Алтын балык

Борын заманда була ир белән хатын. Болар балык тотып кайталар да үзләре ашыйлар, ә калган балыкны патшага илтеп бирәләр.
Көннәрдән бер көнне бу балыкчыга алтын балык эләгә. Бу балыкка «Моны ашаган кеше батыр ир бала таба» дип язылган була. Балыкчы хатынына ашарга куша, ә хатын патшадан куркып ашамый, патша хатынына илтеп бирергә куша. Ире балыкны патшага илтеп бирә. Патша балыкны алып кала да пешекчегә пешерергә куша. Пешекче балыкны тазарткан чагында балыкның кырган тәңкәләрен мәче ашый. Пешергәч: «Бер мәҗлестә дә мин ризыкны пешергәч кабып карамыйча мәҗлескә чыгармыйм», — дип, пешекче тәмен кабып карый да патша хатынына кертеп бирә. Шул көннән алып мәче дә, кухаркада, патша хатыны да авырлы булалар.

татар халык ђкияте Алтын балык

Алтын балык

Көннәрдән бер көнне мәче балалый, кухарка да, патша хатыны да бала таба. Боларның өчесенең дә бик матур ир балалары була.
Хәзер болар исем кушу мәҗлесе җыялар. Патша улына Царевич исеме кушалар, кухарка баласына Кухаркович, мәчедән туган балага Кушкаевич исеме. Өчесе дә бик тиз үсеп, җиде-сигез яшьлек вакытларында батыр егет булалар. Уйнаганда үз яшьләрендәге балаларга кагылсалар да ега торган булалар. Шуңа шәһәр халкы бу балалар өстеннән патшага җалоба белән килә. Хәзер патша бу балаларның өчесен дә шәһәрдән чыгарып җибәрергә куша. Чыгарып җибәргәнче болар үзләренә ун потлы шар, ун потлы чукмар ясарга кушалар. Аннан шул шар белән чукмарны алып юлга чыгып китәләр. Бара бара зур гына урманга барып керәләр. Урманда йөри торгач, бер йортка җитәләр. Йортның утарында унбиш баш үгез дә була. Урнашкач, болар ауга чыгарга булалар, өйдә Царевичны калдыралар. Ул бер үгезне суеп, казанга сала да аш пешерә. Ит пешкәч кенә, үзе бер карыш, сакалы биш карыш карт килеп керә. Бу карт килеп керүгә ашарга сорый. Итне салып бирүгә, бөтенләй ашап бетерә. Ит беткәч, Царевичны якасыннан борып алып, чәченнән өй стенасындагы ярыкка кыстырып куя. Карт чыгып киткәч, Царевич кесәсендәге пычагы белән чәчен кисеп үзен коткара да, тагын бер үгезне суеп, иптәшләре кайтырга яңадан ит пeшерә башлый. Ит пешеп җитми, тегеләр кайтып җитәләр. Царевич өйдә ни булганын боларга әйтми, яшерә әле. Ит пешкәч, бергәләп утырып ашыйлар да йокларга яталар.
Икенче көнне иртән Кухаркович өйдә кала. Ул да бер үгезне суеп, аш пешергәч кенә, тагын үзе бер карыш, сакалы биш карыш карт килеп керә дә тагын ит сорый башлый. Моның да пешергән итен ашап бетергәч, Кухарковичны асып куя. Тегеләр кайтып керсәләр, ни күзләре белән күрсеннәр: Кухарконич үлгән. Царевич аның ничек үлгән икәнен белсә дә, Кушкаевичка әйтми.
Өченче көнне өйдә Кушкаевич кала. Царевич үзе генә чыгып китә. Бу тагын үгез суеп, ит пешерә. Ит пешкәч кенә, үзе бер карыш, сакалы биш карыш карт килеп керә дә ит сорый. Кушкаевич: «Ит үзебезгә дә җитми», — дип, итне бирми. Шуннан соң карт моңарга ташланмакчы була. Бу якасыннан борып ала да тегене, үсеп утырган бер агачка чәченнән бәйлән асын куя.
Бераздан соң Царевич кайта да ашарга утыралар болар. Хәзер Кушкаевич әйтә: «Бернәрсә бар әле монда, хәзер мин сезгә күрсәтәм», — дип чыксалар, карт агачны сөйрәп алып киткән. Агач өстерәлеп барган эздән барсалар, җир астына төшеп киткән. Анда төшәргә Царевичка әйтәләр, ә ул төшәргә курка да, Кушкаевич төшеп китә. Җир астында йөри торгач, бер көмеш йорт күрә. Йортка керерлек түгел, капкалар бикле. Бу койма өстеннән сикереп тошә дә йортка керә. Йортка керсә, яшь кенә бер кыз утыра.
Кыз:
—    Сез адәми заттанмы? — ди.
—    Адәми заттан, — ди егет.
—    Алайса, син хәзер үк чыгып кит, минем ирем дию пәрие, кайтып керсә, ул сине ашар, — ди.
—    Мин ашатырга килмәдем, сине коткарырга килдем, — ди.
Алайса, аның уйный торган шары бар, син шуны күтәреп кара, — ди кыз.
Егет күтәреп караса да, дию пәрие чаклы ыргыта алмый.
—    Синең көчең аңа җитә алмас әле, — ди кыз, — бераз сугышканнан соң, ул сиңа сыра эчәргә әйтер. Безнең ике мичкә сыра бар: берсе көч кертә, икенчесе көч бетерә торган. Син сиздерми генә аларның урыннарын алмаштыр, — ди.
Озак та тормый, дию пәрие кайтып керә. Кыз егетне яшереп тора. Дию пәрие, кайтып керү белән:
—    Адәм исе килә, — ди.
—    Син адәм ашап кайтасың да, шуның исе килә торгандыр, — дисә дә, дию пәрие өйдә кеше барын сизә.
Кыз әйтә:
—    Минем туганым килгән иде, ашамасаң, күрсәтәм, — ди.
- Күрсәт, күрсәт, өч көнгә чаклы кунак итәм, өч көннән соң барыбер ашыйм, - ди.
Егет чыга, исәнләшә. Ашыйлар-эчәләр болар. Хәзер дию пәрие, алыштанмы, бирештәнме дип, һоҗүм итә башлый инде. Егет курыкмый: «Алыштан да, бирештән дә булыр», — ди.
Бервакыт көрмәкләшә башлыйлар, шул кызу белән тышка чыгып китәләр. Тышка чыккач, дию пәрие егетнең башына суга, егет тез тиңентен җиргә керә. Дию пәрие дә, егет тә алҗый. Дию пәрие: «Әйдә әзрәк ял итеп, әнә шул мичкәдән сыра эч», — дип, сыра эчәргә куша, үзе дә эчә башлый. Егет көч кертә торган сыраны эчә, ә дию — көч бетерә торганын. Егет, яңадан гайрәтләнеп, дию пәриенең башын кисеп, әрдәнә итеп өеп куя.
Икәү генә калгач, яхшы иттереп ашыйлар эчәләр, кыз моны кунак итә. Шуннан соң кыз егеткә исемле кулъяулыгын бирә. Егет бер атнадан соң юлга чыгып китә. Чыгып китә дә, йөри торгач, алтын йортка барып керә. Барып кергән йортның капкасы бикле була, ә коймалар бик биек. Шулай да егет, ничек итсә итә, коймага менеп карый. Караса, яшь кенә кыз утыра.

татар халык әкиятләре


Кыз, моны күреп:
Син адәми заттанмы? Адәми заттан булсаң чыгып кит. Минем ирем унике башлы дию пәрие, ул сине ашар, — ди.
Егет:
—    Мин аннан куркып килмәдем, сине коткарырга килдем, — ди.
Алайса, аның ыргытып уйный торган бер шары бар, син шуны күтәреп ыргытып кара, — ди.
Егет чыгып ыргытып карый, яхшы ыргыта. Шуннан соң кыз: «Синең көчең бар, тик аны үтерергә үк җитмәс әле, — ди. — Менә безнең алма бакчасында ике төп алмагач бар: шуның берсенең алмасы көч кертә торган, икенчесе көч бетерә торган. Шуларның урыннарын алыштырып җайлап кына утырта алсаң, син аны җиңә алырсың», — ди.
Озакламый дөньяларны селкетеп дию пәрие кайтып керә. Кыз егетне тиз генә яшерә. Дию пәрие, кайтып керү белән:
—    Өйдә адәм исе бар, — ди.
—    Юк, син үзең адәм ашап кайтасың да, шуның исе киләдер, — ди.
Шуннан соң бик нык җикеренә башлагач, кыз әйтә:
—    Тимәсәң, әйтәм, минем бер туганым килгән иде, — ди.
- Туганың булса, өч көнгә чаклы кунак итәм, өч көннән соң барыбер ашыйм, — ди.
Егет чыга. Исәнләшәләр, утыралар, ашыйлар-эчәләр. Шуннан дию пәрие егеткә ташлана, сугышалар болар. Сугыша-сугыша өйдән чыгып китәләр тышка. Тышта дию пәрие егетнең башына суккач, егет тез тиңентен аягы белән җиргә керә. Егет тә дию пәриенә суккан иде, дию пәрие бәкәлдән җиргә керә. Хәзер икесе дә алҗый. Шуннан соң дию пәрие әйтә: «Әнә теге алмагачтан алма аша», — ди. Алманы ашаган саен, мускуллары үсеп көч керә моңарга. Ә дию пәрие алманы ашаган саен хәлсезләнә. Шуннан соң егет дию пәриен үтереп, башларын кисеп алып өеп куя. Кыз чыга да дию пәриенең үлгәнен күреп шатлана. Аннан егетне, өенә алып кереп, бер атна кунак итә. Шуннан соң үзен коткарган өчен исемле балдагын бирә.
Хәзер инде болар кыз белән апаларына кайталар. Аннан апасын ияртеп тау тишегенә килеп җитәләр. Царевич боларны тау тишегендә көтеп тора. Башта ул олы кызны, аннан бауны төшереп кече кызны тартын ала. Яңадан бауны төшереп, Кушкаевичны тартып алмак булган иде, егет икәнен белгәч, бауны кисеп, аны шунда калдыралар. Царевич исә, ике кызны ияртеп, шул ук шәһәргә кайтып китә. Җир астында калган егет Кушкаевич чыгу юлын эзли башлый.
Эзләнә торгач, сәмруг кош оясына килеп чыга. Кош оясында ике йомырка була.
Шуларны алам дип торганда, кош килә дә: «Син дию пәриләрен бетереп бик яхшы эшләдең, ә минем бала үстерәм дип салган йомыркаларымны алып, миңа начарлык эшлисеңме?» — ди.
Шуннан соң егет, йомыркаларны куеп:
—    Син мине дөньяга чыгар инде, — ди.
Сәмруг кош әйтә:
—    Син бер мичкә ит, бер мичкә су әзерлә, — ди.
Егет сораган әйберләрне әзерләп китерә дә, кошның өстенә салып, бергәләп очып китәләр. Очканда егет кошка коры җирдә су эчерә, сулы җирдә ит ашата. Очып барганда, ит бетен, кош алҗый башлый. Егет үзенең бот итен кисеп ашата. Шулай итеп, дөньяга чыгып җитәләр болар. Җиргә төшкәч, кош әйтә егеткә:
«Син минем бүләгем итеп бер каурыемны йолкып ал, ул сиңа кирәк булыр», - ди.
Егет каурыйны ала, ә кош үз юлы белән оча. Бара торгач, егет бер елгага очрый. Елга киң, аркылы чыгарлык түгел, ә күпер күренми. Егет каурыйны суга тыгын, үзе каурыйга ябышып теге якка таба
чыкканда, көч килеп каурый ярыла. Каурый эченнән үзе бер карыш, сакалы биш карыш карт килеп чыга да егеттән бик куркып ялына башлый:
- Мин сиңа тимәм, син мине коткар, — ди. Егеткә үзен үтермәскә куша.
«Бер нәсел-ыруыңа да тимәм», — дип ялынса да, егет риза булмый.
«Үтерәм», — ди.
- Син мине үтермә, минем серле алтын балдагым бар, шуны бирәм, - дип, балдагын салып бирә.
Шуннан егет сорый:
—    Тагын берәр һөнәрең бармы? — ди.
Карт:
—    Юк, — дип җавап кайтара.
Шулай дигәч, егет картны шунда ук үтерә, гәүдәсен утта яндырып, көл итеп китә.
Ул алтын балдактан сызгыруга, бер иярле ат килеп төшә, хәрби киемнәр белән. Егет киемнәрне кия дә, атка атланып, күренгән шәһәргә бара. Шәһәрдә бер квартирга керә. Квартир хуҗасыннан сорый:
—    Шәһәрдә нәрсәләр бар? — ди.
Хуҗа әйтә:
—    Безнең шәһәрдә бүген патша кызын аны коткарып алып кайткан егеткә кияүгә бирәләр, бүген туй. Туйга бөтен кешене дә чакыралар, син дә туйга барырсың, - ди.
Шулай дигәч, хуҗа туйга китә, ә егет бармый. Туй башланыр алдыннан патша сорый:
- Киләсе кешеләр килеп беттеме, килми калган кешеләр юк микән? — ди.
Теге кеше әйтә:
- Бездә бер егет бар, ул килмичә өйдә калды, — ди.
Хәзер патша егетне алырга кеше җибәрә, егет тагын килми:
—    Мин җәяү барырга арыдым хәзер, ат җигеп килсеннәр, — ди.
Патша, тиз генә тарантаска ат җигеп, егетне алырга җибәрә. Тарантаска утырып юлга чыккач, егетнең авырлыгыннан тарантас урталайга өзелә. Патша, яңадан тиз генә яңа арба эшләтеп, егетне китертә. Егет килгәндә, патша кызы килгән кунакларга эчемлек өләшеп йөри торган була. Егет кулын, именной балдакны күрмәсеннәр өчен, кулъяулыгы белән бәйләп куя. Кыз моның кулын күрә дә: «Егет, нигә синең кулың болай бәйләнгән?» — дип чишеп караса,
үзенең исемле балдагын күрә. Шуннан соң кыз егетне әтисенә алып керә дә әйтә:
«Әти, менә безне коткарган егет шушы инде ул», — ди.
Шуннан соң Царевичка бу кызны биреп, ә Кушкаевичка кече кызны биреп туй ясыйлар.
Царевич та, Кушкаевич та әле дә шулай патша кияве булып бергә торалар, ди.

татар халык әкиятләре

Татар халык әкияте Алтын балык