Тегермән
Тегермән Разил Вәлиев буенча
Әбинең туган көненә
Бүләк иттек тегермән.
«Хәзер кофе тарттырырга
Кибеткә барып йөрмәм, –
Дип сөенә әбиебез, –
Мәшәкатьтән котылдым».
Әби күршегә керүгә,
Тегермәнгә тотындым.
Әй тарттырам чикләвекне
Кабыгы-ние белән.
Әйләнеп тора тегермән,
Мин шатлыгымнан көләм.
Тарттырдым мин бәрәңге дә,
Тарттырдым кишер, кыяр...
Мин тарттырган нәрсәләрне
Ашаса, фил дә туяр.
Тарттырдым мин борыч, суган,
Тарттырдым мин алманы.
Өебездә тарттырмаган
Бернәрсә дә калмады.
– Син тарттыңмы? – диеп, әби
Аһ-уһ килде, шаккатты...
...Әйе, әйе, үзем тарттым,
Колакны әби тартты.
Разил Вәлиев әкияте.