Су анасы

(Бер авыл малае авызыннан)

1


Җәй көне: эссе һавада мин суда коенам, йөзәм,
Чәчрәтәм, уйныйм, чумам, башым белән суны сөзәм.

Шул рәвешчә бер сәгать ярым кадәрле уйнагач,
Инде, шаять, бер сәгатьсез тирләмәм дип уйлагач,

мультфильм Су анасы Г. Тукай буенча

Йөгереп чыктым судан, тиз-тиз киендем өс-башым;
Куркам үзем әллә нидән, юк янымда юлдашым.

Бервакыт, китәм дигәндә, төште күзем басмага;
Карасам, бер куркыныч хатын утырган басмада.

Көнгә каршы ялтырый кулындагы алтын тарак;
Шул тарак белән утыра тузгыган сачын тарап.

Тын да алмыйча торам, куркып кына, тешне кысып,
Шунда яр буендагы куе агачларга посып.

Сачларын үргәч тарап, сикерде төште суга ул,
Чумды да китте, тәмам юк булды күздән шунда ул.

Иңде мин әкрен генә килдем дә кердем басмага;
Җен оныткан, ахры, калган тарагы басмада.

Су анасы

Як-ягымда һич кеше дә юклыгын белдем дә мин,
Чаптым авылга таракны тиз генә элдем дә мин.

Күрмимен алны вә артны, и чабам мин. и чабам.
Ашыгам, тирлим, пешәм һәм кып-кызу уттай янам.

Берзаманны әйләнеп баккан идем артка таба.
Аһ. харап эш! - Су анасы да минем арттан чаба.

Кычкырадыр: «Качма! Качма! Тукта! Тукта, и карак!
Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак!»

Мин качамын - ул куадыр, ул куадыр - мин качам;
Шулкадәрле кыр тыныч, һичбер кеше юк. ичмасам.

Шул рәвешчә чабышып, җиттек авылга бервакыт;
Су анасын куарга күтәрелде барча эт!

«Вау!» да «вау!» да «һау!» да «һау!» - бертуктамый этләр орә;
Су анасы, куркып этләрдән, кирегә йөгерә.

Инде эш җайланды, куркудан тынычландым, дидем,
И явыз карчык! тарагыңнан коры калдың, дидем.

Өйгә кайттым да: «Әни. алтын тарак таптым! - дидем. -
Сусадым, ардым, әни, мин бик озак чаптым», - дидем.

Сөйләгәчтен кыйссаны (хәлне, вакыйганы) , алды тарагымны әни;
Курка үзе алса да, уйлый эченнән әллә ни...

2

Яхшы, хуш. Батты кояш. Йокларга яттым кич белән;
Өй эче тулган иде кичке һава, хуш ис белән.

Су анасы

Юрган астында йокыга китми ятам мин һаман;
«Шык!» та «шык!» кемдер тәрәзәгә чиертә берзаман.

Мин ятам рәхәт кенә, тормыйм да, кузгалмыйм әле;
Бу тавышка сискәнеп, торган йокысыннан әни.

- Ни кирәк? Кем бу? Кара төндә вакытсыз кем йөри?
Нәрсә бар соң төнлә белән, и пычагым кергере!

- Су анасы мин, китер, кайда минем алтын тарак?
Бир! Бая көндез алып качты синең углың карак!

Төшкән айның шәүләсе, мин юрган астыннан карыйм.
Калтырыйм, куркам. «Ходай, - дим, - инде мин кайда барыйм?»

һич өзлексез «шык!» та «шык!» безнең тәрәзәне кага;
Ул коточкыч сачларыннан чишмә төсле су ага.

Әнкәем алтын таракны, тиз генә эзләп табып,
Атты да тышка, тиз үк куйды тәрәзәне ябып.

Су анасыннан котылгачтын, тынычлангач, әни
И орышты, и орышты, и орышты соң мине.

Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым.
«Йә, иясе юк!» - дип, әйберләргә тими башладым.

Тагын кара: Су анасы буяу

Г.Тукай әкиятләре. Су анасы