Канатларың булса...

Канатларың булса... Рөстәм Мингалим буенча

 

Бер кыз кошларның канатлы булуларына кызыгып яшәгән.
- Ник минем канатларым юк икән? – дигән бу кыз әнисенә.
– Кошларның канатына кызыгасыңмы? – дигән әнисе.
– Әйе, бик кызыгам, – дигән кыз.
– Канатың булса нишләр идең, балам? – дигән әнисе. – Әллә очып китәр идеңме? Мине калдырып?
– Очып китәр идем дә... Очып кайтып җитәр идем, сине сагынып. – дигән кызы.
Әнисе кызын кочагына алган. Кыз да әнисен кочаклаган.
– Канатларың булса, кулларың булмас иде. Син мине болай кочаклый алмас идең, кызым, –дигән әнисе.
Моннан соң ул кошларның канатлы булуына да кызыкмаган. Аларга ул бик яратып карый, кызганып та куя... Үзенең бердәнбер әнисе, әнисен кочакларга ике кулы булган өчен шатланып яши икән.

 

Рөстәм Мингалим әкияте.

татар халык әкиятләре