. Китеп-китеп бер ай тулганда, бер түбәдә җәяүле бүре куучы кешегә очрыйлар. Ике аягына казан чаклы ике таш бәйләгән. Шул таш бәйләгән көе, теге бүрене тотып ала бит. "Бу нинди кеше бу?" – дип, моңа хәйран калалар. Бу кешенең янына баралар. Карасалар, егерме яшьләрендә бер матур егет икән бу.
– Син нинди кеше, диләр, аягыңда ташың бар көенчә, шулай йөгереп киек тота аласың икән, – диләр.
– Миннән сорасагыз, – ди, теге егет әйтә, – минем атым Җилаяк, ди. Таш бәйләп йөгермәсәм, кая киткәнемне һич белмим, югалып китәмен мин, ди. Бу җирдә мин очкан коштан башканы уздырмыйм, – ди.
Дутан да үзенең хәлен сөйләп бирде. Юлдан үзенә ике иптәш табылганын да әйтте.
– Алай булгач, – ди, Җилаяк әйтә, – мин дә сезнең белән барып, ил күреп, кызыклар күреп килермен, – ди.
Бу да иярде. Өч җәяүле, бер атлы булып, баралар инде болар. Китеп-китеп, тагын бер ай булды дигәндә, тау араларына барып керәләр. Күрәләр бер кеше: аның баш түбәсендә һәртөрле кошлар очып йөри. Кошларның барлыгын үзенә караткан бер дивана шикелле була бу кеше. Аңар да борылып сәлам бирәләр.
– Син тау арасында ялгызың нишләп йөрисең? – диләр. Ул да авылын яу чабып киткәнлеген, шул тау арасын ташлап китәргә кыймый йөргәнлеген әйтә.
– Үзем ялгызмын, сөйләшергә кешем юк, бер нәрсә белән күңел ачмыйча булмый бит, ди. Кошларны үземә каратып, шулар белән күңел күтәреп йөримен шулай, – ди.
Болар да әйтеп бирделәр баштанаяк хәлләрен.
– Ялгыз җирдә торганчы, мин дә сезнең белән барыйм, – дип, ул да иярә.
Тагы китәләр болар, дүрт җәяүле, бер атлы.
Китеп-китеп тагын бер ай тулганда, бер тау буйлап баралар. Бер як – – урман. Имәнлек. Урманнан чал сакаллы бер кеше килеп чыга. Ул Дию-чал икән. Бер озын имәнне бөтен буе белән бер җилкәсенә күтәргән, икенче кулына зур бер тегермән ташын алган. Моңар да сәлам бирәләр.
– Бабай, нишләп йөрисең болай? – диләр.
– Моннан түбән бер су бар, шул су буенда минем өем бар, тегермәнче мин, ди. Ташу вакытында шәп ташу килеп, тегермәннең ташын ваттырды, орчыгын сындырды, ди. Ун көннән бирле бер тауда тегермән ташы ясадым, ди. Ике килеп йөргәнче дип әйтеп, кайтышлый урманга кердем дә орчыкка дип имән алып кайтып киләм, ди. Балалар бар барын да, яшьрәкләр әле, ди. Әйдәгез минем белән өйгә, ашыйк-эчик, – ди.
Барсалар, бер ун-унбиш өйле генә авыл икән. Диюләр авылы.
– Мин үз хәлемне әйттем, – ди, карт әйтә, – сез үзегез ничек килеп чыктыгыз монда? – ди.
Дутан да үзенең хәлен сөйләп бирә.
– Алай булгач, – ди, карт әйтә, – мин дә сезнең белән барып, кызыклар күреп кайтыйм әле, – ди.
Эшне балаларына тапшыра да ул да китә болар белән.
Болар биш җәяүле, бер атлы булып тагы чыгып киттеләр.
Инде тагы бер ай тулганда, юл буенда бер карача гына өйгә туры киләләр. Хәзер теге шәһәр дә ерак түгел инде. Бер фәкыйрь генә агалы-сеңелле кешеләр икән болар. Өсләрендә күлмәкләре дә юк. Чәй кайнатып, бергә ашыйлар-эчәләр, монда кунарга туры килә боларга. Теге сорый инде:
– Сез нинди кешеләрсез, ди, кая барасыз болай? – ди.
Дутан әйтә:
– Шушы шәһәр патшасының ялгыз кызы бар икән, ди, шуны алмакка барамын, – ди.
– Ул сәфәрдән, – ди, теге кеше әйтә, – кире кайт син, ул шәһәрне хәзер ун меңле яу камап алды, – ди.
– Мин, – ди, Дутан әйтә, – җиде айлык юл килеп, яудан куркып кире кайта алмыймын, – ди.
Патша кызы шул көндә төш күрә. Болар монда йоклап ятканда, патша кызы Көнекәй шушы Дутанның шәһәргә килеп кергәнен, диюләр, пәриләрнең аңардан куркып качканын күрә. Шулай итеп, куркынып уянып китә, янып-пешеп. Һич дөньяга чыкмыйча, бер шәп бакчада ята икән ул кыз иптәш кызлары белән. Көнекәй иртә торып, үзенең бертуган агасына килә. Агасы сорый:
– Нигә килдең, сеңлем? – ди. – Син дөньяга чыгып йөрми торган идең, – ди.
– Төшемдә алты кеше күрдем, берсе атлы, бишесе җәяүле, ди, шул кешенең атын күреп, исләрем китте, ди, әле дә булса кешнәгәне колакларымнан китми, ди. Алтавысы ун мең гаскәргә торырлык кешеләр. Мине алмага килә ул, – ди.
Агасы әйтә:
– Сабыр ит, сеңлем, күргән төшкә мактанып йөрмик әле, ди. Менә дошман явы бар бит әле. Көчен сынарбыз ул егетнең, эшкә кушып карарбыз, – ди.
Кыз, абыйсының сүзенә сөенеп, торган җиренә кайтып китә.
Шул көннәрдә ун мең дошман гаскәре бу шәһәрне камап алдылар. Инде ватабыз-җимерәбез дип, сугыш кормакчы булалар. Шунда бөтен шәһәр халкы курыкканнан соң, патша кызына хәбәр җибәрә:
– Кызым, ди, яхшы атлар җигеп, бер чыгып күрен инде, иптәш кызларың белән, – ди.
Патша кызы яхшы атлар җиктереп, үз янына бер-ике иптәш кызын утыртып, урамга чыга. Кызның матурлыгы болыт астыннан чыккан кояш шикелле. Килеп чыкты, тегеләргә күренде. Килгән яу патшасының Көпекәйгә күзе төшеп гашыйк булды. Шуннан соң кызның атасына әйтә:
– Малыңа тимим, шәһәреңне ватмыйм, гаскәреңне кырмыйм, миңа кызыңны гына бир, – ди инде.
dutan batyr1Патша, халыкны коткару өчен, бердәнбер кызын бирмәкче була.
– Кырык көннән соң килеп алырсың, кырык көн вәгъдә сиңа, – ди.
Сугышны ачмыйча, кырык көн вәгъдә белән кайтып китә теге патша.
Дутан батыр, иртән торып, иптәшләре белән шәһәргә керә. Кызның агасы каршы чыгып ала боларны. Өенә алып барып, кунак итә. Шунда сеңлесенә дә хәбәр сала: "Төшеңдә күргән кешеләрең килеп җитте, күзең белән килеп күр", – ди. Кыз, әлегедәй, үзенең иптәш кызлары белән, атлар җигеп килә монда. Кыз Дутанны күрә. Дутанга күңеле төшә. Кыз, аны-моны сөйләми, өенә кайтып китә. Хәзер ул Дутанны тели инде. Фәкыйрьләрне җыеп, алтын-көмеш бирә. Әйтә Көнекәй шунда: «Яу патша миннән өмет өзсен», – ди.
Боларның килгәне патшаның үзенә дә ишетелә инде. Дутан батырны патша үзе янына чакырта. Бер яхшы өйгә кертә, сый-хөрмәт хәзерли.
– Барыгыз бертуганмы сез, нинди кешеләр сез, кай илләрдән килдегез? – дип сораша болардан.
Дутан шунда әйтә патшага:
– Саригу дип әйткән җир – безнең җиребез, ди; атам -патша, – дип җибәргән була инде. – Атам, ди, төшендә синең кызыңны күреп, гашыйк булган. Кызың шунда адресын язып биргән, ди. Менә шул, әти кушуы буенча, мин Көнекәйне алырга килдем. Көчсез бирергә ризамы, көч беләнме? – ди.
Патша шунда әйтә Дутан батырга:
– Бик яхшы, кайната итим дип килгән икәнсең, ди. Минем шәһәремне вәйран итеп, малларымны алып китмәкче иде дошманнар, ди. «Шушы кызыңны бирсәң, коткарырмын», – дип әйттеләр алар, ди. Мин, бөтен халык өчен, бер кызымны корбан иттем инде, ди. "Кырык көннән соң килеп алырсың", – дип әйттем, ди. Менә, балам, сиңа сүзем шул. Яу патшасы моннан тугыз көнлек юлда, – ди.
Дутан бармакчы булды. Дутанга җитәккә бу патша үзенең Тел-Коңгыз исемле атын бирде. Дутан батыр, иптәшләрен шушында калдырып, берүзе юлга чыгып китте. Ул көннәрдә Дутан унике яшендә була инде.
Дутан батыр юл белән бара, бервакыт үз атына менә, икенче вакыт Тел-Коңгызга менә. Шулай итеп, бара-бара, яу патшасы шәһәренә барып җитте бу. Шәһәрнең каравылчылары күрде моны. Бер утызлап каравылчы бар икән.
– Патшаның баш шәһәре шушымы? – ди Дутан. Тегеләр сорашалар:
– Анда ни йомышың бар синең, син нинди кеше? – диләр.
Дутан әйтә:
Мин үзем яшь баламын,
Уттай дөрләп янамын,
Чыгарыгыз монда патшагызны,
Башын кисеп аламын, –
дип, бер шигырь дә кыстырып куя инде шунда. Бу сүзгә ачулары килеп, моны камап алдылар. Дутан батыр утызлап каравылның бер читеннән керде, ач бүре шикелле ашап, икенче читеннән килеп тә чыкты. Калганнары патшага барып әйттеләр:
– Килде безгә бер бала: "Чыксын монда патшагыз, башын кисеп аламын", – дип әйтә.
Патшаның бик ачуы килде. Тагы ике йөзләп гаскәрен чыгарды: "Камап алыгыз, тереләй тотып китерегез!" – диде.
Ике йөз гаскәр чыгып, төрлесе төрле яктан камап алды. Кайсы ук ата, кайсы элмәк ыргыта. Дутан батыр эләкми. Күз ачып йомганчы каннарын судай агызды. Кайтып әйтәләр: «Безнең аңа чыдар хәлебез юк, тере кеше бик аз калды, үзеңне чакыра», – диләр.
Патшаның бик ачуы килеп, каһәрләнеп үзе чыга. Угын-җәясен алып, яхшы атка атланып килеп чыкты. Патша кычкыра:
– Син нинди кеше, әҗәлеңне сагынып килдеңмени? – ди.
– Һөнәрең булса, күрсәт, – ди, Дутан батыр әйтә, – мин курка торган җан түгел, – ди.
Патша, ук-җәяне төзәп, бер ук атты балага. Дутан батыр тегенең угын, камчы белән сирпел, җиргә бәреп төшерде.
– Син аттың, инде хәзер мин атканны карап тор, – диде Дутан.
Дутанның угы, патшаның күкрәгендәге көпесеннән үтеп, аркасына тишеп чыкты. Патша атыннан егылып төште. Дутан батыр патшаның башын кисеп, кәрҗингә салып, кайтырга әйләнде.
Тугыз көнлек юлны дүрт көндә кайтып җитә бу. Көнекәй, кайтыр вакыты җитте инде дип, көтеп тора; бер Муракорган дигән түбә бар икән, шуннан кайчан күренер дип. Бервакытны тузан туздырып, җитәккә алган аты белән, Дутан килеп чыга. Кыз шатлыгыннан нишләргә белми. Шәһәргә кайтып кергәнче, керфеген какмый, күзен йоммый, текәлеп карап торды. Дутан батыр кайтып керде патшаның йортына. Иптәшләре килеп җитте. Сөенешеп күрештеләр. Дутан әйтә:
– Менә, падишаһ-солтаным, күңелең хуш булсын, дошманыңның башын алып кайттым, ди. Вәгъдәңне бозмадыңмы? – ди. Мин синең хакыңны үтәдем, инде хәзер син минем хакым-ны үтә, – ди.
Патша әйтә:
– Кызым синеке, ди. Кызымның мәһәре шул булсын, базардан бик яхшы йөз байтал алып килеп бир, – ди.
Дутан батырның алтыны бар иде; бер кисәк алтын биреп, иптәшләрен җибәрә: "Бар, ди, яхшы байталлар алып килеп бирегез шуңа", – ди. Алып кайтып бирәләр. Инде хәзер патша туйга әзерләнә. Аның бер бозык вәзире бар икән, ул вәзир: «Патша кызын миңа бирер әле, миннән башка кемгә бирсен», – дип йөри икән. Шул бозык вәзир әйтә патшага:
– Бу ялгыз йөргән юлаучыга йөз байталга кыз сатып, ди, даныңны бөтен дөньяга фаш итәсеңме? – ди. Мин сорашып белдем, аның атасы патша булмаган, ди. Фәкыйрьнең бер фәкыйре икән. Ничек тә булса алдарга кирәк, нитәргә кирәк, бирмәскә кирәк, – ди.
Дутан батыр бер иптәшен җибәрә: "Патшага әйт, безне кичектермәсен, минем ачуымны китермәсен", – ди.
Патша җавап бирә: "Моны патша туе дип әйтәләр, ашыкмасын, сабыр итсен, ди. Туй булгач күп халык җыелырга кирәк, мәйдан җыярга, атлар ярышырга, көрәшчеләр көрәшергә кирәк", – ди.
Шуннан мәйдан җыела. Көрәшчеләр килә. Ат җибәрәләр өч көнлек җиргә. Патша үзе өч йөз баш ат җибәрә. Дутан да китә. Бер түбәдән иң элек Дутан килеп чыга. Мәйданга килеп атыннан төшә. Бик күп вакыт үткәч, патша атлары да килә башлый. Шунда Дутан батыр әйтә патшага:
– Пиең калды инде хәзер, дөресен сөйлә, ди, юк-бар сүзгә алданма, сине алдаучылар бар, минем канымны бозма син, – ди.
Патша бер көрәшче батырны чыгара. Барак дигән батыр имеш бу. Дутан батыр Дию-чалны чыгара. Икәвесе көрәшергә тотыналар. Дию-чал Баракны алып ыргытканда, бил тиңентен комга керә. Дутан әйтә шунда патшага:
– Күңелең булдымы? – ди. Патша әйтә:
– Тамашага күп халык җыелган, җәяүлеләрне дә ярыштырыйк, – ди.
Патшаның бер йөгерешче карчыгы бар икән. Тагы да өч көнлек юлга җибәрәләр. Дутан куша Җилаякны. Өч көнлек җиргә барып җитәләр карчык белән Җилаяк. Барып утыралар. Ял итәләр. Җилаяк әйтә:
– Әби, ди, бик сусадым мин. Су да алмадык, ичмасам, – ди. Карчык әйтә:
– Сусасаң, миндә су бар, – ди. Ике шешә эчемлек алып барган икән теге карчык.
– Эчеп җибәр, балам, җәя үлегә яхшы була ул, – ди. Җилаяк, аны-моны белмичә, бер шешәсен күтәреп эчеп җибәрә.
– Туйдыңмы? – ди, карчык әйтә.
– Әби, – ди, Җилаяк әйтә, – туеп җитә алмадым әле, – ди.
– Менә тагы бер шешәсе бар, – ди.
dutan batyr2Анысын тагын эчеп җибәрә. Җилаяк шунда исерә дә егыла. Кич булган икән, карчык тора да йөгерә башлый хәзер. Җилаяк ятып кала шунда. Кояш чыгып, тәнен кыздыра башлагач уянса, карчык юк. Җилаяк, ике итәген төреп алып, тегенең йөгереп киткән эзен күреп, китте артыннан. Төш җитәр вакытта, карчыкның артыннан барып җитте. Учын тутырып бер уч ком алды.
– Куып җиттеңмени, балам? – дип, әйләнеп караган иде карчык, Җилаяк: "Җиттем!" дип, учындагы комны тегенең күзенә сипте.
Карчык күзен уып, егылып калды шунда. Җилаяк мәйданга барып утырды. Кич булды дигәндә, карчык та килеп җитте. Патшаның эше барып чыкмады бит инде.
– Инде ниең калды, күңелең булдымы? – ди Дутан батыр.
– Атларны да, көрәшчене дә, йөгерешчене дә сынадык, – ди, патша әйтә. – Инде укчыларны сынап карыйк, – ди.
Патша кырык аршынлы бер багана утырттыра, элеп куя бер янчык алтын: "Менә шуны кемнең угы йолып китә, алтын шуныкы", – ди.
Укчылар килеп ук ата башлыйлар. Янчыкка кайсыныкы эләкми, кайсыныкы яннан китә. Арып беттеләр ата-ата. Дутан җибәрә хәзер теге үрдәк атучыны. Әйтә тегеләрнең аучыларына: "Чамагыз килмәде, ахры, менә мин атканны карап торыгыз", – ди. Аягын нык басып, төзәп торып атып җибәрә. Моның угы, янчыкны йолып алып, күктә гаип була. Барлык кеше югарыга күз сала – күренми. Бу әйтә: "Бүген көтмәгез, иртәгә төш вакытына төшә торган ул, ди, юкка муеныгызны талдырмагыз, кайтыгыз", – ди. Тәүлек тулганда, янчык багана төбенә килеп төшә. Дутан батыр тагы да әйтә:
– Тагын да күрсәтер һөнәрең бармы әле? – ди.
– Бүген кич булды. Иртәгә башланыр. Кызым синеке, – ди. Өенә кайткач, теге вәзир әйтә патшага: "Әгәр бирсәк, бу акылга сыймый торган эш, ди. Бүген төнлә бер хәйлә корырга кирәк безгә, ди. Яхшы атлар, яхшы тарантаслар җигеп, яхшы егетләр сайлап, ди, Көпекәйне йоклаган җиреннән сандыкка салып алып китсеннәр бер якка", – ди.
Вәзир кушканча, атлар әзерләп, кызның йоклаган җиренә барып, сандыкка салып алып киттеләр. Безнең әле теге җир тыңлап яткан бабай бар иде бит, боларның эшләгән эшләрен шул сизеп, Дутанга әйтә: "Кызны сандык белән арбага салып, алып киттеләр", – ди. Дутан батыр ачу белән торып, атына менде, коралланды, иптәшләренә кычкырды.
– Коралланыгыз, вәйран итәм, тере җан калдырмыймын. Кошлар белән уйнап йөргән бер бабай бар иде бит әле, шул әйтә Дутанга:
– Юкка кан түкмик, җан кыймыйк, ди. Мин аны, югары ук күтәрелеп очып китмәсәләр, артларыннан барып, күзләрен бәйләп, сандыкны күтәреп алып кайтам, ди. Атларын арбага салырмын да, арбаларын үзләре тартып китерерләр, ди. Бер гаҗәп эш эшлим әле, – ди.
Һәм шулай барып,сандык белән кызны алып килде Дутан янына. Ат җигеп китүчеләр күзләрен ачып карасалар, атларын арбага салганнар, үзләре арбаны тартып кайталар. Болар акылларыннан шашып калдылар хәзер. Әйдә алар шашып торсын әле.
Дутан батыр Тел-Коңгыз дигән атына сандыкны ныгытып бәйләп, алтысы да кайтыр якка әйләнде хәзер. Төннәр узып, таң атканнан соң, бер җиргә туктап, сандыкның йозагын теш белән суырып ачса, ялтырап Көнекәй килеп чыга. Боларга бик зур шатлык туды. Барысы бердәй сөенәләр хәзер. "Үземнең ярыма кавыштым", – дип, кыз да бик сөенә. Кайта-кайта торгач, Җал-мавызга якынлаштылар. Дутан шунда башлап әйтә инде:
– Көнекәй, син минем үзем өчен түгел идең бит, ди, мине Җалмавыз карчык җибәргән иде, сиңа шунда калырга туры килә инде, – ди.
Көнекәй әйтә:
– Мин теләгемә юлыктым дип әйтеп сөенеп торганда, син мине ничек анда калдырасың? – ди, канлы яшь белән елый башлый. Кызның сөйләп-сөйләп, канлы яшь белән елаганын күргәч, чыдый алмый, бар да елаштылар шунда.
– Һәркайсыгызның кешегә көче җитәрлек кешеләр сез, ди, шул карчыкны да җиңә алмыйсызмыни? Ничек кыеп калдырып китәрсез мине? – ди кыз.
Дутан батыр шунда гайрәтләнде:
– Син үлгән җирдә мин дә үләм, сине ялгыз калдырмыйм, – ди.
Җир тыңлаучы бабай әйтә:
– Бу турыда юкка шашынырга ярамый, бер акыл кирәк хәзер, акылсыз була торган эш түгел бу, ди. Менә Җилаяк кызлар шикелле, бик матур икән, яшь икән үзе, ди. Ял урынына ял тагын үсәр, бер атның ялын кисеп, Җилаякка чәч куйыйк та, шуны алып барып бирерсең, – ди.
Шулай итеп, Җилаякны Көнекәй итеп киендереп, бер атка Дутан батыр белән икесе менеп, Җалмавызга карап киттелер. Тел-Коңгызга Көнекәйне атландырып, иптәшләре кайтыр юлга чыктылар. Дутан батыр барып-барып, Җалмавызның торган җиренә якынлаша. Җалмавыз моны сизеп каршы чыга. "Алып кайттыңмыни, каһарманым? – ди. – Иң батыр кеше син икәнсең", – ди. Өенә алып керә. Пылау пешерә. Дутан батыр аннан-моннан капкалый да әйтә:
– Минем әти-әни сагына торгандыр, мин, әби, кайтам инде, – ди.
Җалмавыз белән исәнләшеп чыгып китә. Җилаяк шунда кала. Җилаяк: "Ух!" – дигән була, көрсенгән була.
– Әби, минем тышка чыгасым киләдерие, – ди.
– Тышка чыгып йөрмә, балам, – ди, Җалмавыз карчык әйтә, – менә бәләкәй ләгәнгә генә утыр шунда, – ди.
Җилаяк әйтә:
– Минем алай өйдә иткәнем юк шул, тышка чыгамын мин, – ди.
– Алайса мин дә синең белән чыгам, – дип, бергә тышка чыктылар. Җилаяк тора да әйдә йөгерергә. Җалмавыз сикереп тора да менә куа башлый хәзер... Киң балаклы ыштан кигән икән бу карчык, йөгерә торгач, бер-ике җирдә чалынып егылды. Ыштан балаклары өзелеп беткәч, бик нык куарга тотынды бу Җилаякны. Җилаяк иптәшләренә килеп кушылды. Җалмавыз да бик якын калды инде. Барын бергә йотмакчы булып килә бу. Болар бик куркыттылар. Шуннан кош атучы кеше, җәясен төзәп торып, Җалмавызның маңгаендагы күзенә атып җибәрде. Теге килеп җитим дигәндә, ук моның күзеннән үтеп, миләрен актарып чыгып китте. Җалмавыз шунда ямьсез тавыш белән кычкырып егылды. Үлде бу шунда. Үлгәннән соң, Дутан әйтә инде иптәшләренә:
– Минем шушы йөзе караның йомышында йөреп, ничә ел гомерем зая үтте. Моның малы безгә хәләл, – ди. Җалмавызның өнен актарып, бик күп алтын-көмешләр алдылар.
Инде өйләренә якынлаштылар, бик аз калды. Көнекәйне үз атына атландырды да, Тел-Коңгызга Дию-чалны атландырып, атасына сөенче алырга җибәрде. Моны ата-анасы: "Кайтырмы, юкмы, балабыз?" – дип, зар елап утыралар икән. Анасы бигрәк тә елый икән: "Башкаларның баласы бар да төгәл, минем ялгыз балам кайтмый лабаса", – ди икән. Шулай итеп торган чакта, Дию-чал кайтып керә. Дутанның атасының башындагы бүреген алып кия: "Сөенчең бармы, улың кайта", – ди. Шуннан һәркайсы йөгерешеп каршы чыгалар. Кочаклашып күрешәләр, елашалар шатлыктан. Аталары бер шәп өйгә Дутан белән Көпекәйне кертә. Шуннан соң моның биш иптәшенә биш кызын бирә. Бераз рәхәттә гомер кичергәннән соң, атасы әйтә Дутан батырга:
– Җалмавыздан котылдың, Көнекәй белән кушылдың, ди, инде агаңнарны да, ил табып, өйләндер, ди. Алар да мин исән вакытта парлы булсыннар иде, – ди.
– Агайларга түгел, апаларга да кияү табармын, иярегез миңа, – дип, Дутан батыр алып чыгып китә боларны. Ил табып, тиз генә өйләндереп кайтмакчы була инде бу. Бер шәһәргә килеп җитәләр. Шәһәргә керергә кич була. Шәһәр читендә атларны җибәреп, тышаулап куналар. Болар йоклап ята. Йоклап ятса, бик ачы ямьсез тавышлар ишетелә. Дутан батыр агаларына әйтә: «Бу нинди тавыш бу? – ди. – Барып белеп килегез», – ди.
Бер-икесен җибәрә. Барсалар, ул шәһәрне яу камап алган, таларга килгән икән. Халыкның шуннан куркышын елаулары икән. Яу, шәһәр халкының барлык малларын әйдәп, матур-матур хатын-кызларын алып китә икән. Шәһәрдән куа чыгалар. Куа чыксалар да, кире кайталар. Җиңелдек без, диләр. Моның агалары бик ачуланышып кайталар:
– Эзләп тапкан илебезне яу чабып китте, – диләр. Дутан батыр әйтә:
– Аның өчен нигә кайгырасыз? – ди. Иртәгесен Дутан батыр агаларына әйтә:
– Атыгызга менегез, әйдәгез минем белән, – ди. Һәркайсы атка менә. Дутан батыр башлап алып керә
шәһәргә. Тегендә дә халык, монда да халык җыелышып тора. Патшалары да шунда. Дутан батыр әйтә:
– Нинди дошманыгыз бар иде? – ди. Патшалары әйтә:
– Күптәннән бирле дошман күреп килгән бер кешем бар иде, шул талап китте, – ди.
Дутан батыр әйтә:
– Ул яу беркая да бара алмас, бир миңа биш йөз кеше, артыннан куа чыгам, ди. Ул кешеләр сугышыр өчен түгел, малларыгызны танып алыр өчен кирәк, – ди.
Патша хәзер кешеләр хәзерләп бирә. Дутан батыр башлап алып китә, агалары да бара шунда бергә. Куып киттеләр. Өч көн эчендә яуның артыннан барып җиттеләр. Дутан батыр гаскәрнең арасына ач арыслан шикелле барып керде. Кайсын кылыч белән чаптыра, кайсын аты белән таптата; теге читтән керә, бу читтән чыга; дошман явы Дутанның каһәреннән, кычкырган тавышыннан куркып кача башлады. Кайсы тал арасына кача, кайсы кая кача. Дутан батыр гаскәрне кырып бетерде. Үзенә ияреп барган кешеләргә малларын җыярга кушты:
– Алыгыз хатын-кызларыгызны, алыгыз малларыгызны, – ди.
Кайтыр юлга юнәлделәр хәзер. Думбралар чиертеп, кубызлар тартып, курайлар уйнап, шатлык белән кайтып керделәр. Шәһәр халкы үзләренең малларын танып-танып алдылар, ди. Бу шәһәрнең патшасы Дутан батырны кочаклап алды, ди.
– Без дус булышыйк, мин сине үз урыныма патша итеп күтәрәмен, – ди.
Дутанның агаларына беренче кызларны бирә. Һәркайсы парлы була. Шунда туй итеп, тамаша итеп, бер кырык көннәр булды дигәндә, Дутан батыр өенә кайтмакчы була. Патшага әйтә шунда:
– Мин үз илемә кайтамын, – ди. Патша әйтә Дутан батырга:
– Нәрвакыт яудан куркып, кан-яшь елап торганчы, мин дә синнән калмыйм, – ди.
Дутан батыр әйтә шунда халыкка:
– Берегез дә калмый иярегез, ун мең сыя торган җәйләвем бар, – ди.
Шул шәһәрнең барлык халкы Дутанга ияреп кайтып, һәркайсы йорт-җир корып, Дутан батыр, бик гадел булып, барлык шул тирәдәге халыкны үз авызына каратты, ди. Бик яхшы гомер сөрделәр, ди.

татар халык әкиятләре

Татар халык әкияте

Рәсемнәр: Азат Миннекаев